16+

Тимер юл шаяру урыны түгел

Татарстанда быел инде 7 кеше поезд астында калып үлгән. Горький тимер юллары идарәсенең баш инженеры Александр Рябков кичә тимер юлларда иминлек мәсьәләсенә кагылышлы видеоконференция үткәрде.

Тимер юл шаяру урыны түгел

Татарстанда быел инде 7 кеше поезд астында калып үлгән. Горький тимер юллары идарәсенең баш инженеры Александр Рябков кичә тимер юлларда иминлек мәсьәләсенә кагылышлы видеоконференция үткәрде.

Анда әйтелгәннәргә караганда, «Россия тимер юллары» ачык акционерлык җәмгыяте, Универсиадага әзерлек кысаларында, Казанга 25 миллиард сум акча биргән. Бу чыганакларга башкала аэропорты белән «Казан-1» тимер юл вокзалы арасында 11 миллиард сумга интермодаль юл, Воровский урамында «Төньяк вокзал» («Казан-2»), җәяүлеләр өчен 5 тимер юл кичүе, 2 тоннель төзелгән, 22 платформа төзекләндерелгән.
«Горький тимер юллары» ААҖнең Казан төбәге идарәсенең баш инженеры урынбасары Сергей Якушев таныштырганча, Казан төбәгенә Чувашия, Мари Эл, Мордовия, Удмуртия республикаларындагы һәм Киров белән Ульяновск өлкәләрендәге тимер юллар керә. Аларда узган ел, гомум исәптә, 47 кеше поезд астында калып җан тәслим кылган, шуның 8е - Казанда.
Сергей Якушев: «Тимер юл шаяру урыны түгел. Балалар вагоннар өстенә менә, электричканың соңгы вагонына асылынып бара. Ата-аналар балаларына һәрдаим кисәтеп торсыннар иде. Тимер юл электр челтәрендә көчәнеш 3 мең вольт. Узган ел Казан станциясендә 15 яшьлек үсмерне, Кизнер станциясендә 10 яшьлек малайны ток сукты. Сосновкада тимер юл күперенә менгән 10 яшьлек малайның тәне электр тогыннан 35 процентка пеште», - дип кисәтте.
Кызганыч, кайбер кешеләр поезд астына үз ихтыярларында керә. Узган ел Яшел Үзән - Васильево юлында 16 яшьлек үсмер егет поезд каршына чыгып баскан, машинист кычкырта-кычкырта килгәндә дә читкә чыкмаган. Машинист поездны туктатырга тырышкан, ләкин, ара якын булу сәбәпле, барыбер егетне бәрдергән. Сергей Якушев: «Барган поездны туктату өчен, 500-2000 метр ара кирәк. Кискен туктату поезддагы кимендә 500 пассажирның иминлегенә куркыныч тудыра. Шунлыктан, кешеләр поезд каршысына чыкмасыннар, тимер юлларны җир асты яки җир өсте кичүләреннән узсыннар иде», - дип үтенде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading