16+

Универсиада кунаклары Сабантуйда биеде

Казан Сабан туе соңлады быел. Сере бар, җәмәгать! Гадәттә, Сабан туе үтә - җәй рәхәте бетә дә төсле. Ә быел алай авыл-районнар белән берочтан гына июнь аенда үткәреп куймадылар Казан Сабан туен. Шәһәребездә дөнья күләмендәге ярышлар уздырылып ятуын - Универсиада баруын онытмагыз әле сез. Татарстанга әллә нигә бер килгән кешеләргә...

Универсиада кунаклары Сабантуйда биеде

Казан Сабан туе соңлады быел. Сере бар, җәмәгать! Гадәттә, Сабан туе үтә - җәй рәхәте бетә дә төсле. Ә быел алай авыл-районнар белән берочтан гына июнь аенда үткәреп куймадылар Казан Сабан туен. Шәһәребездә дөнья күләмендәге ярышлар уздырылып ятуын - Универсиада баруын онытмагыз әле сез. Татарстанга әллә нигә бер килгән кешеләргә...

Мирный бистәсе Каенлыгында гөрләгән Сабан туена агылды халык. Мәртәбәле кунаклар арасында, үзебезнең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән янәшә, РФ спорт министры Виталий Мутко, FISU президенты Клод-Луи Гальен, Россиянең Олимпия комитеты җитәкчесе Александр Жуков һәм башка рәсми затлар бар иде. Республиканың төрле районнары үзләренә бүлеп бирелгән мәйданда капка ясап, милли бизәкләр төшерелгән агач йортлар урнаштырганнар. Татар халкының көнкүрешен, һөнәри эшләнмәләрен, остаханәләрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен чагылдырган өйләр аша барган сәяхәттә кунаклар тәмле сыйларны да авыз иттеләр, бүләкләргә дә ия булдылар. Кукмара осталары күз алдында басып биргән, «Казан-2013» дип язылган киез итекләр аларга Казанда кызу көннәр генә түгел, салкын кышлар да булуын искәртеп, Сабан туе мизгелләрен хәтерләтеп торачак. Хәтта РФ спорт министры да татарча сөйләшә башлады бу мохиттә. «Бәйрәм белән, кадерле казанлылар! - диде Виталий Мутко. - Бүген Татарстан бәйрәме үз чикләрен ачты - ул интернациональга әйләнде». Чыннан да шулай. Казан мэры Илсур Метшин да: «Тарихта беренче тапкыр, Казанга 5 кыйтгадан, 162 илдән кунаклар килде», - дип билгеләп үтте. Сәхнәләрдә җыр, бию, татар әкиятләре мотивында төзелгән театральләштерелгән тамашалар...
Туй үпкәсез булмый, диләр, ә Сабан туе туйның да туе инде. Шулай булгач, быелгысы безнең өчен түгел, кунаклар өчен генә булды, төп мәйданга керә дә алмадык, дип үпкәләүчеләр дә булмый калмагандыр. Милли бәйрәм ел да килә бит, андыйларга табаннарыннан ут чыгарып биер өчен киләсе елга да Сабан туе булачак. Ә Универсиада кунакларының бу бәйрәмне әле гомерләрендә беренче күрүләре булгандыр. Алай да уеннарның рәтенә тиз төшенделәр үзләре. Катыктан акча да эзләделәр, капчык киеп тә йөгерделәр, чүлмәк тә ваттылар, таяк та тартыштылар. Рәхәтләнеп биеделәр дә әле. Сабан туенда яңгыр яву да безнең як табигатенә хас нәрсә. Кунаклар анысын да күрде - кояшлы яңгырда калып чылану насыйп булды үзләренә.
Шушы көнгә кадәр үткәрмичә саклап тоткан милли бәйрәмебезнең Универсиада кунаклары күңеленә хуш килүенә без бик шат. Сагынып сөйләсеннәр, безнең милли бәйрәмне күрер өчен, Казанга кабат-кабат килсеннәр алар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading