16+

Уен корбаны булма: компьютерда остарып беткән уенчылар тормышта бернәрсәгә дә өйрәнми кала

«Шәһри Казан» газетасы редакциясе, Республика медицина профилактикасы үзәге белән берлектә авыруларны кисәтү буенча башлаган махсус проект кысаларында, Дәрвишләр бистәсендәге 22нче мәктәп укучыларына компьютер уеннарына бәйлелек турында сөйләде.

Уен корбаны булма:  компьютерда остарып беткән уенчылар тормышта бернәрсәгә дә өйрәнми кала

«Шәһри Казан» газетасы редакциясе, Республика медицина профилактикасы үзәге белән берлектә авыруларны кисәтү буенча башлаган махсус проект кысаларында, Дәрвишләр бистәсендәге 22нче мәктәп укучыларына компьютер уеннарына бәйлелек турында сөйләде.

«Общее дело» республика үзәге волонтеры, Республика наркология диспансерының штаттан тыш хезмәткәре Денис Кропотов укучыларга «Герой юлы» дип исемләнгән мәгънәле фильм тәкъдим итте. Баксаң, фильмны карарга җыелган укучыларның яртысы көненә өчәр-дүртәр сәгать компьютерда уйный икән.

– Кызганыч, компьютерда остарып беткән уенчылар тормышта бернәрсәгә дә өйрәнми кала. Аннары проблемалар килеп туа. Компьютер уенына сарыф иткән вакытны уен коралында уйнарга өйрәнүгә йә чит телне үзләштерүгә багышласа, күпкә файдалырак булыр иде дә бит. Мин һәрчак егетләргә әйтә киләм,гитарада уйнарга өйрәнәсең икән, хатын-кыз игътибарыннан булса да читтә калмаячаксың. Уен коралында уйный белгән кешенең һәрчак авторитеты булачак, – ди Денис Кропотов.

Сәгатьләр буе компьютер төбендә утырып, сәламәтлеккә дә зыян килә. Күз күрүе начарлана,арка баганасы кәкрәя. Психологлар махсус уйлап чыгарган уеннарның төп максаты – акча эшләү. Күпләр, уен корбанына әйләнеп, акчаларын да югалта. Уен белән яшәүче балалар чынбарлыктан кача.
– Уенда алар герой, ә чынбарлыкта беркем дә түгелләр. Тормышта батыр булырга кирәк. Шул чакта гына уңышка ирешеп булачак, – ди табиб.

Компьютер уены корбаны булмас өчен өч киңәш

1. Кем арбасына утырсаң, шуның җырын җырлыйсың, диләр. Әйләнә -тирәңдәге кешеләр үзеңнән яхшырак булсын.
2. Атнасына ике сәгать компьютерда уйнау җитә. Камилләштерә торган уеннарга күбрәк өстенлек бирергә кирәк.
3. Юк-бар уенга вакытны сарыф иткәнче, ул сәгатьләрне файдалы шөгыльгә багышлагыз. Машина йөртергә өйрәнү өчен якынча 60 сәгать вакыт җитә. Кыйммәтле сәгатьләрне файдасыз уенга сарыф итмәгез.

Анна Арахамия фотосы

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading