Дәүләт Думасы туган телләрне укыту турындагы закон проектын өченче укылышта кабул итте.
Аның нигезендә туган телләрне өйрәнү укыту планының мәҗбүри предмет өлешендә саклана, ата-аналар һәм балаларга исә «туган тел» предметы кысаларында кайсы телне өйрәнәчәкләрен үзләренә сайларга кирәк була. Шул ук вакытта туган телләр исәбенә рус теле дә керәчәк, ягъни рус телен ана теле итеп өйрәнү мөмкинлеге тудырыла.
Дәүләт Думасының Милләтләр эше комитеты рәисе Илдар Гыйльметдинов «ШК»га сөйләгәнчә, закон кабул ителде, аннан тискәре юллар эзләп утырасы урынга, туган телләрне үстерү турында уйларга кирәк. Ата-аналар берләшеп, бөтен булган дәүләт инструментларын кулланып, телне үстерергә тырышыйк.
– Әлеге закон безгә милли телләрне өйрәнү концепциясен дәүләт дәрәҗәсендә эшләргә мөмкинлек бирәчәк. Милли телләрне укыту буенча яңа федераль стандартлар барлыкка киләчәк. Яңа дәреслекләр, методика, программа, кадрлар әзерләп була. Элеккеге әңгәмәләрдә әйткәнем дә бар: Туган телләрне өйрәнүгә ярдәм итү фонды булдыру идеясе алга сөрелә. Башка телләр белән чагыштырганда, безнең татар теле буенча дәреслекләр, китаплар, методикалар бар. Кайбер милләт вәкилләренең болары да юк. Димәк, фонд телләрне үстерү өчен шактый эшләр башкарырга тиеш була. Шул ук фонд ярдәмендә, җирлекләрдә укытучылар әзерләп булмасмы икән дип торабыз. Чит төбәкләрдәге яшьләрне махсус Казанга чакырып китереп, стипендияләр биреп укытабыз, ә аларның 80-90 проценты Казанда кала да, мәктәпләрендә укытырга кеше юк. Үз җирлекләрендәге уку йортларында әзерләгәндә, алар шунда ук укыта да башларлар иде. Туган телне өйрәнүгә мәктәпләрне генә түгел, башка иҗтимагый оешмаларны да җәлеп итәргә була. Безнең «Идел» яшьләр үзәге чит төбәктә яшәүче 250 баланы ел саен Казанга китереп, телне өйрәтә. Ел саен яңа балалар килә. Мондый лагерьлар бездә шактый. Төмәндә дә ачылды телне өйрәтү лагере.
«Ана теле» онлайн-мәктәбе дә бар. Телне өйрәнергә теләгән кешегә мөмкинлекләр бар, кулланырга гына ашыкмыйлар. Татар телен рус балаларына укытуга килгәндә, укыттык, әмма нәтиҗәсе булмады. Ул гына да түгел, аларда татар теленә карата нәфрәт тудырдык. Алдан ук укыту методикасын камилләштергән булсак, мондый хәл, бәлки, булмаган да булыр иде. Татар телен дәүләт теле буларак өйрәнүгә кызыксыну тудыру үзебездән тора. Яңа стандартлар эшлик тә, Мәгариф министрлыгына матур итеп тәкъдим итик. Өйрәнергә кызыклы һәм җиңел булса, рус балалары да кызыгыр иде. Дәүләт телләрен белүчеләргә кызыксындыру чаралары булдыру турында да гел әйтеп киләбез. Менә шуларны гамәлгә ашырырга кирәк, барыбыз бергә телне популярлаштыру өстендә эшләргә тиешбез, – дип сөйләде ул.
Сүз уңаеннан: Хөкүмәт йортында узган брифингта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова да үзенең чыгышында Дәүләт Думасы кабул иткән закон проектын Кремльдә хуплауларын хәбәр итте.
– Дәүләт Думасына иң башта кергән документка караганда, хәзерге редакциядә кабул ителгән закон проекты безнең өчен күпкә кулайрак. Безнең тәкъдимнәргә колак салдылар. Аерым алганда, «милли тел» предметы факультатив өлештә калмады. Ул мәҗбүри предмет булып барачак. Безнең позиция дә шундый иде, – диде Галимова.
Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров фикеренчә, милли телләрне укыту турындагы закон туган телен өйрәнергә теләүче мәктәп укучысына киртә куймый.
– Мин документ белән таныштым. Анда үз телен өйрәнергә теләүчегә каршылыклар юк. Чын патриот үзенең әби-бабасы һәм әти-әнисе теленнән баш тартмый. Бу законны кабул иткәннән соң, кемнең чыннан да чечен икәнлеге билгеле булачак. Республика хөкүмәте чечен телен үстерү өчен барысын да эшләячәк, – дип яза Telegram мессенджерында.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар