16+

Цифрлы телеканалларга ничек күчәргә?

Быел Россия тулысынча цифрлы телевидениегә күчәргә тиеш. Белгечләр ышандыруынча, бу – телевидениенең сыйфатын күпкә яхшыртачак. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге мәсьәләдә без бик күп илләрдән калышабыз.

Цифрлы телеканалларга ничек күчәргә?

Быел Россия тулысынча цифрлы телевидениегә күчәргә тиеш. Белгечләр ышандыруынча, бу – телевидениенең сыйфатын күпкә яхшыртачак. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге мәсьәләдә без бик күп илләрдән калышабыз.

Белгечләр әйтүенчә, бу илебезнең масштаблары белән бәйле. Россиянең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Алексей Волин: «Җир шарындагы бер генә илдә дә, Россиядәге кебек, «цифр»га күчү буенча мондый зур проект юк», – дип белдергән. Моның өчен дәүләткә 80 млрд сум акча кирәк булачагы да мәгълүм.

Узган ел урталарында «цифр»лыга күчү вакытын гыйнвар башы дип хәбәр иткәннәр иде, ләкин ул чигерелде. Алексей Волин сүзләренә караганда, 20 федераль каналны «цифр»лыга күчерү өч этапта башкарылачак. Россиянең 7 төбәге аналоглы тапшыруларны – 11 февральдә, 20 субъекты – 15 апрельдә, калганнары (шул исәптән Татарстан да) 3 июньдә туктатачак.
Телевизорны «цифр»лыга күчерү буенча газета укучыларыбыздан да күп сораулар килә. Әлеге язмада без аларга җавап бирергә тырышырбыз.

Цифрлы телевидениегә күчү россиялеләрнең кесәсенә сугачакмы?

Әлеге сорау күпләрне кызыксындыра торгандыр. Иң элек шуны аңларга кирәк: бушлай карап булу мөмкинлеге булган пакетка 1 нче һәм 2 нче мультиплекстагы 20 топ россия каналы керәчәк. (Исемлек аерым күрсәтелгән. – Авт.)

Цифрлы эфир телевидениесенә теләсә нинди телевизорны тоташтырырга мөмкин. Монда бары тик сезнең өйдә нинди телевизор икәнлеген генә искә алырга кирәк. Әлбәттә инде, ул никадәр яңарак, заманчарак икән, цифрлы телевидениегә күчү дә шуның кадәрле гадирәк, җайлырак булачак.

Аңлаешлы булсын өчен, сезгә тәфсилләбрәк язабыз. Белгечләр барлык телевизорларны да, ничәнче елда эшләнгән булуына карап, өч төргә бүлә.
2013 елдан соң чыккан яссы телевизорларның иң заманча модельләре сигналны DVB T2 форматында автомат рәвештә кабул итә. Аларны «цифр»лыга күчерү өчен антеннаны турыдан-туры тоташтырырга гына, ягъни пульттагы менюга басып, каналларны гына көйләргә кирәк.
2013 елга кадәр чыккан яссы телевизорларның модельләрендә бу функция булмаска да мөмкин. Сезнең телевизорда аның барлыгын-юклыгын белер өчен, җиһазның паспортын алып карау да җитә. Паспортта сигналны DVB T2 форматында кабул итү-итмәү турында мәгълүмат булырга тиеш. Әгәр ул юк икән, аерым приставка һәм, кирәк булган очракта, дециметрлы антенна алырга туры киләчәк.
Әлеге приставкалар кинескоплы «аналог»лы телевизорлар өчен дә кирәк булачак. Аңа антенна һәм телевизор тоташтырыла.

Антенна кайсы очракларда кирәк түгел?

Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәге белгечләре «Татар-информ» агентлыгына аңлатканча, беренче чиратта антенна сатып алырга туры киләчәк. Антенна – цифрлы телевидение белән эшләгәндә, кирәкле компонент, ләкин кайбер очракларда аны аерым урнаштырырга туры килмәячәк. Мәсәлән, күпкатлы йортларда куелган антенналарның сигналны DVB T2 форматта кабул итү-итмәвен белер өчен, идарәче компаниягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр уңай җавап алсагыз, приставка да җитә. Ә юк икән, шунда яшәүчеләр күмәк гариза язарга тиеш булачак.
Шулай ук чыбыклы телевидение кулланучыларга да антенна кирәк булмаячак. Андый телевизор хуҗалары чыбыклы операторлар белән бөтен кеше карый ала торган 20 каналны бушлай карау турында килешү төзергә хокуклы.

Моннан тыш, спутниклы тәлинкә урнаштырылган телевизор караучыларга да антенна алырга кирәк булмаячак. Калган очракларда, антеннасыз берничек тә булмаячак.

Антеннаны цифрлы телевидениегә ничек урнаштырырга?

Белгечләр монда кыенлык булмас дип ышандыра. Бу эштә якындагы телеманарага кадәр булган араны искә алырга кирәк. Әгәр ара ераклыгы 5 чакрымнан азрак булса, цифрлы сигналны кабул итеп алыр өчен гадәти бүлмә антеннасы да җитәчәк. Ара ераклыгы 5-20 чакрым булганда, көчлерәк, тышкы антенна кирәк. Ә инде телеманара өегездән 20-60 чакрым ераклыкта булса, антеннаның көчәйткечлесен сайлап алырга кирәк булачак.

Цифрлы эфирлы телевидениене кабул итсен өчен, антенна ДМВ-диапазонлы булырга тиеш. Шулай ук ул бөтен дулкынлы (всеволновая) антеннаны кулланырга мөмкин. Бу аналоглы да, цифрлы да каналларны бервакытта карау мөмкинлеген бирәчәк.

Ә инде приставкаларны махсус кибетләрдән һәм почта бүлекчәләреннән сатып алырга мөмкин. Аларның бәяләре 700 сумнан башлана. Республика җитәкчелеге аларның почта бүлекләрендә булырга тиешлеген әйтсә дә, «ШК» хәбәрчесе берничә шундый урынга кереп сорагач, приставкаларның булмавын ачыклады. Почта хезмәткәрләре, киләчәктә булачакмы-юкмы, дигән сорауга да җавап бирә алмадылар. Шуңа күрә иң яхшысы – кибетләрдән эзләү булыр.
Җитәкчеләр сату челтәрләрендә кирәкле товарларның барлыгын да, аларга бәяләрне дә контрольдә тотарга кушты.

Әлеге яңалык төбәк телевидениесенә ничек тәэсир итәчәк?

Ә менә 1 нче, 2 нче мультиплекска кермәгән төбәк телеканалларының язмышы ничек булачак? Әлегә шәһәр, район телеканаллары тапшыруларны аналоглы форматта дәвам итәчәк. Тиешле лицензияләр озайтылган.

– Мультиплекска кермәгән һәм аналоглы тапшырулары булган телеканаллар үзләре теләгәнчегә кадәр бу мөмкинлекне саклап кала ала. Шуңа күрә аналоглы төбәк каналлары мәҗбүри рәвештә туктатылмаячак, – дигән Алексей Волин.

Ләкин «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе җитәкчесе Илшат Әминов белдергәнчә, бу мәсьәләдә хәл итеп бетерәсе мәсьәләләр шактый әле.

Цифрлы телевидениегә күчүдә тагын бер проблема бар. Эш шунда ки, цифрлы телевидениене кабул итү зонасыннан читтә яшәүчеләр дә бар. Республиканың премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, мондый зонага Татарстанның 157 авылы эләгә. Бу – 24 мең кеше дигән сүз.

Татарстан муниципаль берәмлекләре советының XIII утырышында Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләгә аерым тукталып узган. Ул республикада цифрлы телевидениегә күчешне проблемаларсыз оештыру Роман Шәйхетдинов җаваплылыгында булуын белдергән.

Министр, үз чиратында, цифрлы телевидение кабул итү зонасыннан читтә яшәүче социаль якланмаган гражданнарга ярдәм тәртибе билгеле булуын хәбәр иткән.
– Район башлыкларының, цифрлы телевидениегә күчүне оештырганда, халык белән элемтәдә тору буенча җаваплы кешеләрне билгеләве мөһим. Җаваплыларның төп бурычлары – сигнал трансляциясе өчен җаваплы оператор билгеләү, челтәр сыйфатын тикшерү, халыкка җыеннарда аңлату, шулай ук гаризаларны өйрәнү, – дигән ул.

Рөстәм Миңнеханов моның белән килешмәвен әйткән.
– Җайлы гына, район җитәкчеләрен сорадың, ләкин моны бит өйрәтелгән, махсус җиһазлары булган кешеләр башкарырга тиеш. Сигнал бармы-юкмы дип, урам буенча телефон белән үлчәп йөрергә тиешме? Бу – сезнең эш, республика буенча оештырыгыз, – дигән Рөстәм Миңнеханов.


Белеп торырга кирәкле мәгълүмат

Бушлай карау мөмкинлеге булган 20 федераль канал исемлеге

Мультиплекс РТРС-1:
1. Беренче канал
2. «Россия 1»
3. «Матч ТВ»
4. НТВ
5. «Петербург –5 канал»
6. «Россия – Культура» телеканалы («Россия-К»)
7. Россия мәгълүмати канал «Россия 24»
8. «Карусель» балалар-яшүсмерләр телеканалы
9. «Общественное телевидение России» (ОТР) телеканалы
10. «ТВ Центр – Москва».
Мультиплекс РТРС-2:
11. РЕН-ТВ
12. «Спас»
13. СТС
14. «Домашний»
15. ТВ3
16. «Пятница»
17. «Звезда»
18. «Мир»
19. ТНТ
20. «Муз-ТВ»


Телевизорның аналоглы икәнен ничек белергә? (ТНВ)

Узган елның июненнән аналоглы телесигнал Беренче канал, «Россия1», НТВ, «5 Канал» логотиплары янына А хәрефе өстәп күрсәтелә. Аның телеэкраннарда булуы тамашачының иске аналоглы яки яңа, ләкин цифрлы сигнал кабул итү режимына күчерелмәгән тапшырулар каравын аңлата.


Татарстан Радиотелевизион тапшырулар үзәге республика халкына цифрлы телевидениегә күчү өчен нинди җиһазлар, аларны ничек көйләргә һәм, җитешсезлекләр туган очракта, аларны ничек бетерергә кирәклеге турында тулы мәгълүмат бирергә әзер.

Моның өчен 8 800 220-20-02 бушлай федераль номерына, (843) 2000-528 номеры буенча Консультацияләр ярдәме үзәгенә шалтыратырга яки tatarstan@rtrn.ru электрон адресына язарга кирәк.

Анна АРАХАМИЯ фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading