16+

«Әтәчегезнең кикриге кып-кызыл булсын!»

Әтәч елы килүен искә алып, без Казанның Отары бистәсендә токымлы әтәчләр асраучы Раил Рәхимҗанов белән сөйләштек. Бүгенге көндә аның 500ләп тавыгы һәм 25 токымлы әтәче бар.

«Әтәчегезнең кикриге кып-кызыл булсын!»

Әтәч елы килүен искә алып, без Казанның Отары бистәсендә токымлы әтәчләр асраучы Раил Рәхимҗанов белән сөйләштек. Бүгенге көндә аның 500ләп тавыгы һәм 25 токымлы әтәче бар.

Хуҗалыгында төрле төрдәге кош-кортлар асраучы сүз­ләренә караганда, токымнар бер-берләреннән төсләре һәм гәүдә төзелешләре белән аерыла. Һәрберсенең үз холкы. Мәсәлән, брама токымлысы бик матур һәм тыныч икән. Төрле төсле (сары, кара, ак һәм башкалар) әлеге кошлар башкалардан бик яхшы «гаилә башлыгы» булулары белән дә аерылып тора. Ә менә орел ситцесы (орловский ситцевый) усал һәм җитди. Чукып алырга, өскә сикереп менәргә дә күп сорап тормый. Бик матур кытай ефәк токымы башкалардан - мамыклы, биш бармаклы, кара тәнле, ә француз фавероле сакаллы һәм биш бармаклы булуы белән аерып тора. Дөрес, бер милләт арасында төрле холыклы кешеләр булган кебек, бер үк токымга караучыларның да төрлесе - усалы да, юашы да була, ди Раил абый.

- Кошларны бик яратам, бу шөгыль миңа ләззәт бирә. Әлеге эш белән 15-20 ел элек шөгыльләнә башладым. Беренче тавыкларым бентамки токымыннан иде. Шуннан соң үземә дә бик кызык булып китте. Иптәшләрдән алыштырып алып, күкәйләренә заказ биреп, башка шәһәрләрдән кайтартып, төрле токымнарын тупладым. Бер токым белән икенчесен кушарга ярамый, шуңа күрә һәрберсенең үз «йорты» бар - ди ул.

- Әтәчләр барысы да бер вакытта йокыдан уянып кычкыра башлагач, күршеләрегездән шелтә эләкмиме соң сезгә? - дип сорыйм әңгәмәдәшемнән.

- Ю-у-ук, сул ягыбызда беркем дә тормый. Ә уң яктагылар белән бик дус яшибез. Минем очракта бу бик мөһим, әлбәттә. Танышларым арасында шәһәр шартларында әтәч-тавык асрап караучылар булды анысы, әмма күршеләр белән ачуланыша башлагач, бу уйларыннан кире кайттылар.

Раил абый әйтүенчә, иң затлы, кыйммәтле токым - брама. Әллә ни зур табыш китермәсә дә, кош-корт тоту үз-үзен аклый, ди ул.

- Үземнән арткан токымлы әтәчләрне, чебиләрне һәм күкәйләрне сатам. Кызыксынучылар бар. Кош-кортларымны башка шәһәрдә яшәүчеләр дә сорый, - ди кошчы.

Раил Рәхимҗановтан әтәч үзенә нинди игътибар сораганлыгы турында да кызыксындык.

- Яхшы тәрбия күргән әтәчнең кикриге кып-кызыл була, каурыйлары ялтырап тора. Аның бөтен сере - яхшы, сыйфатлы туклануында. Асларын да вакытында чистартып торырга кирәк. Туклануга килгәндә, әтәчнең ризыгын төрләндереп тору да мөһим. Мин аларга яхшы, кыйммәтле катнаш азык (комбикорма), бодай, арпа сатып алам. Шулай ук күршедәге мәктәп ашханәсеннән алып кайткан ризык калдыкларын да бик яратып ашыйлар. Эремчек, кишер бик яхшы. Бөтен төр ризыкны да аралаштырып бирәм. Аннан соң витаминнар турында да онытырга ярамый, - диде ул.

Димәк, әтәч тәмле, яхшы ашарга яраткан кебек, киләсе Әтәч елыбыз­да да табыннарыбыз мул, дөньяларыбыз түгәрәк, күңелләребез тыныч булсын иде, дуслар!

Зөһрә Садыйкова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading