16+

«Татфондбанк» һәм «Интехбанк» клиентларына ярдәм итү фонды эшчәнлеге турында Булат Бакеев: «10 миллиард җыя алсак та яхшы булыр иде»

«Татфондбанк» һәм «Интехбанк» клиентларына ярдәм итү фонды эшчәнлеге турында Булат Бакеев: «10 миллиард җыя алсак та яхшы булыр иде»

"Татфондбанк" һәм "Интехбанк" клиентларына ярдәм итү фонды" әле 21 мартта гына оешса да, инде шактый эш башкарылырга өлгергән. Фондтагы яңалыклар турында аның җитәкчесе Булат Бакеев "Татар информ"да узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Баштарак фондны оештыручы дүрт эшмәкәрнең өчесе сер булып сакланса, бу юлы аларның исемнәрен әйтергә булдылар. Радик Сафин, Рөстәм Ибнеев, Илдар Сәфәргалиев, Булат Бакеев берләшеп банкротлыкка чыккан банк клиентларына ярдәм итәргә җыеналар. Баштарак оешма хәйрия фонды формасында эшләячәк. Булат Бакеев әйтүенчә, хәзер алар Татарстандагы компанияләр белән сөйләшү эшләре алып бара. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, аз гына ярдәмгә дә риза фонд вәкилләре.

"Татфондбанк" клиентларына килгән зыянны каплар өчен 60 миллиард сумлап акча таләп ителә. "Интехбанк", ТФБ - Финанс" клиентларын, юридик затларны да кушсаң, таләп ителгән сумма 100 миллиард сумга җыела. Дөрес, безнең фонд барысын да канәгатьләндерә алмаячак. Барлык сумманың 10 миллиардын җыя алсак та, нәтиҗәле булыр иде, дип уйлыйм. Ничек кенә булмасын, беренче чиратта, юридик яктан төгәллек белән һәм гадел эшләячәкбез,- ди Булат Бакеев. Фондка ярдәм кулы сузарга әзер оешмалар инде табылган. Тик аларның күпме акча күчерергә теләвен, һәм кемнәр икәнен Булат әфәнде әйтергә теләмәде. Уенын чынын бергә кушып: "Күз тидерүдән куркам",- диде.

Фонд хәзер эшне башлау өчен бина эзли. Дөрес, монда клиентларны кабул итмәячәкләр, биредә документларны тикшерү, мәгълүматны эшкәртү белән шөгыльләнәчәкләр. Ә банктан зыян күргәннәр фондка махсус сайт аша мөрәҗәгать итә алачак. Сайт әлегә эшләнә генә. Ике атнадан соң бәлки эшли дә башлар. Аның ышанычлы, чыдам булуы кирәк, шуңа да барысын да җентекләп әзерлиләр. Фонд эшенә Татарстанның Икътисад, Сәламәтлек саклау, Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыкларын да җәлеп итәргә җыеналар. Уртак хезмәттәшлеккә өндәп язылган хатлар министрлыкларга юлланган.

Беренче эш итеп, фонд дини оешмаларга ярдәм итәргә җыена. Банклардан зыян күргән мондый оешмалар күп түгел. Алар күргән зыян да берничә миллион сум белән генә исәпләнә. "Шуңа да эшне азчылыкны тәшкил иткән дини оешмалардан башлау безнең өчен дә тәҗрибә булыр иде, бу мөмкинлекләребезне сынап карау өчен дә файдалы",- ди Булат Бакеев.

Эшмәкәрләр оештырган әлеге фонд Россиядә бердәнбер. Дөрес, финанс пирамидалары "корбан"нары, банкротлыкка чыккан банк клиентлары белән эшләүче бер оешма билгеле. Әмма, ул Кертемнәрне иминиятләштерү агентлыгы оешканчы эшләгән банк кертемчеләренә ярдәм күрсәтә. Шуңа да "Татфондбанк һәм Интехбанк клиентларына ярдәм итү фонды"ның үрнәк алырлык, тәҗрибә уртаклашырлык кешеләре дә юк. 23 ел финанс-кредит буенча укыткан мөгаллим, эшмәкәр Булат Бакеев үз белеменә, иптәшләренең ярдәменә генә таяна.

Сүз уңаеннан, ул үзе дә банктан зыян күрүчеләр арасында. "Татфондбанк"та аның 35 меңләп, "Интехбанк"та 870 меңләп акчасы янган.

Банклар белән килеп чыккан вәзгыятьтә озаклап гаеплене эзләргә була, әмма, бу сораулар инде үткәннәргә кагыла, үткән эшкә салават. Хәзер киләчәк турында уйларга кирәк. Урамда яз, кояш! - дип позитив булырга өнди Булат Бакеев.



Фото: Татар-информ






Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading