16+

Татарстанның киләсе өч елга социаль-икътисади үсеше билгеләнде

Алдагы өч елда республикага эшсезлек куркынычы янамый, хезмәт хаклары артачак, төзелеш эшләре ничек бар, шулай дәвам итәчәк.

Татарстанның киләсе өч елга социаль-икътисади үсеше билгеләнде

Алдагы өч елда республикага эшсезлек куркынычы янамый, хезмәт хаклары артачак, төзелеш эшләре ничек бар, шулай дәвам итәчәк.

Шулай да акчаны юк-барга әрәм итмичә, бюджетны кысыбрак тотарга туры киләчәк. Татарстанның Министрлар кабинетында Президент Рөстәм Миңнеханов катнашында узган киңәшмәдә республиканың 2018-2020 елларга социаль-икътисади үсешен фаразладылар.

Саннар

Видеоконференция режимындагы утырышны премьер-министр Алексей Песошин алып барды. Аның әйтүенчә, республиканың социаль-икътисади үсеше "Стратегия-2030" нигезендә башкарыла. Төп максат - көндәшлеккә сәләтле тотрыклы үсешне формалаштыру. Чыгышларда иң күп яңгыраган нәрсә саннар булгандыр. Кайберләрен искәртеп узыйк. Татарстанның икътисад министры Артем Здунов быел җыелма төбәк продукты үсешенең темпы 102,8 процентка җитеп, ел азагына кадәр 2072,2 миллиард сумны тәшкил итәчәк, дип фаразлый. Сүз уңаеннан, бу, былтыргы белән чагыштырганда, 2,8 процентка күбрәк дигән сүз. Ә киләсе өч елда исә икътисад үсеше 103-103,8 процент тирәсендә фаразлана. Икътисадның үсешенә сәүдә һәм сәнәгать тармагы сизелерлек өлеш кертә. 2017 ел нәтиҗәләре буенча, җитештерү сәнәгате индексы 102,4 процентка җитәчәк, ә төяп җибәрелгән продукция күләме 2147,9 миллиард сум булыр дип бәяләнә.

Доллар курсына килгәндә, киләсе елга ул 69,8 сум, ә 2020 елга 72,7сумга кадәр артырга мөмкин. «Urals» сорты нефтенең уртача еллык хакы да 1 баррельгә 40,8-42,4 доллар белән билгеләнә. Артем Здунов Татарстан предприятиеләрнең дүрттән бер өлеше зыянга эшләгәнен дә яшерми. Хәер, икътисади хәл акрынлап тотрыклана бара. 2018 елга республика предприятиеләре 381,3 миллиард сум керем алыр дип ниятлиләр.

Республиканың финанс министры Радик Гайзатуллин үз тармагы буенча нәтиҗәләр белән таныштырды. Бюджет быелның соңгы сигез аенда 164,8 миллиард сум салым акчасы хисабына тулыланган.

- Система эшли. Министрлыклар, муниципалитетлар дәрәҗәсендә зур эш башкарылды. Яхшымы, начармы, әмма без бик күп еллар дәвамында бердәм стандартлар кулланып эшлибез һәм ул безнең өчен төп нигез, база булып тора, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Быел муниципалитетлар өчен дефицитсыз бюджет әнә шул стандартлар буенча формалашкан. Президент, кайчандыр үзе дә район хакимиятен җитәкләгән кеше буларак, муниципалитетларның күбрәккә өмет итүен аңлыйм, бу нормаль күренеш, диде.

- Бюджет барлыкка китерүдә керткән тәкъдимнәрне игътибарсыз калдырмаска тырышабыз, дәүләт программаларын гамәлгә ашыру кысаларында системалы рәвештә финанслау булыр. Куелган бурычларны хәл итүче 30дан артык программа эшли, - дип тә өстәде.

Өстәм акча - сезнеке

Керемнәрнең сизелерлек өлеше: әйтик, керем өчен салымнар, акцизлар федераль үзәккә китүен дә онытмаска кирәк. Шуңа да район, шәһәр башлыкларын бюджет дисциплинасын үтәргә һәм акчаны ирекле тотмаска өндәде Президент.

- Өстәмә акчалар эшли алсагыз, рәхим итегез. Монысы инде сезнең акчалар, аларга беркем дәгъва кылмаячак, - диде ул.

Өстәмә керем гадел юл белән табылырга тиешлегенә дә басым ясады. Бу аеруча сәламәтлек саклау өлкәсенә кагыла. Акча эшлим дип, хезмәтләрне түләүлегә әйләндереп бетерергә кирәкми, дип басым ясады.

- Эшсезлеккә килгәндә, андый куркыныч янамый. Июль аена алынган мәгълүматлар буенча, республикада 12,9 мең эшсез кеше исәпләнә, эш урыннары да җитәрлек. Киләсе елларда уртача хезмәт фондының үсеш темпы 104,2-104,9 процент булыр, дип фаразлый җитәкчеләр. Быелның беренче яртыеллыгында уртача хезмәт хакы 31488 сумны тәшкил иткән. Төзелеш эшләре үзгәрешсез калыр сыман.

- Быел капиталь төзекләндерүгә, юллар өчен зур суммалар тотылды. Киләсе елда мондый мөмкинлек булырмы? Белмим, ышаныдырып әйтә алмыйм, - ди Рөстәм Миңнеханов.

2018 елда Казанда Футбол буенча дөнья чемпионаты, башка мөһим чаралар да көтелә бит әле. Кыскасы, юрганга карап аяк сузарга туры киләчәк. Артем Здунов әйтүенчә, республика төзелеш комплексында барлык чорда да подряд эшләре күләме сакланачак. Елына 2 миллион 400 мең квадрат метр торакны куллануга тапшыру планлаштырыла.

Республикада "май указ"ларын үтәүгә дә зур игътибар бирелә. Бу максатларда федераль бюджеттан 17 миллиард сум өстәмә акча бүлеп бирелгән. "Май указ"лары үтәлешендә парламент, Дәүләт Советы комитетлары белән тыгыз эш алып барырга кирәклеген дә искәртте Рөстәм Миңнеханов.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading