16+

Тимер атым, күпме хакың?

Ир-атлар юкка гына машинаны хатын-кыз белән чагыштырмый. Игътибар да, наз да, акча да таләп итә торган мал ул. Бүгенге көндә автомобильгә беркем дә хәрәкәтләнү ысулы гына итеп карамый. Уңайлылык чарасы булу белән беррәттән ул кешенең холкын, темпераментын ачып сала. Ир-атлар исә аны җәмгыятьтә үзләренең тоткан урынына карап сайлый. Дәрәҗәң нинди...

Тимер атым, күпме хакың?

Ир-атлар юкка гына машинаны хатын-кыз белән чагыштырмый. Игътибар да, наз да, акча да таләп итә торган мал ул. Бүгенге көндә автомобильгә беркем дә хәрәкәтләнү ысулы гына итеп карамый. Уңайлылык чарасы булу белән беррәттән ул кешенең холкын, темпераментын ачып сала. Ир-атлар исә аны җәмгыятьтә үзләренең тоткан урынына карап сайлый. Дәрәҗәң нинди...

Ә безнең татар җырчылары нинди машиналарга өстенлек бирә соң? Автомобильләрендә «йөреп карыйк» әле.
Татарстанның атказанган артисты Айдар Габдинов:
- Мин 2007 елда өр-яңа Форд-фокус универсалны алдым. Бер тапкыр да ремонтка бастырганым юк әле. Искиткеч чыдам машина. Инде «яше» шактый булса да, сатасы килми әлегә. Әмма гаиләбез 5 кешедән торгач, безгә чак кына иркенрәк машина кирәк. Әллә нинди кыйбатлы джипларлык акча булмаса да, Ford mondeo алырмын дип торам.
Казан автосалоннарында яңа Ford focus универсал 604 000 сумнан башлана.
Альбина Апанаева:
- Мин дүрт ел ярым элек Chevrolet lacetti машинасы алдым. Беренче машинам. Нәрсә җитенкерәми дигәндә, утыргычлары җылытылмый - шул гына. Калган ягына тел-теш тидереп булмый. Әмма вакыт уза, машина таушала тора, алыштырырга җыенам. Миңа әле, бәлки, якын кешем Honda accord бүләк итәр. Әлеге машина - минем күптәнге татлы хыялым. Әгәр анысы чынга ашмаса, йә Mazda, йә Volkswagen алырмын дип торам.
Алинә Шәрибҗанова:
- Мин дә лачеттида йөрим! Өч ел элек спорт комплектациясендәгесен алдым. Ватылмый, проблема тудырмый, ышанычлы. Машиналарга кагылышлы хыялым исә, әлбәттә, кроссовер алу. Миңа Америкада җыелган лексусның 300нче маркасы ошый. Аудига гашыйкмын. Әмма минем финанслар белән әлегә Honda CR-V яисә Suzuki grand vitara гына тарта алам шул. Хыяллар исә киләчәктә тормышка ашып, мине куандырыр дип уйлыйм.
Казанда яңа Chevrolet lacetti 451 000 сумнан башлана.
Булат Нигъмәтуллин:
- Минем бу машинам - дүртенчесе. Mazda-6 моделендә инде өч ел йөрим. Тулы комплектациясен алганга, мин анда бернинди җитешсезлек күрмим - бөтен нәрсәсе дә бар. Хыялым - биегрәк машинада йөрү. Porsche, мәсәлән (Рәхәтләнеп көлә.). Сеңлем Дилә исә Opel astraда йөри. Шулай ук машинасын әйбәт, ди.
Яңа Mazda-6 - 845 000 сумнан, Opel astra 579 900 сумнан башлана.
Ләйлә Дәүләтова:
- Минем машинам - Suzuki jimny. Дүрт ел элек өр-яңаны алдым. Мин йөри башлаганда әлеге машина Казанда юк иде әле, хәзер генә күп алар. Автомат коробкалы, уңайлы, җәен дә, кышын да бер җирдә дә батып калмыйсың. Хатын-кыз өчен уйлап табылган иң әйбәт джип-машина дип исәплим мин аны. Машинама 5 ел була. Алай да алыштыру турында әлегә уйлаганым юк, мин машина турында хыяллана торган кеше түгел. Булганына шөкер итеп яшим. Юлларда миңа ышанычлы дус булса, җитмәгән димени...
Яңа Suzuki jimny 705 000 сумнан башлана
Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов:
- Мин 2009 елда өр-яңа Toyota camry алдым. Тулы комплектацияле ул минем - бер дигән машина. Бөтен яктан да канәгатьләндерә. Бәясен тулаем гына түгел, арттырып та каплый. Алыштырырга әлегә җыенмыйм, киләчәктә алыштыра калсам да, бәлки, шундыйны ук алырмын. Иске дус яхшысыннан яхшырак, диләрме әле?
Яңа Toyota camry 1 028 000 сумнан башлана.
Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова:
- Мин Toyota corollaда йөрим. Бик ошый. Акыллы, бөтен нәрсәсе дә бар, уңайлы. Хыялым - BMW седан алу. Ул машина маркасы миңа бик ошый. Әмма бүгенге автомобилемнән дә бик канәгатьмен.
Иркә:
- Нигә кирәк инде ул кешеләргә минем нинди машинада йөрүем? Язмыйк, кирәкми, кешенең ачуын гына китерәчәкмен. Ну, бер караганда, аны болай да беләләрдер инде. Беренче машинам - Mazda-3не 200 мең километр йөреп, башына җиткәч, Toyota corolla алдым. 2011 елның июль аенда дусларым киңәше белән алган идем, әлегә машинама бер ел да юк. Тойота белән Mazdaны чагыштырып та булмый - җир белән күк арасы. Mazdaга бик күп нәрсә җитенкерәмәгән икән. Тойота күпкә әйбәт, күпкә сыйфатлы. Автомат коробкалы, җиңел, рәхәт машина.
Яңа Toyota corolla 599 000 сумнан башлана.
Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова:
- Машина турында сөйләргә яратмыйм. Уңайлы машинага өстенлек бирәм. Хәзергесе көндә Volkswagen touaregта йөрим. Илдарның да нәкъ шундый ук машинасы бар. Безгә ошый.
Яңа Volkswagen touareg 1 900 000 сумнан башлана.
Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин:
- Без шәхси йортыбыз белән Нагорный бистәсендә яшәгәч, джипларга өстенлек бирәбез. Элекке машинам лексусны җәй көне сатып, BMW Х6 алдым. Карлы юлларда йөргәч, түбән машина турында уйлаганым да юк. Аннан, ир-ат буларак, биегрәктә йөрисе килә ич инде. Ә автомобиль яхшы, ышанычлы булырга тиеш. Булдыра алганда, машина мәсьәләсендә дә яхшыга омтылабыз. Миңа бу машина бик ошый. Хатыным Рүзилә исә Honda CR-Vда йөри. Машинасыннан зарланмый.
Яңа BMW х6 - 3 120 000 сумнан, яңа Honda CR-V 1 112 000 сумнан башлана.
Зиннур:
- Мин 2006 елгы Mitsubishi lancer машинасын кулдан алган идем. Бик канәгатьмен. Ипле, йомшак машина. Хәзер бәбиебез дә булгач, йомшак булуы икеләтә мөһим. Ланцер - минем өченче машинам. Әлегә бар яктан да килгән, мәшәкать тудырганы, юлларда кыен хәлләргә очраганым юк. Шуңа алыштырырга уйламыйм. Аннан, бөтен акча төгәлләнеп яткан өебезгә кереп китеп бара. Аны рәтләп бетергәч, автомобиль алыштыру турында уйлана башласам да була.
Яңа Mitsubishi lancer 629 000 сумнан башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading