16+

Тукталышка тукталып, булмас аяксыз калып

Казанда 4 май көнне «Глушко урамы» тукталышында автобус көткән 32 яшьлек хатын-кыз өстенә, чын мәгънәсендә, җиңел автомобиль килеп төште.

Тукталышка тукталып, булмас аяксыз калып

Казанда 4 май көнне «Глушко урамы» тукталышында автобус көткән 32 яшьлек хатын-кыз өстенә, чын мәгънәсендә, җиңел автомобиль килеп төште.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсенең ЮХИДИ бүлеге пропаганда хезмәте хәбәр иткәнчә, «Chevrolet Cruze» автомобилен йөртүче 31 яшьлек ир исерек булган. Җиңү проспектында югары тизлектә барганда, сәрхуш йөртүче, машина идарәсен югалтып, 172 нче йорт янәшәсендә юл читенә бәрелә. Шул сәбәпле, автомобиль, күтәрелеп китеп, тукталышта басып торучы хатын-кыз өстенә төшә. Бер аягы ачык сыну һәм башка имгәнүләр алган бичара ханым хастаханәгә озатыла. Беренчел тикшерүдә аякны кисү (ампутация) турында уйланыла. Ләкин ахырда табиб­лар чәрдәкләнгән аякны ничек тә саклап калырга тырышачакларын әйтәләр. Хәзер фаҗигагә юлыккан хатын-кызның хәле «канәгатьләнерлек».
Казанда ел башыннан транспорт чарасын исерек килеш идарә итүчеләр аркасында 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлде: 1 кеше үлде, 33 кеше имгәнде. Юл кагыйдәләрен бозу 4 айда 466 авариягә, 21 кешенең үлеменә һәм 567 кешенең төрле авырлыкта имгәнүенә китерде.
Казанда павильоннар җиңел конструкцияләрдән генә корылган. Берәр һәлакәт туган очракта, алар пассажирлар иминлеген һич тә сакларлык түгел. Узган ел «Гаврилов урамы» тукталышында автобусның берничә кешене бәрдереп үтергәнен дә онытмыйк. Җәмәгать транспорты тукталышлары янәшәсенә тимер торбалар утырту зарур. Юл кагыйдәләрен санламаучылар, транспорт чарасын исерек килеш идарә итүчеләр тукталышлардагы җәяүлеләрне имгәтмәс иде ичмаса.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading