16+

Укытучыга игътибар да, таләпләр дә арта

«Моңарчы Укытучы хезмәтенә бу кадәр игътибарның һәм таләпнең булганы юк иде әле» - мөгаллимнәр гаиләсендә үскән ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховның сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

Укытучыга игътибар да, таләпләр дә арта

«Моңарчы Укытучы хезмәтенә бу кадәр игътибарның һәм таләпнең булганы юк иде әле» - мөгаллимнәр гаиләсендә үскән ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттаховның сүзләре белән килешми мөмкин түгел.

Кичә Халыкара укытучылар көненә багышлап уздырылган тантанада белем бирү системасында көч куючыларны тагын бер тапкыр күккә чөеп мактадылар. Бөтен һөнәрләрнең башлангычында торган Мөгаллимгә рәхмәтләрнең дә иң зурысы шушы көнне әйтелде.
Укытучыларны һөнәри бәйрәмнәрендә коры рәхмәт белән генә сыйламадылар, әлбәттә, хезмәтләренә күрә бүләкләр дә тапшырылды. Татарстан мәктәпләренә 106 автобус бирелде. Аларның 9ы өр-яңа маршрут буенча йөриячәк, ә 94е искергән транспорт чараларын алыштырачак. 3 автобус ТР мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спорт төрләре буенча I Спартакиадасында җиңү яулаган Яшел Үзән, Мамадыш һәм Саба районнары мәгариф бүлекләренә кайтып китте.
Укытучыларга тантананың да зәвыклысын әзерләгәннәр иде. Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театрында узган бәйрәм чарасында Президент Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Мөгаллимнәргә хөрмәт күрсәтеп килүчеләр арасында республика җитәкчелеге, министрлык вәкилләре, район башлыклары да шактый иде. Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, бәйрәм белән котлап, 11 укытучыга «Татарстанның атказанган укытучысы» исеме таныклыгын тапшырды. КМТТУ (КАИ) профессоры Әнәс Харис улы Гыйльметдинов «РФ югары мәктәбенең атказанган хезмәткәре» исеменә лаек булды. Республика күләмендә генә түгел, Россия һәм дөнья дәрәҗәсендә дә уңышларга ирешә алырдай укучылар тәрбияләгәне өчен, Чаллыдагы 26 нчы гимназиянең математика укытучысы Любовь Баева Президент кулыннан җиңел машина ачкычы алды.
Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның әйтүенчә, бүген Татарстанда 75000нән артык кеше белем бирү системасында көч куя. Бу - искиткеч зур армия. Соңгы ике елда республика мәгарифенә 11 млрд сумга якын акча кертелгән. Шөкер, Укытучы файдасына башкарылган эшләр күзгә күренеп арта. Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан иртәгә аларны янә рәхмәтләргә, чәчәк-бүләкләргә күмәчәкләр. Укытучыбызга бәйрәм ямен сиздерүдән без дә читтә калмасак иде. Бер генә түгел, мең рәхмәткә лаек бит алар!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading