16+

Түбә алыштырганда зыян күргән фатир хуҗаларына подрядчы оешма компенсация түләргә тиеш

Түбә алыштырганда зыян күргән фатир хуҗаларына подрядчы оешма компенсация түләргә тиеш

Казанда быел күп фатирлы 243 йорт төзекләндерелә, барлык эшләрне дә октябрь аена кадәр тәмамлау бурычы куелган.
Исемлектәге 130 йортка комплекслы ремонт үткәрелә, 137 яңа лифт һәм җылылыкны һава торышына карап көйләүче 141 механизм урнаштырыла.

- Егерме өч йорт төзекләндерелде, 177 йортта эшләр ахырына якынлашып килә. Ләкин өстәмә мәшәкатьләр туды. Түбәне сүткәндә, вакытлыча, полиэтилен япма түшәп торыла. Тик көчле җил әлеге япмаларны кубарып ташлады, шул сәбәпле биш йортны су басты, - дип хәбәр итте мэриядәге җыелышта шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе Искәндәр Гыйниятуллин.

Чуйков урамындагы - 52нче, Мир урамындагы - 13а, Энергетиклар урамындагы - 5нче, Ямашев проспектындагы 88нче һәм Сафиуллин урамындагы 24нче йортларда яшәүчеләрне су түбәннән түгел, ә югарыдан китереп баскан.
- Зыян күргән фатирлар хуҗаларына подрядчы оешма компенсация түли, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
- Торак милекчеләренә китерелгән зыянны компенсацияләү подрядчы оешмалар тарафыннан катгый рәвештә башкарылган булсын. Моны шәхсән үзем тикшереп торачакмын, - дип кисәтте мэр Илсур Метшин, докладчыны бүлдереп.

Капиталь ремонт программасы кысаларында, йортларның үзләренә автомат җылылык пунктлары (ИТП) урнаштырыла. Киләсе җылыту чорына күп фатирлы 1115 йортка һәм бюджет карамагындагы 165 учреждениегә шундый аппарат көйләнергә тиеш.
- Мондый пунктлар бик мөһим, алар энергия югалуны чикли, җылы су йортның үзендә үк әзерләнә, - дип хуплап, фикерен әйтте мэр Илсур Метшин.

Быел 22 йортның ишегалды төзекләндерелә, соңгы елларда 500 йортның ишегалды яңартылды. Капиталь ремонт барышында «Имин шәһәр» программасы да гамәлгә ашырыла. Мәсәлән, Восстание урамындагы 59нчы һәм 61нче йортларның подъездларына броня пыялалы ишекләр, ә ишегалдына видеокүзәтү камералары куелган.

Мэр Илсур Метшин, киңәшмәдә әйткән сүзендә торып, Чуйков урамындагы 52нче йортны үзе барып карады. Яңгыр сулары әлеге йорттагы 28 фатирга зыян китергән. Илсур Метшин, көтелмәгән мәшәкать тудырылганы өчен, фатир хуҗаларыннан гафу үтенде, подрядчы оешмалар җитәкчеләренә дә гафу үтенергә һәм зыянны капларга боерды. Күп фатирлы йортта капиталь ремонт эшләрен тәмамлап, тапшыру чарасына кадәр үк, подрядчы оешма яңгырдан зыян күргән фатирлар хуҗаларына компенсация түләргә яки фатирга ремонт ясап бирергә тиеш.

Казан шәһәре Башкарма комитетының торак-коммуналь хуҗалык комитеты тулай торакларга капиталь ремонт үткәрү буенча аерым программа проекты әзерләгән. Беренчел хисаплауларга караганда, программаны гамәлгә ашыру өчен 3,1 миллиард сум акча кирәк булачак.

Башкалада элек тулай торак сыйфатында файдаланылган 192 бина исәпләнә. Искәндәр Гыйниятуллин әйткәнчә, элеккеге 48 тулай торакка төзекләндерү үткәрелгән.
- Болар - йә түбә алмаштыру, йә яңа лифт кую кебек эшләрдән генә гыйбарәт иде. Әзерләнелгән проект, торак йортларга капиталь ремонт программасы кысаларында, элеккеге тулай торакларны да комплекслы төзекләндерә башлауны күздә тота, - диде Искәндәр Гыйниятуллин.

Элеккеге тулай торакларның гадәти йортлардан үзенчәлекле бер аермасы бар. Аларда гомум кулланыштагы мәйдан 3,5 тапкырга зуррак. Коридорлардан тыш, кухня белән санитар бүлмәләр дә гомум кулланыш мәйданына карый.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading