16+

Әти-әниләрне өйрәтмичә булмый

Балалар бакчаларының федераль грантларда катнашуы тәрбиячеләр тормышына, гомумән, бакчаларның үзләренә яңа сулыш алып керде. Ниндидер бәйгедә катнашканда да азаккы уңай нәтиҗәне күрү күңелле. Монда да шулай. Кәгазь арты кәгазь тутырсалар да, грант откач, башка эшнең бернинди кыенлыгы юк кебек. Бары тик иҗат мөмкинлекләрен һәм тырышлыкны гына эшкә җигәсе кала. 

Әти-әниләрне өйрәтмичә булмый

Балалар бакчаларының федераль грантларда катнашуы тәрбиячеләр тормышына, гомумән, бакчаларның үзләренә яңа сулыш алып керде. Ниндидер бәйгедә катнашканда да азаккы уңай нәтиҗәне күрү күңелле. Монда да шулай. Кәгазь арты кәгазь тутырсалар да, грант откач, башка эшнең бернинди кыенлыгы юк кебек. Бары тик иҗат мөмкинлекләрен һәм тырышлыкны гына эшкә җигәсе кала. 

Бердәнбер татар бакчасы
Казан шәһәренең Беломор урамында урнашкан 403нче балалар бакчасында булганнан соң да, фикерләрем үзгәреп кайтты. Сүз дә юк, әле бакчаларны тулысынча тәртипкә китерәсе бар. Заманча җиһазлар, уку-укыту һәм тәрбия процессында кулланырга методик кирәк-ярак алу һәм яңартыр өчен берничә ел рәттән грант отсаң да комачауламас иде. Шулай да, бакчаның быелгы яңа эшчәнлеген күреп кенә дә, күп нәтиҗәләр ясарга була. 

Быел алар 1 миллион 800 мең сумнан артык грант акчасы ота. Озак еллар әлеге балалар бакчасында мөдир булып эшләгән Нурия Хәлиуллина сөйләвенчә, бу балалар оешмасы 1991 елда сафка баса. «Бүген татар телендә тәрбия һәм белем бирәбез. Бездә 6 төркем эшли. Берсе – ясле, берсе – логопед һәм дүрт гомуми төркем бар. 115 балага исәпләнсәк тә, безгә 160 бала йөри. Интеллектуаль үсеш үзенчәлеге буенча эшлибез», – дип сөйли ул.

Шунысы үзенчәлекле: якын-тирәдә әлеге бакча татар телендә тәрбия һәм белем бирә торган бердәнбер үзәк булып тора. Балалар бакчасы 90нчы еллар башында эшли башласа да, нәкъ менә татар телендә эшләүче бакча дигән статус аңа соңрак бирелә. Нурия ханым әйтүенчә, 2004 елда татар телендә белем һәм тәрбия бирә торган балалар бакчасы дип үзгәртелә. «Безнең бакча татар телен өйрәтү буенча аерыла. Алты төркемебез дә татар телле төркем санала. Татар телен килгән барлык балага да өйрәтәбез, бакчага шулай ук рус телле балалар да кабул ителә. Әти-әниләрдән гаризалар җыя­быз. Алар каршы түгел, үзләре риза булып, татар бакчасы икәнлеген белеп киләләр», – ди ул.

Тәҗрибәле мөдир бүген «Салават күпере» микрорайонында яңа балалар бакчасы ачу мәшәкатьләре белән йөри. Биредә 15 елдан артык тәрбияче, өлкән тәрбияче, директор урынбасары булып эшләгән Фәридә Насыйрова мөдир булып билгеләнгән. Ә грантлы проектка бергәләп алынган алар.

Грантлы тәҗрибә
Әлеге проект әти-әниләрнең белемен күтәрү максатыннан эшләнгән. Нигездә, балаларны тәрбияләү һәм үстерү мөмкинлекләре күздә тотыла. Бакча мөдире Фәридә Насыйрова билгеләп үткәнчә, алар, әти-­әниләргә ярдәм күрсәтү максатыннан, махсус программа төзегән. Моның өчен шушы балалар бакчасы базасында консультатив үзәк оештырылган. Моннан тыш әлеге үзәк каршында Ассоциация булдырыла. Аңа Киров һәм Мәскәү районнарының 58 балалар бакчасы кергән. Шушы үзәк аша төрле юнәлештәге ярдәм күрсәтелә. Медицина, логопед, психолог, хокукый ярдәм буенча консультацияләр үткәрелә. 

– Без барлыгы 20 мең консультация үткәрергә тиеш. Дөресен генә әйткәндә, саннар 20 меңнән дә артып китә. Үзебезнең бакчадан әлеге консультация үзәгендә 9 хезмәткәр теркәлгән. Моннан тыш Асссоциациягә кергән бакчалардагы логопед укытучылар, психологлар, өлкән тәрбиячеләр консультацияләр алып бара. Алар да безнең үзәк астында эшли, – дип сөйли Фәридә Насыйрова. – Конкурсларда еш катнашабыз. Үзебез дә, балаларыбыз да призлы урыннар ала. Бик актив яшибез. «Ел тәрбиячесе» бәйгесендә беренче урын алганыбыз булды. Театрларда җиңәбез. Рейтингта без бик алда барабыз. 

Проектны эшләгән вакытта балалар бакчасы төрле инстанцияләр аша тыңлаулар үтә. Татарстан Мәгариф министрлыгында программалар өйрәнелә. Шулай грант отучылар үзара киңәшмә-семинарлар да уздыра. Казанның 151нче балалар бакчасы һәм Чаллының «Балкыш» балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә яшиләр. Әлеге консультатив үзәктә белгечләрне укыту эше киң җәелдерелгән. Мәскәү һәм Киров район­нарында грант откан беренче балалар бакчасы буларак башкаларга да грантта катнашу мөмкинлекләрен сөйлиләр. 

Аңлату кирәк
Мәктәпкәчә яшьтә баланы тәрбия­ләү вакытында һәрбер чорны кулдан ычкындырмау мөһим. Белмичә калу, аңлашылмаган мәсь­ә­ләләр булмас­ка тиеш, нәрсәнедер читкә куярга ярамый. «ПроСВЕТи» дип аталган әлеге проектның максатлары бик зур. Монда педагоглар берничә юнәлештә эшли. Әти-­әниләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Мәсәлән, «Сәламәтлек» юнәлеше буенча бакчаның медицина хезмәткәре җавап бирә. Һәрбер әти-әнигә 45 минут вакыт бирелә. Алар шушы вакыт эчендә бөтен сорауларына җавап алалар. Биредә шундый җиде юнәлеш бар. Китап укыту, психолог, логопед ярдәме, хокукый белемне үстерү, гаилә театры һәм ачык һавада күнекмәләр алу буенча консультатив ярдәм күрсәтү – болар барысы да грант акчасы нигезендә бушлай эшләнә. 

– Әти-әниләрнең үз сәгатьләре бар, алар үзләренең буш вакытларында безгә языла. Шул вакытта без аларны кабул итәбез. Безгә сайт аша да язылырга мөмкин. Консультатив үзәкнең үз сайты, почтасы да бар. Анда һәрбер педагогның эш режимы күрсәтелгән – һәркем языла ала. Үзебез дә каядыр барып, консультацияләр үткәрәбез. Аннары телефон аша да ярдәм күрсәтәбез, – ди бакча мөдире Фәридә Насыйрова. 

Скайп аша сөйләшү өчен махсус җиһазлар алына. Сорауның нинди булуына карап, шул кеше җавап бирә. Логопедка икән – логопед, психологка сорау булса, психолог җавап бирә. Компенсацияләр, субсидияләр алу, бакчаларга язылу, балаларны карау, СанПиН, төрле кануннар буенча сораулар мәгариф идарәләре, юристлар ярдәмендә дә әзерләнә. Шулай ук, әти-әниләргә аңлату максатыннан, төрле буклетлар эшләнгән. Логопед Ландыш Яруллина әйтүенчә, эшнең сыйфатын әти-әниләр бәяли. Алар үз фикерләрен калдыра, шулай ук шикаять тә белдерә ала. 

– Безнең хезмәтләр әле югары бәяләнергә һәм без 4тән дә түбән билге алмаска тиеш. Шуның өчен дә барлык эшебезне җиренә җиткереп эшлибез. Бүгенгә барысы да эшебездән канәгать. Әти-әниләр белгеч янында консультациядә булганда, балалар янында волонтерлар утыра. Берничә волонтерыбыз бар, алар ярдәм итә. Яратып эшлиләр, балалар өчен уйнап утырырга мөмкинлекләр тудырылган. Без бит әти-әнине өйрәтәбез. Сөйләм проблемалары булганда, мәсәлән, әти-әниләр үзләре генә булыша алмый, без аларны белгечкә җибәрәбез. Консультация вакытында балаларның нинди хәлдә булуын күрәбез, аларга ярдәм күрсәтү өчен, белгечләрне ачыклыйбыз. Ә иң элек әти-әнигә теләсә нинди мәсьәләгә җитди карарга кирәклекне төшендерергә тырышабыз, – дип сөйли ул.

Педагог Ландыш Яруллина үзенә тапшырылган эшнең бөтен нечкәлекләре белән сөйләргә әзер. Бүген сөйләм, дөрес сөйләшү кебек мәсьәләләр бигрәк тә катлаулы тора. Балаларның сөйләшә башлавы, сөйләмнең үсеше күп нәрсәгә бәйле бит. Кайчак аларга игътибар да, бала белән аралашу да җитми. 

– Минем янга балаларның әти-­әниләре килә. Сәламәтлекләре чик­ле булган балаларның сөйләшү мөмкинлекләрен ачыклыйбыз һәм сөйләмнәре авыр булган балаларның проблемаларын бергәләп өйрәнәбез. Балалар белән аерым алгоритм эшлибез, методик ярдәм күрсәтәбез. Логопедка сораулар бик күп була, – дип Ландыш Яруллина.

Әти-әниләр бүген башка
Бүген бит әти-әниләр күп белә. Аңлату эшләре, киңәш-табыш бирү ни дәрәҗәдә мөһим икән дип тә уйлап куясың. Баксаң, хәлләр шактый катлаулы икән. Әти-әниләргә ярдәм кирәкме соң, дигән сорауны тәҗрибәле педагог Нурия Хәлиуллинадан сорамый кала алмадым. 

– Кирәк. Мәгълүмат чамадан тыш күп булуга карамастан, ярдәм бик кирәк. Интернетта бар нәрсә дә бар, тик әти-әниләр аптырашта кала. Булган мәгълүматны куллана алмый аптырый яисә кирәкмәгәнне эшләп куя. Барысын аңлап бетерү өчен белгеч кирәк. Аларга булган хәлне аңлау бик авыр, чөнки практикада башкача бит. Ә интернеттагы шып­лап тулган мәгълүматтан алар ниш­ләргә белми. Кайчак шуннан укып, үзләренең ялгышканнарын аңлыйлар, – дип сөйли ул. 

Әти-әниләр элеккеләрдән аерыламы дигән сорау бирсәм дә, гаҗәп түгел.
– Әти-әниләрне бүген дә өйрәтергә кирәк. Характерлары белән аерыла. Элек әти-әниләр тыныч, бакчага ничектер җылылык белән килә торганнар иде. Хәзер безгә куллану карашы белән карыйлар, – ди педагог Нурия Хәлиуллина. – Әмма аңлашу кирәк. Кайчак киңәш-табыш та зур ярдәм булырга мөмкин. 
– Бала сөйләшми дип киләләр. Норма буенча бала бер яшькә кадәр – ун сүзне, ике яшькә фразалы сөйләмне белергә тиеш. Өч яшькә тулысынча җөмлә төзесә яхшы, әмма сөйләм әле камил булмаска да мөмкин. Биш яшькә инде чиста итеп сөйләшә белергә тиеш. Без нәрсә күзәтәбез? Чынлыкта бала тууга ук, аның сөйләмен көйли башларга була. Теләсә нинди предметны яки әйберне иснәтеп, тоттырып каратыр­га, күрсәтергә мөмкин, тавышын тыңлатырга да була. Ул барысын әкренләп-­әкренләп аңларга тиеш, – ди логопед Ландыш Яруллина.

Әти-әниләр балалар белән сөйләшми, соңгы елларда балаларның сөйләмнәре начар, телләре соң ачыла – логопед моны медицинадагы үзгәрешләргә дә бәйләп аңлата. Мәсәлән, балага йөкле вакытта, балага узу процессында да медицина йогынтысы зур дип аңлата ул.

– Медицинаның алга китеше кире реакция бирә. Аннан балаларга тууга ук гаджетлар тоттыру да бик начар. Бала телефон алды, аның тавышы бетте. Бу алай булырга тиеш түгел. Әти-әнинең бала сөйләменә йогынты ясый торган вакыты бар. Ул чылбырны төшереп калдырсак, баланың сөйләме дә өзелә. Сөйләшеп, аңлатып ярдәм итсәң, файдасы зур. Балаларга бүген нейропсихологик ярдәм дә бик кирәк, бу уңайдан да әти-әниләргә аңлатам, яңа күнегүләр өйрәтәм. Грант аша алган яңа китапларның да ярдәме зур, монда һәрбер күнегү аерым-аерым аңлатылган, – ди Ландыш Яруллина.
Сүз дә юк, бу – зур эш. Әмма кирәкле һәм файдалы. Бүген балалар бакчаларында да ата-аналар белән эш алып баруның никадәр әһәмиятле булуын аңлыйлар. Тәрбия эшендә һәркемнең роле бар. Бергәләп тотынганда, моның нәтиҗәсе күбрәк булачагына ышаныч та арта.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Жилплощадкада ин эйбэт садик?

    Мөһим

    loading