Гадәттәгечә, ел саен декабрь аенда торак базарында җанлану сизелә. Яңа елдан нәрсә буласын кем белгән? Бүгенге торак базарының хәле, бу өлкәдә киләсе елга вазгыять хакында күчемсез милек агентлары, төзелеш компаниясе хезмәткәрләре фикерләрен белештек.
Төзелеп бетмәгән йорттан фатир алу – иң отышлысы
Баксаң, август-сентябрь айларында күзәтелгән девальвация вакытында Мәскәүдә күп кеше фатир алырга ашыккан. Белгечләр фикеренчә, бүгенге заманда акчаны саклауның иң отышлы юлы – күчемсез милек алу. Банкларга 100 процент ышаныч юк, бизнеста – уңыш ничек елмая, ә торак бәясен югалтмый, еллар узгач, аны кыйммәтрәк бәягә сатарга яки арендага биреп акча эшләргә була. Дөрес, Татарстанда инвестицияне милеккә кертүчеләр алай күп булмаган. Риэлторлар моны кешенең кулында зур акчалар булмау, икътисади тотрыксызлык белән аңлата. Шулай да торак базарында җанлану сизелә.
Риэлторлар әйтүенчә, сатып алучылар арасында 4,5 миллион сумлык фатирларга ихтыяҗ зур. «Икенчел торак» базарында 18 квадрат метрлы «гостинка» бүлмәләре 900 мең сумнан башлана, бер бүлмәле «хрущевка»ларны уртача 2,2-2,5 миллион сумга алырга була. «Хрущевка»ны күбесе, арендага биреп, акча эшләр өчен сайлый. «Гостинка»ларга әллә ни ихтыяҗ юк. Кечкенә булсалар да, кыйммәт торган бүлмәгә караганда, күпләр яңа йортларда сатыла торган студияләрне кулайрак күрә. Бүлмә белән кухня кушылган әлеге студияләр бюджет вариант булып санала.
«Әлегә иң отышлысы, бәя ягыннан да арзанрагы – төзелеп килә торган йорттан фатир сайлау», – ди риэлторлар. «Предчистовой», ягъни эчке эшләр башкарылмаган фатир алсаң, 20-25 процентка кадәр акчаны янга калдырырга була икән. Дөрес, бу очракта, ремонтны үзеңә ясарга туры килә инде. Бу чыгымнар кимендә 300-500 мең сумны тәшкил итәчәк. Өлешләп фатир алганда иң мөһиме – төзүче компанияне җентекләп тикшерергә кирәк. Торакка акчаларын түләп барып та, фатир ачкычларын алмаучылар, йортлар вакытында тапшырылмыйча төзелеш компанияләре бөлгән очраклар аз түгел. Төзүче компаниянең ни дәрәҗәдә ышанычлы икәнен билгеләү өчен, аны бердәм застройщиклар реестры рейтингыннан карарга була.
Ихтыяҗ бәя артуга китерә
Өстәмә бәягә салым (НДС) арту, бензин бәяләре, төзелеш материаллары кыйммәтләнү – болар барысы да фатир бәяләренең артуына китерәчәк, ди күчемсез милек агентлары. Киләсе елга торак 20 процентка кадәр кыйммәтләнер дигән фаразлар да бар.
2019 елның 1 июленнән өлешләп фатир төзү өлкәсендәге законнарга үзгәрешләр керер дип көтелә. Бу өлешләп фатир алучыларның хокукларын яклау максатыннан эшләнә. Киләсе елдан төзүче компанияләр, йортларны куллануга тапшырганнан соң гына, клиент акчаларын файдалана алачак. Аңа кадәр объектларны үз акчасына йә банктан алынган кредитка төзеячәк. Бу закон гамәлгә кермичә, үзенчәлекләре турында төгәл генә әйтеп булмый. шулай да иң мөһиме аңлашыла – торак базарында бары көчле, ышанычлы төзүче компанияләр генә калачак. Нәтиҗәдә, сыйфат өчен түләргә дә туры килер, мөгаен. белгечләр, яңа закон фатир бәяләре кыйммәтләнүгә китерәчәк, диләр.
Хәзер фатир бәяләре акрынлап арта бара. Августтан бирле Казанда фатирлар уртача 300 меңгә кыйммәтләнгән. «Ихтыяҗ бәя артуга китерә», – ди риэлторлар. Клиентларны җәлеп итү өчен, төзелеш компанияләре яңа ел ташламалары, төрле акцияләр ярдәмендә, бәяләрне тотрыклы итәргә тырыша анысы. Яңа елдан соң, февраль айларында, фатирларның тагын кыйммәтләнүе бар, диләр.
Бәяләр кыйммәтләнсә дә, банкларның торак өчен бирелә торган кредитның еллык процент ставкаларын киметүе сөендерә. Элек 19-20 процент тәшкил иткән ставкалар бүген 8-9 процентка төшеп бетте. Яшь парларга, балалы гаиләләр өчен махсус дәүләт программалары эшли. Ана капиталын да торак ипотекасы өчен түләргә була. Халык бу мөмкинлекләрдән файдалана. Статистик мәгълүматлар буенча, соңгы елларда банктан торак өчен кредит алучылар шактый арткан. Татарстанның Росреестр идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, быелның сигез аенда Татарстанда барлыгы 87499 ипотека килешүе төзелгән. Бу, былтыргы белән чагыштырганда, 32,8 процентка күбрәк дигән сүз. 2017 елга караганда өлешләп фатир алу килешүләре дә 25 процентка күбрәк төзелгән. Кыскасы, белгечләр мөмкинлеге булганнарга озак уйламыйча, хәзер фатир алырга киңәш итә.
Алсу МӨХӘММӘТҖАНОВА, күчемсез милек агенты:
– Моңа кадәрге күзәтүләремнән дә чыгып әйтә алам, соңгы елларда әле бер генә тапкыр да фатир бәяләре төшкәне булмады. Алар тотрыклы сакланырга мөмкиннәр, әмма кимеми. Җәй көне 1,7 миллион сум торган бер бүлмәле «хрущевкалар» хәзер 2,2 миллион сум тора. Яңа елдан «беренчел торак» базарында бәяләр сизелерлек артыр дип көтелә. Бензинга бәя арту, НДС күтәрелү дә моңа тәэсир итәчәк. Әгәр дә кеше арендага биреп акча эшләргә уйлый икән, бу очракта «икенчел торак» базарындагы фатир отышлы дияр идем. Чөнки фатир инде бар, косметик ремонт ясасаң, ул арендага тапшыру өчен әзер. Димәк, ипотека синең файдага эшли башлый дигән сүз.
Фиалка Әһлиуллина, «Комфорт» күчемсез милек агентлыгы җитәкчесе:
– Яңа елдан НДС артачак, шуңа да төзелеш материаллары да кыйммәтләнер дип көтелә. Нәтиҗәдә, фатир бәясе дә үсәчәк. Былтыргы белән чагыштырып та әйтә алам, фатир бәяләре төшмәде. Дәүләт яшь гаиләләргә төрле ташламалы программалар тәкъдим итә, банклар аз процент ставкалары белән кредитлар бирәләр. Шуңа да кешенең мөмкинлеге бар икән, фатир алу өчен иң отышлы вакыт хәзер. Вакытлыча фатир алып торганчы, кредит алу үзен аклый дип саныйм. Вакытлыча фатирда яшәүгә түләгән акчалар – җилгә очкан белән бер. Күпме түләсәң дә, ул фатир синеке булмаячак бит. «Икенчел торак» базарындагы фатирларны бүген яшәү урыны кирәк кешеләр ала. Әгәр дә кешенең көтәргә мөмкинлеге бар икән, төзелә башлаган йорттан фатир сайлау арзангаракка төшә. Өлешләп фатир алу әлегә иң отышлысы булып санала.
Фатир алучыга юрист киңәшләре
Өлешләп фатир алганда, йортны салучы компанияне җентекләп тикшерегез: интернеттан ул төзелеш компаниясе турында кайтавазлар укыгыз, фатирларны моңа кадәр вакытында тапшырганмы икәнен тикшерегез, застройщикларның бердәм реестрындагы рейтингта бу төзелеш компаниясе ничәнче урынны биләвенә дә игътибар итегез. Артык арзанлы булып тоелган фатирга кызыгырга киңәш ителми. Төзелүче объектны үз күзләрең белән күреп, сыйфатка бәя бирергә була. Хәзер күп кенә застройщиклар клиентлары өчен объектларда экскурсияләр оештыра.
«Икенчел торак» базарыннан фатир алганда, тулы белешмә җыярга кирәк. Күчемсез милекнең хуҗалары, анда теркәлгән кешеләр турында мәгълүмат туплау өчен, милекче хокукы турындагы документ, йә йорт кенәгәсеннән белешмә алырга була. Шулай ук бердәм дәүләт реестрыннан алынган белешмә дә объект турында шактый мәгълүмат бирә. Аны теләсә кайсы күп функцияле үзәктә бирәләр. Әлеге рәсми кәгазьдә торакның милекчесе кем булуы, йорт обременениедә түгелме икәнлеге, залог буларак берәр банкка салынмаганмы, түләнмәгән бурычлар өчен йортка арест салынмаганмы икәнне дә белергә мөмкин. Сайлаган фатир обременениедә икән, сатып алучы аны үз исеменә рәсмиләштергәндә, кыенлыклар килеп туачак. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен йорт хуҗасы исеменә җыелган бурычларны Суд приставлары федераль хезмәте аша белергә була. Сатучының тулысынча үз акылында, эшкә сәләтле икәненә инаныгыз, чөнки опекуны рөхсәтеннән башка мондый кешеләр белән төзелгән сатып алу килешүе дөрес булып саналмый. Йортның техник торышы аерым игътибар таләп итә: законсыз төзелешләр, өй эчендә үзгәрешләр булмаганмы, йортның түбәсеннән су үтмиме, тәрәзәләр кайсы якка карый, кыскасы, барлык нечкәлекләрне дә исәпкә алырга кирәк.
Комментарийлар