Әгәр дә язмышның ялгышы аркасында дөньяга килми калган, яки сабый чакта ук вафат булган булса, милләтебезнең рухы Тукайсыз бик күпкә ярлырак булыр иде. Бик күп әдәби әсәрләр, картина-рәсемнәр язылмый, көйләр тумый, фәнни ачышлар ясалмый калган булыр иде.
Кышлар үтеп, язлар җитеп, беренче тамчылар тама башлау белән күңелдә милләтебезне Тукайлы иткәне өчен бөек иҗатчыга олы рәхмәт хисләре бөреләнә. Тукай безгә һәр ел саен язлар белән кайта да кыш буе күшеккән җаннарыбызны җылытырга тотына. Үз милләтенең генә түгел, шигърияткә гашыйк, әдәбиятны яраткан һәркемнеке ул Тукай. Милләтенә, диненә карамастан ул бүген дә һәркемне рухи байлык өчен көрәшкә дә туплый, дуслык сагында да тора.
Татарстаныбызда йөздән артык төрле милләт халкы дус-тату яши икән, монда, билгеле, Тукаебызның да роле зур. Моны илебез җитәкчеләре дә көннән-көн яхшырак аңлыйлар. Шуңа күрә, быел Илбашыбыз Рөстәм Нургали улы Миңнеханов үзе кояшлы иртәдә Тукай һәйкәленә чәчәкләр салырга килде.
Шулай ук беренче Президентыбыз әле яңа гына Россиянең Хезмәт Герое исемен алган Минтимер Шәрип улы Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин да Тукайга булган олы рәхмәтләрен, ихтирамнарын чәчәк бәйләмнәре белән белдерделәр. Алар артыннан халык, мәктәп укучылары, яшьләр тоташ агым булып, үз шагыйрьләренә чәчәкләр илтте.
Тукай һәйкәле, чынлап та, бүген татар халкын бергә туплый торган бер мәккәгә әйләнеп калды. Бөек шагыйрьне олылап кайлардан гына килмәгәннәр. Башкортстанның Кыйгы районыннан бер төркем укучылар, укытучылар һәм шигырь яратучылар махсус шушы көнгә дип озын юлга чыкканнар. Аларны якташлары шагыйрә Резедә апа Вәлиева белән дә кызыклы очрашу көтә. Тукайга чәчәк китерүчеләр арасында Красноярск, Баку һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән милләттәшләребез дә бар иде. Алар Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты чакыруы буенча үзләрендә Сабантуй бәйрәмен оештыру турында зур сөйләшүгә килгәннәр.
Тукай тууның 131 еллыгына багышланган Туган тел бәйрәме Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры сәхнәсендә дәвам итте. Бәйрәмнең башында ук Рөстәм Миңнеханов Тукай бүләгенең быелгы бәхетле ияләрен игълан итте һәм аларны чын күңелдән котлады. Болар Маликова Мәдинә Габделхак кызы «Арыш тәме: роман, повесть, хатирәләр» (Казан: «Ихлас» ҖЧҖ, 2014) китабы өчен. Салихов Харис Салих улы "Александра Пушкин, Габдулла Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары" (Казан, "Идел-Пресс" нәшрияты, 2008); "Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)" (Казан, "Идел-Пресс" нәшрияты, 2012). Шаһиева Розалина Гомәр кызы Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы "Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы" (Казан: "Заман" нәшрияты, 2015) өчен лаек булдылар. Зал аларны озак алкышлады. Тантанадан соң кемнән генә сорасаң да, быелгы лауреталар бик хак сайланган дигән фикерне ишетергә туры килде. Чөнки алар өчесе дә милләтебезгә, әдәбият-сәнгатебезгә һәм дин-әхлагыбызга хезмәт итүгә гомерләрен багышлаган, рухыбыз сагында торган олы шәхесләр. Мәдинә Маликованың быел беренче китабы дөнья күрүгә ярты гасыр булган. Ә Харис хәзрәт 90 яшен тутырган аксакал. Розалина ханымны да атаклы сәнгать белгече һәм зур шагыйрә буларак белә халык. Күрәсең, бу гадел карарга Тукай үзе, аның рухы да шатлангандыр. Бүген көне буе күктән Тукай булып кояш елмайды. Ә бит башка елларда без: "Тукай да туңган, без дә өшибез",- дип, үзәкләргә үтәрлек салкын көннәрдә дә мәйданнан китмичә тыңлый идек шигырьне. Ә быел көне дә матур, күңелләрдә дә нидидер бер күтәрелеш, рух күтәрелеше. Безнең Тукаебызны олылап һәр елдагыча төрле җирләрдән: Башкортстан, Мари эл, Удмуртия, Кырымнан да шагыйрьләр килгән иде. Алар да үз телләрендә Тукайны зурладылар. Мәгънәсе бик үк аңлашылып бетмәсә дә, алар сөйләгәндә Тукайлы татарның бер вәкиле булудан туган горурлык хисе бермә-бер артты. Заманыбызның танылган шагыйрьләре, Тукай бүләге ияләренең дә халыкка әйтер сүзләре саллы яңгырады.
Ярый әле, Тукай туган...
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар