16+

Телләр генә төрле, максат бер

ЮНЕСКОның «Белем - бөтен кеше өчен дә» дип аталган программасы кысаларында соңгы елларда тикшеренү эшләре киң җәелдерелә.

Телләр генә төрле, максат бер

ЮНЕСКОның «Белем - бөтен кеше өчен дә» дип аталган программасы кысаларында соңгы елларда тикшеренү эшләре киң җәелдерелә.

«Югары икътисад мәктәбе»нең мәгарифне үстерү институты (НИУ-ВШЭ), фәнни-мәгълүмати база булдыру максатында, авыл мәктәпләрендәге укыту, карьера, миграция үсешен өйрәнеп, 2010 елдан башлап Россия - Кытай проектын тормышка ашыра. Әлеге проектта катнашу өчен, Россиядә берничә төбәк - Мәскәү, Ульяновск, Алтай крае, Саха Республикасы (Якутия) белән беррәттән, Татарстан Республикасы да сайлап алына. ЮНЕСКОның Авыл җирлегендә халыкара фәнни-укыту мәгариф үзәге чакыруы буенча, 16-24 май көннәрендә ТРның Азнакай муниципаль районыннан 6 кешелек делегация Кытай Халык Республикасында булып кайткан иде. Алар Пекинда һәм әлеге проектта катнашкан Ханджоу, Чансин һәм Янцин төбәкләрендә булып, 7 белем бирү учреждениесе, 1 югары уку йорты, 3 профтехучилище, 2 гомумбелем бирү мәктәбе, 1 өлкәннәрне укыту үзәге белән танышты. Максатлары исә фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләре һәм авыл җирләрендәге мәгариф системасы белән танышу була.
Ике ил арасында ике елга сузылган хезмәттәшлекнең нәтиҗәсе буларак, 19-20 сентябрь көннәрендә Азнакайда Халыкара фәнни конференция үтте. Конференция эшендә әлеге проектның җитәкчеләре булган Мәскәү фәнни-тикшеренү институтының профессорлары, Кытай Халык Республикасының Пекин университеты, шулай ук башка югары уку йортлары профессорлары һәм Чуашстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре катнашты. 18 сентябрь көнне кунаклар Әлмәтнең 25 нче гомумбелем бирү мәктәбендә, Политехник техникумда, Әлмәт нефть институтында булдылар. 19 сентябрьдә делегация Азнакайга килде. Кунакларны иртәнге сәгать белән муниципаль район хакимияте башлыгының урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов каршылады. Программа бик киеренке һәм шул ук вакытта киңкырлы иде. Тымытык авылы мәктәбендә кунакларны милли киемнәрдән, үзебезчә олылап, чәк-чәк һәм җыр-бию белән каршы алдылар. Кунакчыллык күрсәтү мәктәпкә кергәч тә дәвам итте. Берничә мәйданда туктап, татар, рус һәм башкорт милли ризыкларын авыз итәсе, шул халыкларга хас җырлы-биюле уеннарда катнашасы, авылның кулланма-гамәли сәнгать осталары әзерләгән күргәзмә белән дә танышасы бар иде әле кунакларның. Спортзалда районның бөтен мәктәп директорлары катнашында оештырылган Сабан туенда булып, үзләре дә чүлмәк ватып, аркан тартышып, капчык киеп йөгермәгән булсалар, чит ил кунаклары үзләренә кайткач милли йолаларыбыз турында әллә ни җәелеп китеп сүз башлый алмаган да булыр иде әле. Мәктәптә узган түгәрәк өстәл артында сөйләшү дә бер яклы гына булмады. Һәр як үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Азнакайның 9 нчы мәктәбендә исә районда һәм төбәктә уза торган балаларның иҗади үсешенә юнәлеш бирүче проектларга, экологик һәм хәрби-патриотик тәрбия чараларына киң юл ачылды. Журналистлар һәм мәктәп газетасы мөхәррирләре катнашында кыска гына матбугат конференциясе дә булып узды. Актүбәнең 1 нче урта гомумбелем бирү мәктәбе үзенең «Мәктәп+стиль», «Ике йолдыз» кебек иҗади проектлары, үз телевидениесе, үзенең гаҗәеп бай музее белән истә калды. «Ике көн эчендә күргәннәребез безгә Россиядәге мәгариф системасын, аеруча авыл мәктәпләрендәге укыту тәртибен якыннан белергә ярдәм итте», - ди кытайлылар. Иң мөһиме - ачык, кунакчыл булганнары өчен, халкыбызны яратты, йолаларыбызны үз итте алар. «Безнең телләр генә үзгә, башка яктан без бертөсле», - дип әйтүләре дә юкка булмагандыр. Нефть оешмалары, спорт сарайлары, эшмәкәрләр белән танышу да эзсез калмагандыр.
Балалар иҗат үзәгендә үткән Халыкара фәнни конференция эшендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарның мәктәп директорлары да катнашты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading