16+

Торак базарында кем калыр: өлеш кертеп түләү өлкәсендә үзгәрешләр бар

Торак – халыкны борчыган төп мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Белгечләр әйтүенчә, иң отышлысы – төзелеп килә торган йорттан фатир сатып алу.

Торак базарында кем калыр: өлеш кертеп түләү өлкәсендә үзгәрешләр бар

Торак – халыкны борчыган төп мәсьәләләрнең берседер, мөгаен. Белгечләр әйтүенчә, иң отышлысы – төзелеп килә торган йорттан фатир сатып алу.

Дөрес, бер яктан бәя ягыннан арзанрак чыкса, намуссыз застройщикка эләгеп, ярык тагарак алдында калу ихтималы да бар. Өлеш кертеп фатир алучылар арасында еллар дәвамында торакларын көтүчеләр, вакытында йортлар тапшырылмыйча, төзелеш компанияләре бөлгән очраклар җитәрлек. Алданган өлеш кертеп түләүчеләр Казанда да аз түгел.

2004 елда әлеге проблема федераль дәрәҗәдә күтәрелде. Өлеш­ләп түләү кертеп фатир алучыларның хокукларын яклау максатында, 214нче Федераль закон да кабул ителгән иде. 2008 елдан алып Казанда әлеге законның үтәлеше, өлеш кертеп түләү өлкәсен контрольдә тоту Казан Башкарма комитетына тапшырылды. Ничек кенә булмасын, бу өлкәдә проблемалар кимеми. 1 июльдән керәчәк үзгәреш­ләр алданган өлеш кертеп түләүчеләрнең борчуларына нокта куяр кебек. Эскроу-счетлар механизмының үзенчәлекләре, бу тармактагы үзгәреш­ләр хакында Казан шәһәренең торак сәясәте идарәсе башлыгы Марсель Абдулхаков белән сөйләштек.

– Марсель Мансурович, эскроу-­счетлар турында тулырак аңлатып китегез әле. Аларның үзенчәлеге нидә?
– Элек фатир сатып алучы туры­дан-туры застройщик белән эш­ләсә, хәзер өлеш кертеп түләп фатир алучылар банклар белән эш итәчәк. Ягъни торак өчен кертемнәрен банкларда ачылган махсус эскроу-­счетларга салачак. Бары застройщик вәгъдә ителгәнне үтәп, торакны куллануга тапшырганнан соң гына аңа банк акчаларны күчерә.

– Ә застройщиклар төзелешне нинди акчалар хисабына алып бара?
– Төзелеш өчен банклар кредит бирә. Яки застройщик төзелешне үз хисабына башкара. Банкротлыкка чыккан очракта, өлеш кертеп түләүчеләргә акчалары тулы күләмдә кайтарыла. Бу механизм вакытында банклар финанс чыгымнарын контрольдә тотарга хаклы, шул рәвеш­ле төзелешләр дә озакка сузылмас дип ниятләнелә.
Кредит бирер алдыннан банк застройщикны җентекләп өйрәнә. Икътисади күрсәткечләргә, объектларның күләменә игътибар итә, финанс хәлен дә исәпкә ала.

– Элек тә өлеш кертеп түләүчеләрнең хокукларын яклый торган механизмнар гамәлдә булгандыр бит?
– Элегрәк, өлеш кертеп түләүче­ләрнең хокукларын яклау өчен, төзүче компаниянең гражданнар алдындагы җаваплылыгын иминиятләштерү дигән нәрсә бар иде. Әмма, кызганычка, ул тулы көченә эшләп китә алмады. Иминият компания­ләренең күбесе бөлде йә лицензиясе алынды. Хәзер исә застройщик, ул-бу була калса, компенсация фондына аерым процентлар күчерә. Ничек кенә булмасын, бу схемалар берсе дә өлеш кертеп түләүчеләрнең хокукларын тулысынча якламый иде. Шуңа да бу өлкәдә проектлы финанслау һәм эскроу-счетларны үз эченә алган яңа схемага күчәргә карар кылдылар.

– Өлеш кертеп фатир алырга уйлаган кеше нишләргә тиеш?
– Өлеш кертеп түләүче үзенә ошаган фатирны сайлаганнан соң, застройщик белән гадәттәгечә килешү төзи, анда банкта эскроу-счет ачу шарты куела. Килешү Росреестрда теркәлә, шуннан соң фатир сатып алучы банкка билгеле бер суммада акча кертә. Застройщикка бу акчалар бирелми, алар килешүдә күрсәтелгән объект куллануга тапшырылганчы банкта саклана. Йорт төзелеп беткәннән соң, банк застройщикка эскроу-­счеттагы барлык акчаларны да күчерә. Әгәр төзүче компания банкротлыкка чыга икән, әйтеп киткәнемчә, өлеш кертеп түләүче килешүне өзә һәм керткән акчаларын кире ала.

– Ә махсус счет ачыла торган банкларны нәрсәгә карап сайлыйлар?
– Бу критерийлар 2018 елның 18 июненнән кабул ителгән 697нче номерлы Россия Хөкүмәте карары белән билгеләнә. Бүген исемлектә 62 банк исәпләнә.

– Застройщик банкротлыкка чыгудан тыш, өлешләп түләүче тагын нинди очракта акчаларын кайтара ала?
– Әгәр дә өлеш кертеп түләүченең акчаларын банкта саклау вакыты чыкса; суд нигезендә яки ике як үзара сөйләшеп килешү гамәлдән чыгарылса;
застройщик, объектын куллануга тапшыра алмаячагын белеп, килешүне өзәргә тәкъдим итсә; өлеш кертеп түләүче үзе фатир алу уеннан кире кайтса да акчалар кире кайтарыла.

– Әлеге схема торак базарында нык басып торучы застройщиклар өчен генә отышлы булыр кебек. Үзләрен ышанычсыз дип күрсәтергә өлгергән, торакны вакытында тапшырмаган төзүче компанияләр бу яңа кагыйдәләр буенча эшли алырлармы икән?
– Өлеш кертеп төзүдә катнашучыларга, объектны килешүдә күрсәтелгән вакыттан өч айдан да артыгракка соңга калып тапшырган застройщиклар белән эшләргә рөхсәт ителмәячәк. Моннан тыш, әгәр дә застройщик өлешләп түләүче алдында үз вазифаларын үтәми икән, гражданнарның суд аша моның өчен компенсация алырга хокуклары бар.

– Шулай да, яңа системага күчкәндә, кемгә кыенга туры килер дип уйлыйсыз, торак базарында барлык­ка килгән яңа застройщикларгамы? Әллә күп еллар йортлар төзү белән шөгыльләнгән оешмаларгамы?
– Бүген озак еллар эшләгән застройщикларның проблемалары азрак. Чөнки алар моңа кадәр дә банклар белән тыгыз элемтәдә торалар иде. Аннары һәр банкның үз таләпләре, шартлары. Бердәй регламент юк. Без застройщикларга 1 июльне көтмичә, андеррайтинг узар өчен берничә банкка заявка тапшырырга киңәш итәбез. Бу – кредит алучының акчаларын түли алу-алмавын тикшерә торган процедура.

– Элеккеге схема белән эшли башлаган, инде йортларны ярты­лаш төзеп бетереп килүче застрой­щиклар бар. Бу очракта сатып алу­чыларга килешүләрне үзгәртергә туры киләчәкме?
– Юк, әгәр дә йортларның әзерлеге 30 проценттан артыграк икән, алар элеккеге схема буенча эшләячәк. Килешүдә күрсәтелгән фатир бәясе дә үзгәрмәячәк.

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading