16+

Украинадагы «кыямәт»

Украина тәмам упкын янына килеп җитте, тагын берничә ялгыш адым һәм ул дәүләт буларак яшәүдән туктар төсле. Киев һәм илнең башка шәһәрләрендә барган чуалыш-тәртипсезлекләрне инде күптән сәяси митинг дип кенә атап булмый, бу − чып-чын мәхшәр. Әлеге шәһәрләр хәзер сугыш кырын хәтерләтә.

Соңгы тәүлек эчендә оппозиция көчләре белән дәүләт гаскәрләре арасында бәрелешләр аркасында, 383 хокук сакчысы зыян күреп, аларның 350се хастаханәләргә салынган. Милиция хезмәткәрләре арасында үлүчеләр саны инде 10нан артып киткән. Баш күтәрүчеләр, канга сусаган ерткычлардай, үз «дошманнарына» көпә-көндез утлы корал белән һөҗүм итә башлады. Һәм аларның «дошманнары» исемлегенә юлларын аркылы кисәргә базган һәркем керә бугай инде - узган атнада судья үтерелгән иде, кичә журналистларга һөҗүм иткәннәр. «Вести» газетасы журналистларының берсе канга батканчы кыйналган, икенчесе атып үтерелгән. Күрәсең, алар оппозиция өчен ярамаган мәгълүмат бастырган булганнардыр.
Чуалышлар аркасында, Украинада барлыгы 25 кеше җан тәслим кылган, 750дән артык кешенең (шул исәптән 3 баланың) сәламәтлегенә зыян килгән. Президент Янукович 20 февральне илдә матәм көне дип игълан итте. Киев урамнары хәзер канга баткан, адым саен янгыннар, җимереклекләр. Дөньяның алдынгы илләре, милли куркынычсызлык оешмалары Януковичны массакүләм көчләү дулкынын туктатырга чакыра. Тик хакимият нәрсә эшләргә генә белми.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading