16+

Татарстанның киләчәге һәрберебездән тора

Республика халкы «Стратегия-2030» га тәкъдимен кертә ала

Татарстанның киләчәге һәрберебездән тора

Республика халкы «Стратегия-2030» га тәкъдимен кертә ала

2030 елга кадәр Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясенә һәр кеше үз тәкъдимен кертә ала. Бүгенгә ике меңнән артык инициатива инде кабул ителгән. Иң актив районнар Пиртәч, Әлки, Арча икән. Фикерләр арасында төрлесе очрый: балалар бакчасы төзергә кирәк дигәннән алып, интерактив мәктәп оештыру, крематорий булдыруга кадәр. «Бөтен инциативалар да кабул ителер дип вәгъдә итә алмыйм, әмма, берсенә дә битараф калмаячакбыз, карарлар кабул иткәндә халык фикере исәпкә алыначак. Татарстанның киләчәге һәрберебездән тора», – ди Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә «Стратегия-2030» турында сөйләштеләр.

Олег Пелевин әйтүенчә, илдәге икътисади кризис шартларында, санкцияләргә карамастан, Татарстан планлаштырылган эшләрне тормышка ашыра килә. Икътисадның тотрыклы үсеше ягыннан ул үрнәк булып тора. Бездәге дәүләт программаларының күплегенә, нәтиҗәле үтәлешенә күп төбәкләр кызыгып карый, безнең республика башкаларның тәҗрибәсен өйрәнә. Стратегия-2030 нигездә бездә электән гамәлдә булган программаларны чагылдыра. Сәнәгатьне, авыл хуҗалыгын, социаль юнәлешне, социаль инфраструктураны, хезмәт ресурсларын, экологияне үз эченә алган программа. Төп максат кешенең яшәү сыйфатын яхшырту.

Бүген республикада өч икътисади зона: Кама аръягы, Казан һәм Әлмәт зоналары Татарстанның социаль-икътисади үсеше стратегиясе белән тыгыз бәйләнештә. Быел дүрт шәһәр: Яшел Үзән, Чистай, Чаллы, Түбән Кама социаль-икътисади үсеш территориясе статусына ия булды. Тиздән бу исемлеккә Менделеевскны да кертергә ниятлиләр. Бу икътисади үсешне арттыра, өстәмә эш урыннары дигән сүз. Икътисад үсешенә тәэсир итә торган төп этәргечләр: авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, энергетика тармагы, нефть газ химия комплексы, бизнес өчен инфраструктура. Стратегиянең үтәлеше дәүләт программалары белән тыгыз бәйләнештә. Сөенерлек уңышлар җитәрлек: социаль ипотека программасы ярдәмендә күп гаиләләр тораклы булды, быел 408 километр яңа юл салынды, социаль объектлар төзелә, капиталь төзекләндерү ясала. Районнарда яңартылган яр буйларының, чишмәләрнең, паркларның элек нинди ташландык хәлдә булганын бүген кеше хәтерләми дә. Эшмәкәрләр, муниципалитет хезмәткәрләре өчен бушлай укулар уздырыла. Өченче буын университетында 20 меңнән артык пенсия яшендәге кеше компьютерда эшләргә өйрәнгән.

Россия Президентының май указлары нигезендә стратегия кысаларында кешенең уртача гомер озынлыгын 80 яшькә җиткерү күздә тотыла. Бездә былтыр беренче тапкыр кешенең уртача гомер озынлыгы 74,2 яшь дип билгеләнде. Физкультура, спорт белән шөгыльләнүче халык санын 55 процентка җиткерү максаты куелган, иң борчыганы, 2021 елга өч яшькә кадәр балаларга мәктәпкәчә белем бирү 100 процент хәл ителгән булырга тиеш. 2030 елга республиканың тулаем эчке продукт күләмен 5 триллион сумка җиткерергә исәплиләр. Былтыр ул 2,1 триллион сумны тәшкил иткән.

Һәр кеше «Стратегия-2030» программасына үз тәкъдимен кертә ала. Моның өчен i.tatarstan2030.ru сылтамасы белән кереп инициативаңны тәкъдим итәргә кирәк. Сайтта шулай ук билгеле бер тәкъдим өчен тавыш бирергә, программа белән танышырга, бу өлкәдәге яңалыкларны күзәтергә дә була.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading