16+

"Тумыштан барлыкка килгән йөрәк-кан тамырлары авырулары гомерлек фаҗига түгел дип каршы алабыз"

Кардиохирургия бүлеге табибларына Татарстан дәүләт премиясе тапшырылды.

"Тумыштан барлыкка килгән йөрәк-кан тамырлары авырулары гомерлек фаҗига түгел дип каршы алабыз"

Кардиохирургия бүлеге табибларына Татарстан дәүләт премиясе тапшырылды.

Румия Шәйхетдиновага бүген 31 яшь. Моннан 20 ел элек, Республика балалар клиник хастаханәсендә Әлкинең Базарлы Матак авылыннан килгән ул чакта. 11 яшьлек кызның йөрәгенә беренче тапкыр операция ясыйлар. Румия бу көннәрне әле дә хәтерли. Бу эшкә профессор, кардиохирург Леонид Миролюбов үзе алына.
- Авырмадым да мин, йөгергәч, тыным кысылганнан соң гына хастаханәгә илттеләр. Табиб караганнан соң, операциягә чакырды. Икенче көнне операциядән соң, йөрәк турым авырта дигәч, ул кичә авырта иде, бүген инде авыртмый. Сиңа бала табарга, яшәргә, көчле булырга кирәк, диде. Табибның сүзләре бүген дә колагымда яңгырый. Булачак һөнәремне сайларга да ул этәргеч бирде. Шөкер, гаиләм, балам да бар. Йөрәгем борчымый, - дип хәле белән уртаклашты Румия. Ул үзе дә бүген Базарлы Матак хастаханәсендә терапевт булып эшли, йөрәккә ультравышлы тикшерү үткәрә.
Элегрәк йөрәк авырулы Татарстан сабыйлары дәвалану өчен Мәскәү, Новосибирск хастаханәләренә юллана торган булган. 1995 елда Республика балалар клиник хастаханәсендә сабыйлар өчен кардиохирургия бүлеге ачыла һәм бу өлкәдә беренче операция ясала. Бу вакыйгага инде 20 ел. Шушы вакыт эчендә күпме тәҗрибә тупланган, күпме баланың гомере саклап калынган.
Белгечләр йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интеккән балаларга ел саен 450-500ләп операция ясый. Хәтта, яңа гына туган берничә көнлек һәм айлык балаларга да уңышлы операцияләр үткәрәләр. Журналистлар белән очрашуга
4 айлык баласына әле яңа гына операция ясаткан Ирина ханым да килгән иде.
- Әлбәттә операция куркыта, әмма табиблар тәҗрибәле, барысын да хәтта кәгазьгә язып аңлаталар, тынычландыралар, шөкер, Ходайның рәхмәте белән барысы да уңышлы узды, табибларыбыз алтын куллы, балаларның гомерләрен озайтканнары өчен рәхмәт аларга, - диде.
20 ел элек беренчеләрдән булып йөрәгенә операция ясатучылардан Чистайдан Юлия Васина да килгән иде. 2 яшьлек кызга йөрәк өянәге дигән диагноз куялар. 8 яшендә кыз беренче операция кичерә. Хәзер аның үзенең ике кызы үсеп килә, Юлия балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
-20 ел элек предприятиеләр айлар буе хезмәт хакы түләмәгән авыр вакытларда, ул чактагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән Сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов республика балалар клиник хастаханәсендә кардиохирургия бүлеге ачарга мөмкинлекләр таба. Бүген безнең тәҗрибәле нык коллектив бар. Европаның иң яхшы йөз табиблар исемлегенә керердәй белгечләребез бар дип әйтәм икән, әлеге бүлектәге табибларны һичшиксез атый алам. Кардиохирургия бүлегенең заманча технология белән җиһазландырылуы да сөендерә. Шулай да бары оста белгечләр кулында гына техника тиешле нәтиҗәләр бирә. Үзебездә кардиохирургия бүлеге булу операцияләрне читкә чыкмыйча, Казанда ясарга мөмкинлек бирә. Бездә Россиянең төрле почмакларыннан дәваланырга киләләр. Балага беренче гомерне әни кеше бирсә, икенче тормышны безнең кардиохирурглар бүләк итә. Авырудан дәваланганнар аларга гомере буе рәхмәтле. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та кардиохирургия бүлегенең эшен югары бәяләде. Биш ел эчендә туучылар саны арткан икән, монда кардиохирургларның да өлеше бар. Аларга Татарстанның Дәүләт премиясе тапшырыды, - диде Татарстан Сәламәтлек саклау министры Адел Вафин.

Былтыр кардиохирургия бүлегендә 566 операция ясалган. Авыруларның 54,4 процентына бер яшькә кадәр операция ясарга туры килә. Республика балалар клиник хастаханәсендәге җиһазлар сыйфаты буенча Европа дәрәҗәсендәгеләрдән калышмый. Әйтик, кардиология бүлегендә беренчеләрдән булып, операцияләр вакытында ясалма кан әйләнешен тәэмин итә торган аппаратны кулланналар. Бу өлкәдә белгеч .анестезиолог-реаниматолог, табиб Дмитрий Арзин үз эшен җиренә җиткереп эшли. Аппарат кайбер операция вакытында йөрәккә кан килүне туктатып торырга туры килгәндә кулланыла. Ягъни кан тамырлары магнитофонны хәтерләтүче әлеге аппаратка тоташтырыла. Шул рәвешле, кеше сулый ала, ә йөрәге 25-27 градуска кадәр суынып, хирурглар дәвалаган арада, туктап тора. Аннары кан тамырлары киредән йөрәккә тоташа.

Кардиология бүлегендә эшләүче югары категорияле кан тамырлары хирургы, табиб, медицина фәннәре докторы Илдар Нурмеев әйтүенчә,авыруны башлангыч чорында күреп, җәелергә ирек бирмәү мөһим, моның өчен акушерлар, педиатрлар, балалар кардиологлары, кардиохирурглар, реаниматологларның бердәм булып, эзлекле бер системада эшләүләре кирәк.
Безнең өчен иң мөһиме - сәламәт балаларның бәхетле күзләре, без һәркемне бу вакытлыча авырлык, тумыштан барлыкка килгән йөрәк-кан тамырлары авырулары гомерлек фаҗига түгел дип каршы алабыз, - ди кардиология бүлеге табиблары.

Татарстанда ел саен йөрәк-кан тамырлары авырулары белән 300дән артык бала туа. Статистика буенча, йөрәк-кан тамырлары авыруларын дәваламасаң, 100 баланың 20 проценты беренче атнада ук үләргә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading