16+

«Татмедиа» ААҖ генераль директоры Ирек МИННӘХМӘТОВ: «Журналистлар 6-9 мең сум гына акча алырга тиеш түгел»

«Татмедиа» ААҖ керемнәрен беренче чиратта ММЧ мәнфәгатьләре буенча технологик җиһазландыру һәм журналистларның хезмәт хакларын арттыруга юнәлдерергә планлаштыра. Бу хакта «Татмедиа» ААҖнең яңа генераль директоры Ирек Миннәхмәтов 2012 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» ААҖ директорлар советы рәисе Юрий Камалтынов,...

«Татмедиа» ААҖ генераль директоры Ирек МИННӘХМӘТОВ: «Журналистлар 6-9 мең сум гына акча алырга тиеш түгел»

«Татмедиа» ААҖ керемнәрен беренче чиратта ММЧ мәнфәгатьләре буенча технологик җиһазландыру һәм журналистларның хезмәт хакларын арттыруга юнәлдерергә планлаштыра. Бу хакта «Татмедиа» ААҖнең яңа генераль директоры Ирек Миннәхмәтов 2012 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә белдерде. Киңәшмә эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» ААҖ директорлар советы рәисе Юрий Камалтынов,...

«Татмедиа» ААҖ керемнәрен беренче чиратта ММЧ мәнфәгатьләре буенча технологик җиһазландыру һәм журналистларның хезмәт хакларын арттыруга юнәлдерергә планлаштыра. Бу хакта «Татмедиа» ААҖнең яңа генераль директоры Ирек Миннәхмәтов 2012 елның икенче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган киңәшмәдә белдерде.
Киңәшмә эшендә ТР Президенты Аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» ААҖ директорлар советы рәисе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова, Россия элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы Айрат Зарипов, «Татмедиа» филиаллары директорлары катнашты.
«Татмедиа» ААҖнең яңа генераль директоры Ирек Миннәхмәтов чыгышы башында алларында холдингның структураларын һәм чыгымнарын оптимальләштерү, керемнәрен арттыру бурычы торган «Татмедиа» ААҖнең яңа командасын тәкъдим итте. «Мин «Татмедиа» ААҖнең уңышка ирешәчәгенә ышанам. Яхшы эш күрсәтәчәгебезгә иманым камил», - диде ул.
Медиахолдинг башлыгы фикеренчә, булачак керемнәр беренче чиратта ММЧны технологик җиһазландыру һәм журналистларның хезмәт хакларын күтәрүгә юнәлдерелергә тиеш. «Журналистлар 6-9 мең сум гына акча алырга тиеш түгел. Ә әлегә бездә андый филиаллар бар. Якын киләчәктә бу хәлне төзәтергә тырышачакбыз. ММЧ вәкиле һәр нәрсәдән мәгълүматлы булырга һәм яхшы акчалар эшләргә тиеш. Шулай булгач, керемнәр хезмәткәрләрнең хезмәт хакларын арттыруга юнәлдереләчәк», - дип ассызыклады ул.
Ирек Миннәхмәтов Интернетның зур тизлектә үсүенә дә аерым игътибар бирде. «Газеталарны саклап калу өчен Интернетны юк итәргә кирәк дигән уйдырма яши. Әйдәгез, аны дошманнар исемлегеннән дусларныкына күчерик. Ничек кенә булса да, бигрәк тә зур шәһәрләрдә, киләчәк Интернетныкы, - диде «Татмедиа» ААҖ гендиректоры. Район ММЧларына Интернеттагы позицияләрен көчәйтергә һәм үз контентларын укучылар өчен кызыклырак итеп ясарга тәкъдим итәм. Кулда Интернет-чыганак булганда, рекламаны да күбрәк сатарга була. Интернет - һәр газета чыганагының таянычы. Күп кенә шәһәрләрдә бу мәйданнар әлегә буш һәм без аларны яулап алырга тиеш». Интернет чыганакның үсеше мисалында Ирек Миннәхмәтов «Чаллы хәбәрләре»н китерде. «Бу басманы модельнең нигезенә алырга кирәк. Төп чыганак булып биредә газета түгел, ә сайт тора», - диде ул.
Чыгышында Ирек Миннәхмәтов журналистлык этикасын саклау мөһимлегенә дә игътибар юнәлтте. Моңа бәйле рәвештә ул, хезмәттәшләреңнең мәгълүматыннан файдаланган очракта, беренче чыганакны да күрсәтергә чакырды. Шулай ук ул федераль грантларда да актив катнашу кирәклеген әйтте.
Ирек Миннәхмәтов фикеренчә, Казан турында инглиз телендә һөнәри сайтлар булдыру да мөһим. «Бу башка сайтларда күренгән мәкаләләрне инглиз теленә күчереп кую гына түгел, ә яңалыкны үзенчәлекле итеп бирү. Бу эш инде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы базасында башланып та китте. Безнең белән күпләр кызыксына. Безнең тормыш турында белергә телиләр икән, алар бу хакта үз телләрендә уку мөмкинлегенә дә ия булырга тиеш», - ди ул.
Медиахолдинг башлыгы милли ММЧлар үсеше проблемасына да аерым игътибар юнәлтте. «Балалар, яшүсмерләр өчен татар телендәге ММЧларга бигрәк тә зур игътибар кирәк, - диде ул. - Бу безнең мәдәниятебез, безнең буыннан буынга тапшырылырга тиешле мирасыбыз. Әгәр дә без бу эшне кыска гына вакытка туктатсак та, милли мәдәниятебезне югалтырга мөмкинбез. Биредә коммерция турындагы уй икенче планга күчә». Ирек Миннәхмәтов шулай ук үзебезнең, ягъни Татарстанның фильмнары, мультфильмнарының кирәклегенә дә басым ясады. «Бу безнең мирасыбыз, рухи байлыгыбызны саклауга этәргеч бирәчәк», - дип белдерде ул. Чыгышын йомгаклап, Ирек Миннәхмәтов: «Ышанам, безне алда зур эшләр көтә. Зур нәтиҗәләргә горурлык белән ирешербез дип өметләнәм», - диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading