16+

“Солдатым” – Сара Садыйкованың ватанпәрвәр җыры

Казанның мәдәният учреждениеләрендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлап мәдәни чаралар тәкъдим ителә.

Казанның мәдәният учреждениеләрендә Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлап мәдәни чаралар тәкъдим ителә.

М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында да Бөек Җиңүнең 79 еллыгына багышлап "Җиңү көне җиңел бирелмәде" дигән зур концерт булды. Күренекле композиторыбыз Сара Садыйкова әсәрләреннән торган әдәби-музыкалҗ кичәне оештыручы һәм иҗади төркемнең җитәкчесе "калфаклы сандугач" Сара Садыйкованың кызы – сугыш һәм хезмәт ветераны Әлфия Гәзиз кызы Айдарская. Сөекле композиторыбыз Сара Садыйкова татар халкына 300 дән артык җыр бүләк итеп калдырды. "Беренче мәхәббәт","Җидегән чишмә", "Әнкәй","Көтәм сине","Татарстан-минем республикам","Яшьлегем эзләре" җырларын халык бүген дә   ярата.

Концертта “Солдатым” һәм ватанпәрвәрлек белән сугарылган башка   җырларга тамашачылар да кушылды.

Равилә Мөбарәкшина

#МойГеройМояСемья
#МинемГеройМинемГаилә акциясенә сез дә кушыла аласыз🙏🏻
#БессмертныйПолк
#БессмертныйПолкТатарстан
#БессмертныйПолк2024

 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading