Быелгы җәйге ял вакытында мөселман республикасы Дагыстанда булырга туры килде безгә. Бу сәфәргә карата күңелдә шик-шөбһә булса да, кызыксыну хисе көчлерәк иде. Чечня белән чиктәш әлеге республика турында юк-юкта нинди дә булса куркыныч хәбәр килеп ирешеп кенә тора бит. Тегендә шартлау, монда үтерү, тауларда качып яткан боевиклар дигәндәй... Горур һәм...
Аллага тапшырдык
Хәтәр кыю булып кузгалган җиремнән Дагыстанга килеп төшү белән куырылып калдым. Саклану жилеты кигән, автомат тоткан, бил каешына тагын әллә ничә төрле салкын корал кыстырган хәрбиләрне күрергә безнең күз ияләнмәгән шул. Аэропорттан ял йортына барып җиткәнче йөрәк нинди тизлектә типкәндер, әмма каршы алган дустыбыз минем күзләрне күрүгә үк тынычландыра башлады. Син нәрсә, янәсе, бездә бар да яхшы, бар да тыныч. Ыхы, мин әйтәм, күренеп тора. Машина тәрәзәсеннән күк гөмбәзенә терәлгән тауларга карагач кына бераз ычкындырып җибәрде. Тел белән әйтеп бетереп булмаслык матурлык... Кеше кулы әлегә тимәгән терелек, табигыйлек... Киртләч-киртләч тау кочагына чумып үскән куе урманнар, урыны-урыны белән таутүбән шарлавык булып агучы инеш-чишмәләр дисеңме... Күкрәк тутырып, әлеге һаваны сулыйсы, кочак җәеп, җәйге җилендә иркәләнәсе килә!.. Әлеге матурлыкка әсәрләнеп бөтен дөньяңны онытып та булыр иде кебек. Әмма шулар итәгендә үк җимереклек, соры-кара ташландык таш өеме, кайчандыр кеше яшәгән, хәзер ярымҗимерек хәрабәләргә әверелгән элеккеге авыллар. Дустыбыз җәһәт кенә анысын да аңлатып ала: «Монда тауларда яшәүче боевикларның катнашы юк, халыкның күбесе шәһәрләргә күчеп бетеп бара, ә өйләре мәңгелек диярлек, чөнки барысы да тау ташыннан салынган». Монда бездәгечә авылларны аул, селение дип атыйлар икән. Гөрләп яшәп яткан ауллар аша да үттек. Чыннан да, барлык өйләр дә диярлек таштан салынган. Кирпечтән күтәртелгән йортлар хәлле кешеләрнеке генә икән. Алары авылга күп дигәндә өчәү-дүртәү.
Без пуля астында яшәмибез
Дусларыбыз Сөләйман белән Замирә безгә үзләре ягының бөтен матурлыгын, ямен күрсәтергә кереште. «Безгә халык килергә курка шул, - ди Замирә. - Күпчелеккә без монда пуля астында яшибез, бүген-иртәгә кырылып бетәрбез кебек тоела. Ә бездә һәр җирдәге кебек тормыш кайный - балалар үстерәбез, күңел ачабыз, ял итәбез». Килә-килешкә ресторандагы табынга утыргач без моңа шундук инандык та кебек - Дагыстанга махсус шашлык ашарга килүчеләр белми әйтмәгән, күрәсең - алардагы кебек шашлык башка юк! Яңа гына тотылган осетр шашлыгыннан бигрәк мин бәрән итеннән ясалганыннан аерыла алмадым. Ничек маринадлыйлардыр алар итне, ничек кыздыралардыр, шундый тәмле, телеңне йотарлык ул! Бер-бер артлы милли ашлары да безнең алга тезелә - хинкал, чуду, сохта, халтама... Безнең Казанның бер генә ресторанында моның кадәр күләмдә ит биргәннәрен күргәнем юк иде. Аларда башта ит, аннан ит, аннан тагын ит чыгаралар икән. Моны хәтта аулларында бер гаиләдә асраган терлек башыннан гына чыгып та чамалап буладыр - тулы гаиләләрдә ким дигәндә 10-15 баш эре терлек асрыйлар. Сарыкларның баш санын санап та тормыйбыз, дип көлдерделәр.
Бала никадәр күбрәк - шулкадәр әйбәтрәк
Сөләйман белән Замирә гаиләсендә өч бала үсеп килә. Әле бу шуның белән бетте дигән сүз түгел. Аларда гаиләдә никадәр күбрәк бала - шуның кадәр әйбәтрәк дигән сүз. «Бу, әлбәттә, элеккеге кануннар буенча гына яшибез, балага узудан сакланырга ярамый дигән сүз түгел, - диде Замирә. - Әмма гаиләдә ким дигәндә өч бала да булмаса, ул бала санына керми. Андый хатынны тотмыйлар да».
Хатын белән ир дигәннән, аларның өйләнешү, кияүгә чыгулары үзе бер тарих икән. Монда бернинди дә туйга кадәр күрешү, танышу дигән нәрсә каралмаган. Булачак ир үзенә кәләш сайлый да (моны ул урамда күреп тә билгели ала, туган-тумача аркылы да) кыз ягының ир-атлары белән килештерә. Әтисе исән-сау булса, иң элек әтисе, ул булмаса, башка ир туганнар хәл итә. Ике як нәсел-ыру (аларда тухум дип атала) бер-берсе турында сораша, ераграк ауллар булып, бер-берсе белән артык таныш булмаса, башка кешеләр аша белешә. Әгәр егеткә кызның туганнары ризалык бирсә, кыздан артык сорап тору юк, дигән сүз. Замирә дә үзенең кияүгә чыгу тарихын сөйләп көлдерде: «Мине кем сорап килүен белгәч, бәргәләнә-бәргәләнә еладым. Юк, мин әйтәм, чыкмыйм, ул миннән ун яшькә зуррак. Тутам карап-карап торды да, тал чыбыгы алып кереп, сыртымда буй-буй эз калдырганчы тунады. «Ах син, паразит, безнең тухумны мыскыл итәргә уйладыңмы, акыллы була башладыңмы! Бар чык янына, махарланган (безнеңчә - никахлашкан) ирең ул синең!» - дип такмаклый-такмаклый сыдыра гына! Ул вакытта Сөләйман әти ризалыгы белән махар укытып куйган иде инде». Аларда, баксаң, никахта кызның катнашуы мөһим түгел икән. Кызның ир-ат туганы булса, шул бик җиткән, ди. Мин аны тыңлаганнан соң бер шок халәтендә сораштырырга керештем: «Ә мәхәббәт? - дим. - Ул иреңне тора-тора да ярата алмасаң?»
- Син нәрсә, - ди Замирә. - Нәрсә соң ул ярату? Туйга кадәр үбешеп, кочышып йөрүме? Анысы бит аның дәрт. Ә ярату кеше белән яши-яши, аны белеп бетергәч кенә килә. Минем бертуган сеңлем үзенчә яратып йөргән кешесенә кияүгә чыкты. Алар бер мәктәптә укыганнар иде. Ике-өч айдан, апа, мәхәббәт дигәннәре ерунда икән ул, дип нәтиҗә ясады.
Мин Сөләйманны кияүгә чыкканчы күралмый идем. Кияүгә чыгып, бер-ике айдан аның йөзенә бер күтәрелеп карау өчен дә эшеннән чакыртып кайтара башладым. «Мин бит эштә, Замирә, җибәрмиләр», - ди миңа телефоннан. Күзеңә бер генә карыйсым килә, кайт биш минутка, дип чакыртып кайтарам тегене. Кайтып, бусагада биш минут басып торганнан соң кабат эшенә китә бу. Безнеке кебек ирләрне яратмый булмый! Без алар артында дивар артындагы кебек яшибез. Ярый әле теге вакытта сыртымны тунагансың, дип, туганыма рәхмәт укыйм.
Туй дигәннән, Дагыстанда өчтуганга гына түгел, икетуганга кияүгә чыгучылар да байтак икән. Алар аны ислам тыймый дип аңлата. Замирәнең дә кече сеңлесе өчтуганына кияүгә чыккан. Балалар инвалид туу очраклары юк түгел анысы, диде ул.
- Мөселманнар булсак та, бездә дә бозыклык юк түгел, - ди Замирә, гаилә темасын дәвам итеп. - Тау аулларында бер кызның туйдан соң гөнаһы беленгән иде. Ул шәһәрдә укыган вакытта бер егет белән йоклап йөргән булган. Егет ягы моны белеп алгач, кызга бау тоттырганнар. Таңга кадәр асылын, янәсе. Тегесе булдыра алмагач, иртән таудан аска атканнар. Әлбәттә, бу күп тарихлы тау аулларында гына (иң ерак авыллар. - Г.Җ.) була инде, шәһәрдә - Махачкалада, мәсәлән, кызны куып кына чыгаралар. Мондый очракта кыз ягы да каршылык күрсәтми, бу алар өчен дә зур оят. Минем бер туганыма туй вакытында иптәш егете кәләшенең кайчандыр, кем беләндер кул тотышып торганын килеп әйткән иде. Ул туй мәҗлесен тәмам итеп, өенә кайтып барганда туктап, кәләшен машинадан төшереп калдырды.
Иң кимендә - 700 кунак
Туй дигәннән, мондагы банкет залларын күреп без телсез калдык. Аларның биниһая зурлыгы аркасында бер башыннан икенче башын күреп тә булмый. Монда туйга иң азы 700ләп кунак килә икән. Хәллерәк кешеләрнең, гомумән, меңнән артык кунак җыюы да ихтимал. Аның сәбәбе - токым-тухумның зурлыгы икән. Бер гаиләдә ун бала, ул балаларның һәрберсендә унар бала дип исәпләгәндә дә, кунакларның күбесе бертуган-икетуганнар икәне дә аңлашыла. Ә тухум дигәннәре ир-ат ягы буенча билгеләнә. Тухум дигән сүзгә һәркем бик җитди карый - кайсы тухум дигәндә, безнеке диярлек булсын, дип эш итә икән. Туйны да кем кыз бирә, кем егет өйләндерә - шул гына күтәрми, аны урта яшьләрдәге ир-атлар бергәләшеп уздыра. Мисалга, зал арендасы 180 мең сумнан башлануын исәпкә алсаң... Әмма туй мәҗлесеннән бигрәк кыз сатып алулары аннан да кыйбаткарак төшә икән. Башта кияү булачак хатынына күп итеп алтын бирергә тиеш - алтын алка, йөзек, беләзек, чылбыр, кулон, алтын сәгать. Моннан тыш егет туганнарының һәр гаиләсе кәләшкә янә берешәр алтын эшләнмә бирә. «Миңа, мәсәлән, туйдан гына да 26 алтын йөзек керде, - ди Замирә. - Сеңлемнеке 45 данә булды». Зөфаф төненнән соң кәләшне күргән һәр кеше кабат йә алтын эшләнмә бүләк итәргә, йә кулына ким дигәндә бер мең сум акча салырга тиеш. Бу инде, әлбәттә, кызның саф булуы дәлилләнгәннән соң башкарыла икән.
- Әллә ничә хатын тоту бездә каралмаган, - ди Замирә. - Аны шул череп баеганнар тотарга мөмкин. Әмма ул ислам буенча эшләнми. Ул шул гомерен исраф итеп ятарга ризалашкан икенче хатын өчен генә каралган никах инде. Ир аның белән яши, әмма туганнары янына да, мәҗлесләргә дә үзенең беренче законлы хатыны белән генә йөри. Ирләр үзләре дә әлеге күренешне «махарлы фәхешлек» дип атый.
Монда аерылышу күренеше бик сирәк. Бер аерылдыңмы, хатын-кыз өчен икенче тапкыр гаиләле булу мөмкинлеге ай-һай икән. Тухумың да сине кочак җәеп каршы алмаячак. Монда аксакаллы картлар киңәшеннән башка андый адымга бару да тыела. Әмма гел көчләп кияүгә бирәләр икән, дигән караш та бик үк дөреслеккә туры килеп бетми - тухумда әле теге, әле бу потенциаль кияүдән баш тартып, утырып калган кызлар да булырга мөмкин икән.
Аннан миңа «родовое селение» дигән төшенчә дә бик кызык тоелды. Ата кеше ягыннан нәселләре - тухумнары чыккан аулга елга бер тапкыр бөтенесе дә җыйнаулашып барып, дога кылып кайталар. Әлеге аулны нәселдә һәр кеше белергә һәм кимендә елга бер тапкыр әлеге туфракка кайтып килергә тиеш икән.
Фантастика - бишенче катта
Тулаем мөселман республикасы булган Дагыстанда кырыктан артык милли төркем яши икән. Үзләренең халык телендә бүленешләре дә бар: лаклар - хәйләкәр, лезгиннар - куркаклар, кумыклар - кысмырлар, даргиннар - эшчәннәр, аварлар - диваналар... «Бер лезгин китапханәгә килеп, миңа батыр лезгин турында китап бирегез әле, дип сорый икән, - дип көлдерә Сөләйман. - Китапханәче тегеңә, фантастика - бишенче катта, дигән».
Бөтен җирдә кызым белән татарча сөйләшкәч, миннән дә, сез кумыкмы әллә, дип сораучылар да булды. Кумык теле белән татар теле янәшә тора дисәң дә була - «кызым» сүзе аларда «кыыз», тукта - тухта, ярар - ярар, булды - былды һ.б.
Расүл Гамзатов кебек әдипне бүләк иткән Дагыстан бүгенгесе көндә ике миллионнан артык халыкны берләштерә. Башкаласы Махачкаланың аркылысын буйга иңләдек. Шәһәр безнең өчен бик пычрак тоелды - монда асфальт юа-чистарта торган машиналарны күрәм димә, чүп савытлары юк дәрәҗәсендә. Анысын шартлаткыч салмасын өчен куймыйлардыр, дип фаразладык. Мин ирексездән вакыт-вакыт сүгәргә яраткан үзебезнең Казан урамнарын исемә төшердем. Казанда тәртип икән ул! Махачкалада ике-өч мәртәбә машина тәгәрмәченә чак эләкми калгач, җәяүлеләр йөрер өчен каралган зебраларының матурлык өчен генә куелганына бик тиз төшендем анысы...
Бутиклары артык кыйбатлы, базарлары безнеке тирәседер. Машиналар йә Лада-Приора да, йә бизнес-премиум класска кергән кыйбатлы автомобильләр. Халык та ике төркемгә аерыла, дип аңлаттылар - кем бай - бик бай, кемдер - уртача. Шәһәр буенча уртача хезмәт хакы 8-9 мең сумны тәшкил итә. Азык-төлек бәясе бездәгечә. Үзләре үстерсә дә, җиләк-җимешне юк бәясенә сатучыны тапмассың. Казанда килосын 25 сумга ашап киткән кавынны анда килосын 40 сумга алдык.
Махачкаладан тыш бер көнебезне 5 мең еллык тарихы булган Дербент шәһәренә дә багышладык. Нарын - Кала крепостенә барып, тарихи киңлекне күзәтсәк, тарихта X гасырда ук телгә алынган борынгы мәчет «Джума»ны карау (безнеңчә, «Җомга». - Г.Җ.) бөтенләй башка хисләр уятты. Әлеге мәчетне бер бай XVIII гасырда төзекләндереп, аякка бастырган булган. Зур зал 231 колоннадан тора, ул колонналарның 21е X-XII гасырга карый икән. 1316, 1517, 1788-89 елларда кулдан чокып ясалган борынгы ишек һәм колонналарга бер кул белән орынуың да ни тора... Мәчет өстендәге биш бармак тамгасына гына карап ис китте - анысы исламның биш баганасы дигәнне аңлата икән. Бездәгечә ярымай тамгасы монда юк. Дербент үзенең бик тар урамнары белән дә әсәрләндерде. Әлеге шәһәр тулаем таштан гына салынган дисәң дә була, кайбер йортлар да мәчет яшендә, диделәр. Тыштан аларга берни булмый икән, эчтән ремонтын ясап, канализациясен алыштырып торсаң да җитә. Шәһәрнең яңа өлешендә исә гадәти шәһәр чагылышы. Безне озатып йөрүче экскурсовод ханым: «Чынлыкта шәһәргә ким дигәндә 8 мең елдан артык. Менә шуны дәлилләүче фактларның раслануын көтәбез», - диде.
Дин - йөрәктә
Озын итәк кия белмәвем аркасында гел чалбардан гына йөрермен инде, дип хафаланган идем, мөселман республикасы мине демократик карашлары белән каршы алды. Кем - кып-кыска итәктән, кем - шортыдан, кем тездән чак кына түбән кием-салым кия анда. Төренеп бетеп киенүче мөселман кызлары күзгә сирәк чалынды дигән идем, Замирә аның гадәти күренеш икәнен аңлатып китте. Монда биш вакыт намаз укып, шәригатьнең бөтен таләпләрен төгәл үтәүчеләр дә алай киенми икән. Олы-олы апаңнар да яулыгын артка каратып бәйләгән, тез түбән күлмәк кигән, аякларында йә үкчәле, йә тигез табанлы аяк киеме. Яшьләр дә килешле матур киемнән йөри - итәге кыскарак булганда, аның астыннан лосина кияләр.
- Минем әнием гомере буе беркайда да эшләмәде, - ди Замирә. - Балалар үстереп, хуҗалык эшләрен карап өйдә генә утырды. Гомер буе биш вакыт намаз укый, ураза тота. Ул беребезне дә, ураныгыз, капланыгыз, дип үстермәде. Хатын-кыз нәфис, матур булырга тиеш, ди иде. Шөкер, беребез дә йөзләренә кызыллык китермәдек. Матур итеп кияүгә дә чыктык, шәригать кануннарын да саклыйбыз.
Намазга басуны да үзенчә итеп шәрехләде Замирә:
- Мин үземне белә башлаганнан бирле әти-әнием намаз укый, уразаның бер көнен дә калдырмый тоталар иде. Әмма бервакытта да, син догалар өйрән, намаз укы, ураза тот, диюче булмады. Аңа һәркем үзе килергә тиеш. Без хәзер дә иртән кем уразага торачагы, кем калдырачагы турында бер-беребездән сорашмыйбыз. Иртән аш бүлмәсендә күрешкәндә генә беленә. Һәм ул күп гаиләләрдә шулай да - дин йөрәктән килергә тиеш.
Дагыстанда үз өебез булды
Каспий диңгезенә сыенган Дагыстанда кунак булганда нәкъ менә Рамазан ае иде. Гает бәйрәме алдыннан аларда башланган әзерлекне күреп тагын бер шаккатып куйдык. Алар аңа без Яңа елны көткән кебек әзерләнә. Бөтен туган-тумачага бүләк, кемгәдер кирәкле өй җиһазы алына, ерак туганнарны кунакка дәшәләр. Замирәнең өч баласы да өчәр пакет тәм-том гына җыйды. Ир-атлар еллык оек запасын туплый, хатын-кыз кырыкмаса-кырык яулык җыя. Аларның Гает ашына әзерләнгән табыннарына шул ким дигәндә 700 кешене утыртырсың да. «Менә бу безнеңчә хәлвә, сезнеңчә чәк-чәк була, - дип аш өстәленә чакыргач, туган якны сагынып авызлар ерылды. Нәкъ безнекечә чып-чын чәк-чәк инде! - Бусы эремчекле торт, бусы майда кайнатылган хәлвә була». Әлеге бәйрәмне алар өч көн бәйрәм итә - гаиләдә, аннан әти-әни нигезендә, аннан аул-шәһәрләрдәге туган-тумачаны йөреп чыга.
Дусларыбыз белән саубуллашыр алдыннан алар безнең хөрмәткә мәҗлес оештырды. Монда Замирәнең ике кыз туганы белән дә таныштык. Сөләйман да саубуллашу сүзен борынгы гыйбарәдән башлады: «Бер карт үләр алдыннан бөтен улларын да җыеп, шулай итеп яшәгез, сезнең һәр аулда, һәр шәһәрдә үз өегез булырга тиеш, ди икән. Төпчек малай моның өчен бик хафаланган - каян матди байлык табып һәр шәһәр-аулга өй тергезмәк кирәк? Шунда моңа олы туганы аңлаткан: сиңа йорт салырга кушмады ул, һәр аул, шәһәрдә теләсә кайсы вакытта, теләсә нинди гозер белән барып керерлек, сине якты йөз белән каршы алырлык дустың булсын, диде. Сезнең Дагыстанда андый өегез бар. Теләсә кайсы вакытта безнең өй - сезнең өй, кунакка килүдән генә туктамагыз».
...Тауларда яшеренеп яткан боевиклары, тәртип саклаучы кораллы хәрбиләре белән башта күңелгә коткы салган Дагыстан Сөләйманның әлеге сүзләренә кадәр үк якынайган, үз булган иде инде. Әллә чиста мөселман республикасы гына булуы белән шулай кабул ителде ул, әллә ачык йөзле, кунакчыллыгы белән, әллә горур, мәһабәт таулары белән яраттырды - анысын төгәл әйтеп тә булмый. Әмма беренче көнне «монда башка килмәбездер» дигән сүзләремне кире алдым. Килергә язсын. Минем бит Дагыстанда хәзер үз өем бар!..
Комментарийлар