16+

Түләмәсәң, «төрмә» көтә

Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын тиешле вакытында түләмәгән 1043 кеше административ кулга алынган.

Түләмәсәң, «төрмә» көтә

Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафларын тиешле вакытында түләмәгән 1043 кеше административ кулга алынган.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов быелның 11 аенда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 5 миллионнан артык очрагы теркәлгәнлеген хәбәр итте. Юл кагыйдәләрен бозучыларга ел башыннан бирле 141 миллион сум штраф салынган, әлегә шуның 94 миллион сумы гына түләнгән. «Гражданин штрафын ирекле рәвештә 60 тәүлек һәм тагын 5 көн эчендә түләргә тиеш. Шуннан соң инде административ чаралар күрелә башлый», - дип кисәтте Рифкать Миңнеханов. Республиканың баш автоинспекторы тизлекне тиешле чиктән 20 км/сәгатькә арттырганнан соң гына кагыйдә бозу булып саналуына ризасызлык белдерде. Элек әлеге таләп сәгатенә 10 километр иде. ЮХИДИ идарәсе автомобиль тизлеген шәһәрләрдә - 40 км/сәгать, ә трассада 70 км/сәгать чикләрендә билгеләү тәкъдиме белән югары органнарга мөрәҗәгать итәргә җыена.
Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Радик Ильясов: «Штрафларын түләмәгән 20 мең кеше чит илләргә чыгарылмады. Ялга баручылар гына түгел, эш тәртибендә чыгучылар да тоткарлана», - диде. Казанда, шулай ук Чаллы, Әлмәт, Яшел Үзән, Алабуга шәһәрләрендә һәм Питрәч районында «Юл приставы» («Дорожный пристав») автомат күзәтчелек комплекслары эшли башлады. Нәтиҗәдә, 3 ай эчендә генә дә бурычлы 1 мең 706 транспорт чарасы туктатылган, 315 очракта милеккә арест салынган, 12 миллион 649 мең сум штраф түләттерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading