16+

Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары: «Тиздән грипп көчәергә мөмкин»

Газета укучыларыбыз сорауларына Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина җавап бирә

Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары: «Тиздән грипп көчәергә мөмкин»

Газета укучыларыбыз сорауларына Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлнара Гайфуллина җавап бирә

«Тере» чират башка кайтмаячак

Электрон дәүләт порталы аша берничә көн теш табибына языла алмыйм. Язылу иртәнге сәгать җидедә башлана, мин компьютерны кабызам гына, инде табибның кабул итү сәгатьләре беткән була. Бу очракта нишләргә? Лилия Гайнанова, Казан.

– Әгәр дә тешегез нык авырта икән, табибка алдан язылмыйча да барырга мөмкин. Федераль закон нигезендә дә бер генә табиб та медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарта алмый. Кичектергесез ярдәм күрсәтүгә генә корылган стоматология хастаханәләре дә эшли. Аларның эш сәгатьләре һәр сырхауханәдә бар. Гадәттә, иртә белән электрон рәвештә язылу системасы яңартыла, табибның яңа кабул итү сәгатьләре өстәлә. Шуңа да бар кеше иртән язылырга ашыга. Кагыйдә буенча, тар белгечләргә – 14 көн алдан, терапевтларга бер-ике көн алдан язылырга була. Чынлыкта хәл башкачарак,чөнки штат расписаниесе, сырхауханәләр җитеп бетми. Бу безнең медицинада – авырткан урыннарның берсе. Шәһәр зурая, туучылар арта, балалар үсә, яңа медицина учреждениеләренә ихтыяҗ бар. Педиатрия өлкәсен генә алыйк, 800 балага исәпләнгән сырхауханәләр 1200 пациентны кабул итәргә мәҗбүр. Сырхауханәләр яңартылды, оештыру эшләрен камилләштереп бетерәсе калды. Халык өчен уңайлыклар, мөмкинлекләр тудырып бетерәсе бар, пациентлар канәгать калырлык булсын.

Минем компьютерым, телефоным да юк. Сырхауханәдә, табибка бары электрон рәвештә генә язылып була, диделәр. Нишләргә икән? Чират торган чакларны сагына башладым. Ул системаны кире кайтармаслармы икән? Гөлназ Зарипова, Казан.

– «Тере чират» системасы кайтмаячак. Анысын төгәл әйтә алам. Бу заманча түгел, цивилизациядән читләшү булыр иде. Амбулатор медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә артка адым ясамаячакбыз. «Тере чират» бары кизү торучы табибка һәм «Дустанә сырхауханә» программасы буенча яңартылган медицина учреждениеләрендә пациентны алдан язылмыйча кабул итә торган табибларга гына булырга мөмкин. Кайчан авырыйсыңны белеп булмый бит, шуңа да көнендә чирләп киткән кешеләр алдан язылмыйча табибка килә ала. Кайберәүләр, кайсы белгечкә барасын белмичә, кизү торучы хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итә. Сырхауханәгә килгәч, кинәт кенә пациентның хәле начарланып китәргә, кан басымы күтәрелергә, йөрәге чәнчергә мөмкин. Бу очракта да кичектергесез ярдәм таләп ителә. Кизү торучы табиб авыруга беренче ярдәмне күрсәтә алсын өчен, процедура кабинетлары да аның кабинеты янәшәсендә урнаштырылган.


Табибка алдан язылу төрләренә килгәндә, беренчесе – дәүләт порталы аша өйдән гаджетлар аша язылу. Икенчесе – сырхауханәләрнең фойесында куелган терминал аша. Анда шул ук дәүләт порталы системасы, язылырга медицина хезмәткәрләре ярдәм итә ала. Шулай ук колл-үзәк аша язылырга мөмкин. Элек бөтен сорауларга регистратура хезмәткәрләре җавап бирә иде. Хәзер заманча сырхауханәләрдә телефонда гына утыручы колл-үзәк хезмәткәрләре барлыкка килде, амбулатор карточкаларны саклау урыны булдырылды, мәгълүмат бирү урыннары эшли. Дүртенчесе – бер тапкыр табиб янына килгәннән соң, икенче приемга ул сезне үзе язып куя. Ничек кенә булмасын, телефон аша язылу мөмкинлеген дә бетермәдек. Талоннарны арттыру мәсьәләсе – көн кадагында. (ЕГИС) Бердәм дәүләт мәгълүмат системасы белән өч еллап эшлибез. Теләсә кайсы программаны яңарту кирәк. Еллар дәвамында ул яхшырды, әмма камилләшеп бетә алмады. Электрон язылулар – Мәгълүмат министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау министрлыгының уртак эше. Бу эш нәтиҗәле уңыш китерсен өчен тырышабыз. Бу өлкәдә табиблар да үз тәкъдимнәрен, фикерләрен гел белдереп торалар. Әйтик, хроник авырулы кешеләргә язылуны гадиләштерү мәсьәләсе күтәрелгән иде. Мәсәлән, шикәр диабетлы кешегә эндокринологка күренергә кирәк, әмма ул башта терапевтка язылырга тиеш. Аннан юллама белән генә үзенә кирәкле белгечкә эләгә ала. Аннары тагын бер борчый торган мәсьәлә, кайберәүләр: «әллә килә алам, әллә юк», – дип, бер белгечкә берничә тапкыр языла. Нәтиҗәдә, бер көнне дә килмәскә мөмкин. Ә чын-чынлап мохтаҗ кеше языла алмыйча өйдә утырып кала. Кыскасы, бу өлкәдә эшлисе эшләр җитәрлек.

Бушлай наркоз да бар

Теш дәвалатырга баргач, миңа түләүле наркоз тәкъдим иттеләр. Наркозсыз уколга түзә алмыйсыз, диделәр. Бездә медицина бушлай түгелмени? Әдилә Вафина, Яшел Үзән.

– Шикаятьләр медицина хезмәткәрләре дөрес эшләмәгәнгә түгел, күп нәрсәне дөрес аңлатып бирмәүдән килеп чыга. Еш кына мәгълүматны дөрес җиткермәү аркасында аңлашылмаучанлыклар туа. Бушлай наркоз, әлбәттә, ясалырга тиеш. Әмма аның түләүлегә караганда сыйфаты үзгәрәк, кайбер пациентларга, әйтик, авырлы хатыннарга, аллергияле кешеләргә ул рөхсәт ителмәскә мөмкин. Пациентка сайлау мөмкинлеге бирергә кирәк.

Сырхауханәдә бахилалар бушлай бирелергә тиешме? «Ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләре чакыру буенча килгәч, фатирга аяк киеменнән керергә хаклымы? Асаф Яруллин, Осиново.

– Сырхауханәләрдә бахилалар сату тыела. Санитар нормалар буенча, пациент бары режим кабинетларына кергәндә (хирургия, процедура кабинетлары һ.б.) генә бахила кияргә тиеш. Аны шәфкать туташы тәкъдим итә, шулай ук икенче аяк киеме дә бирергә мөмкиннәр. Ә башка белгечләргә күренгәндә, бахила кию мәҗбүри түгел. Моны хастаханә җитәкчесе үзе хәл итә. «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә килгәндә, норматив актлар буенча, бригадага фатирга кергәндә аяк киемен салу мәҗбүри түгел. Бу – кыйммәтле вакытны югалту булып санала. Табибларга бахила, пакетлар тәкъдим итәргә була, ләкин аяк киемнәрен салырга мәҗбүр итеп булмый.

Педиатрны өйгә чакырткан идек. домофон эшләмәгәнлектән, ул керә алмыйча кире киткән. Ә мин, бу хакта белмичә, педиатрны бик озак көттем. Әлеге очракта кем хаклы? Р.Гарипова, Казан.

– Еш кына педиатрлар чакыру буенча киләләр, ә домофон эшләми. Педиатрның көненә кимендә 20 чакыруы булырга мөмкин. Ул гадәттә, үз участогын яхшы белгәч, күршеләргә шалтыратып карый, ишектән керүнең төрле юлларын эзли, регистратурага шалтыратып, мөрәҗәгать калдырган әни белән элемтәгә керүне үтенә, әмма бернинди дә нәтиҗә булмаса, китәргә мәҗбүр була. Педиатрның озаклап көтәргә вакыты юк. Аны башкалар да көтә бит. Ничек кенә булмасын, бер генә чакыру да игътибарсыз калдырылырга тиеш түгел. Әгәр дә чакыру буенча педиатр авыру янына бара алмаган икән, регистратура хезмәткәрләре сәгать 17.00дән соң, кизү торучы табибны җибәрә. Әгәр дә баланың хәле мөмкинлек бирсә, аны сырхауханәгә үзеңә алып килергә була. Һәр сырхауханәдә диярлек капиталь төзекләндерүдән соң фильтрлар булдырылды. Кичектергесез авыруларны кабул итә торган бу урында белемле фельдшерлар, табиблар хезмәт күрсәтә.

Ун көн система алдым. Шуннан соң укол кадаган урын күгәреп чыкты. Хәзер бөтен беләгемдә вак төерләр тоям. Чәйнек тә күтәрә алмыйм. Кайсы белгечкә барыйм икән? Исемем редакция өчен генә.

– Мондый очраклар булгалый. Төрле кешенең организмы, кан тамырлары төрлечә. Хирургка барырга кирәк. Ул дәвалану юлын тәкъдим итәчәк.

Яшәү белән үлем арасында полис – икенче урында

Нигә полис белән бөтен сырхауханәләрдә дә кабул итмиләр? Харис Әдиятуллин, Казан.

– Полис, кагыйдә буенча, Россиянең бар медицина учреждениесендә дә гамәлдә. Хезмәтләреннән файдалану өчен, кеше медицина учреждениесен сайларга тиеш. Яшәү урыны буенча сырхауханәгә теркәлгәндә, проблемалар юк диярлек. Әгәр дә кеше вакытлыча фатирда тора икән, күченеп килсә, бу хакта раслый торган белешмә китерергә тиеш. Яшәү урыныннан ерак булган сырхауханәгә теркәлгәндә, авырлыклар килеп чыгуы бар. Әлеге дә баягы, пациентлар саны нормативтан артып киткән очракта, теркәүдән баш тартырга мөмкиннәр. Дөрес, хәзер финанслау халык санына карап бүленә башлагач, мондый очраклар сирәгрәк күзәтелә. Шунысы да бар: өйгә табиб чакырткан очракта, яшәү урынына карамаган сырхауханәдән килмәячәкләр. Аның каравы, бу очракта теркәлмәгән булсаң да, яшәү урынына якын урнашкан сырхауханәдән терапевтны чакыртырга була. Яшәү белән үлем арасында сүз барганда, полис – икенче урында.

Җил чәчәгенә каршы прививканы кемнәргә ясыйлар? Марина Бариева, Казан.

– Җил чәчәгенә каршы вакцина ил күләмендәге прививкалар календарена кертелмәгән. Дөрес, күрсәткечләр буенча ул ясала. Балалар бакчаларында, мәктәпләрдә эпидемия вакытында карантин игълан ителә. Хәрби хезмәткә алынучылар өчен бушлай прививкалар каралган. Шәхси клиникаларда, кайбер дәүләт сырхауханәләрендә дә җил чәчәгенә каршы түләүле прививка ясатырга була.

Балалар сырхауханәсенә баргач, аягымны сындырдым. Миңа гипс салдылар, ләкин «ашыгыч ярдәм» чакыртмадылар. Үзем чакырттым – килмәде. Травмпунктка такси чакыртып барырга туры килде. Кемгә шикаять юлларга була? Исемем редакция өчен генә.

– «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенең такси ролен үтәмәвен онытмасак иде. Гипс салынган, беренчел медицина ярдәме күрсәтелгән. «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенең төп максаты – кеше гомеренә куркыныч янаганда, кичектергесез медицина ярдәме күрсәтү. «Ашыгыч ярдәм» хезмәтенә ярдәм йөзеннән сырхауханәләр каршысында кичектергесез ярдәм күрсәтү бүлекләре булдырылды. Тиешле медикамент аппартлары булган белгечләр машина белән тиешле урыннарга киләләр, медицина ярдәме күрсәтәләр. Бу бүлекләр иртәнге 8.00дән 20.00гә кадәр эшли. Әгәр дә пациентның хәле түзәрлек икән, аны туганнары үзләре дә машина белән алып килә ала. Кайсы хастаханәгә барырга кирәклеген «ашыгыч ярдәм» хезмәтенең диспетчерыннан белешергә була.

Шәхси клиникаларда кайсы белгечкә барасы идәндә төрле төсле уклар белән күрсәтелгән. Бик уңайлы. Өлкән яшьтәгеләр зур хастаханәләрдә югалып кала, адаша, аларны җитәкләп йөртергә волонтерлар эшләсә, шәп булыр иде. Дамир Бәдриев, Казан.

– Сырхауханәләрне капиталь төзекләндерү программасында навигация системасын булдыру да каралган иде. Ул күп профильле учреждениеләрдә инде бар. Әле яңа гына КФУга караган сырхауханәдә дә төсле навигация булдырылды. Дөрес, бөтен җиргә урнаштырырга финанслар мөмкинлек бирмәде. Ләкин кабинетларны күрсәткән уклар, язулар һәр сырхауханәдә куелган. Волонтерлар катнашындагы проект 21нче сырхауханәдә инде сынала. Казан медицина университеты студентлары кешеләрне тиешле белгечкә озатып куя, электрон дәүләт порталы аша табибларга язылырга булыша. Бу уңай тәҗрибәне башка сырхауханәләрдә дә кулланырга уйлыйбыз. Волонтерлар бик актив, сәламәт яшәүне пропагандалыйлар. Спорт чараларында гел катнашалар, хәзер дә эшче һөнәрләр чемпионатына әзерләнә башладылар.

Югалмый торган карта

Баламның амбулатор карточкасын югалттылар. Прививкалар турында мәгълүматны кайдан алырга? Алинә Җамалиева, Казан.

– Без электрон амбулатор картага омтылабыз. Ул югалмый. Прививкалар, кичергән авырулар, пациент турында башка барлык мәгълүмат тупланган электрон карталар бик җайлы булыр иде. Без бу идеалга омтылабыз. Әлегә беренче генә адымнар ясалды. Участок табибы, электрон мәгълүмат ярдәмендә, пациентын гел күзәтеп тора алачак. Кыскасы, бу – кешенең гомерен озайту, үлем очракларын киметү мөмкинлеген бирә. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы сигез илкүләм проект кабул итәргә җыена. Һәр төбәк үз үсеш стратегиясен әзерләде. Әгәр дә һәр кешене шәхси күзәтмәсәк, стратегиядә күрсәтелгән максатларга ирешә алмыйбыз. Сезнең очракта карточканың дубликатын ачтырырга мөмкин. Картотекадагы барлык мәгълүматны да күчереп алырга мөмкин булачак. Кызганыч, пациентлар, әти-әниләр балаларының карталарын өйләренә алып кайтып китәләр дә оныталар. Амбулатор карта ул мендәр астында ята торган дәфтәр түгел, ул – медицина оешмасында сакланырга тиешле документ. Еш кына тикшерүләр вакытында карточкалар булмаса, зур штрафлар салалар. Хәзер яңа сырхауханәләрдә махсус карталар саклана торган урыннар булдырылды. Анда пациент түгел, табиблар да керә алмый. Биредә бары махсус белгечләр генә эшли.

Ишегалдына флюорография ясата торган машиналар килә. Тик өлкән яшьтәге кешеләр өчен биек баскычлардан менеп төшүләре авыр. Кыш көне салкын, озын чиратта торырга кирәк. Флюорографияне башка җирдә ясатып булмыймы? Кәрим Юнысов, Казан.

– Һәр сырхауханәдә дә флюорографиягә төшү мөмкинлеге булырга тиеш, әлбәттә. 2017-2018 елларда моннан ун ел элек алынган флюорограф җайланмаларын яңарта алдык. Тик элек булмаган урында ул хәзер дә юк. Туберкулезны вакытында ачыклау, аны дәвалау, таратмау мөһим. Шуңа да бу мәсьәләгә аерым игътибар бирелә. Туберкулезга каршы диспансерның флюорография ясата торган берничә машинасы бар. Аларны җылы вакытларда чыгарырга тырышалар. Тик бездә җылы көннәр озакка сузылмый. Кыш көне дә тикшеренергә туры килә. Ул машиналарны ничек тә уңайлы итәргә тырыштылар, чишенү бүлмәләренә җылыткычлар куйдылар. Дөрес, тимер баскычлардан йөрү өлкәннәр өчен чынлап та катлаулы. Әгәр дә сырхауханәдә флюорографиягә төшү мөмкинлеге юк икән, терапевт юлламасы белән, Казанда Шаляпин урамындагы туберкулезга каршы диспансерга килергә була.

Еш кына өлкән яшьтәге табиблар электрон больничныйларны бик озак тутыра. Медицинада яшь кадрлар җитмиме әллә? Сөембикә Гаффарова, Казан.

– Медицина университетында интернатура тәмамлаганнан соң, белгечләрне кимендә өч елга беренчел звенога эшкә җибәрә башлагач, 2017 елдан кадрлар составы яшәрде. Хәзер барлык кадрларның 18-20 процентын пенсия яшендәге өлкәннәр тәшкил итә. Кадрлар яшәрер дип уйлыйм.

Казанда кайда бушлай денситометрия узарга була? Исемем редакция өчен генә.

– Бу анализ сөяк тукымасының ни дәрәҗәдә таушалганын билгеләргә ярдәм итә. Гадәттә, бик сирәк очракта гына терапевт, ревматолог юлламасы белән аппараттан бушлай файдаланырга була. Әлеге аппарат 7нче, 21нче сырхауханәләрдә, 7нче шәһәр хастаханәсендә, сугыш ветераннары өчен госпитальдә бар. Әгәр дә пациент табиб кушуы буенча түгел, үзе теләп кенә анализ тапшырырга уйласа, денситометрияне түләүле узарга була.

Авыручылар күп. Грипп эпидемиясе башландымы әле? Быелгы грипп нәрсәсе белән куркыныч? Аннан ничек сакланырга? Ильяс Салихҗан, Яшел Үзән.

– Әлегә республикада грипп эпидемиясе күзәтелми. Быел А (Н1N1) вируслы грипп һәм сезонлы В вируслы грипп килергә мөмкин. Грипптан саклануның иң нәтиҗәле һәм куркынычсыз юлы – вируска каршы вакцина ясату. Мин үзем дә, гаиләм дә гриппка каршы прививка ясаттык. Еш кына нинди төр грипп киләсе билгесез, дөрес вакцина кадамаслар, дип, кеше куркып кала. Аеруча әниләр сабыйларына вакцина салдырудан баш тарта. Вакцинаны әзерләү белән тәҗрибәле галимнәр ел дәвамында шөгыльләнә. Шуңа да куркыр урын юк. Вакцина бары йомырка агына аллергия булган кешеләргә генә рөхсәт ителми. Грипп вакытында кеше булган урыннарда йөрмәскә киңәш ителә. Чөнки грипп таралган икән, контакт вакытында ун кешенең тугызы авырыйсы бәхәссез. Грипп өзлегүләр белән куркыныч, дөрес дәваланмаганда, еш кына үпкә ялкынсынуга китерә. Статистика күрсәткәнчә, грипп эпидемиясе узганнан соң, үлүчеләр саны артып ала. Грипп кешенең организмын хәлсезләндерә,кеше терелгәннән соң да вирус хроник авыруларны көчәйткән булырга мөмкин. Әлегә көннәр салкын тору сәбәпле, авыру җәелеп китә алмый. көннәр җылыта башлагач, февраль урталарында авыручылар саны артуы бар.

Анна Арахамия фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading