16+

Ура, каникуллар!

Мәктәп укучылары өчен ноябрь - көтеп алган ай. Аларның бу уку елында беренче каникуллары башлана.

Ура, каникуллар!

Мәктәп укучылары өчен ноябрь - көтеп алган ай. Аларның бу уку елында беренче каникуллары башлана.

3-9 ноябрьдә республика мәктәпләре көзге каникулга чыга. 2014-2015 уку елына балаларга аларның тормышын һәм сәламәтлеген саклардай ял оештыру өчен шартлар тудыру, каникул вакытында укучылар өчен үткәрелгән чараларның бердәм планын гамәлгә ашырыр өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан каникулларның бердәм вакыты тәкъдим ителгән иде. Ата-аналар да, барлык мәктәпләрдә каникулларның бер вакытта булуын балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә кулай, дип саный.
Бәйрәм вакытында башкалабызда төрле чаралар үткәреләчәк. 2 ноябрьдә Казанның зооботаника бакчасы Хэллоуинга - вампирлар, убырлы карчыклар, өрәкләр бәйрәменә чакыра. Монда төрле хайваннар белән фотога төшү, махсус экскурсияләр, мастер-классларда катнашырга мөмкин булачак. Бәйрәм 16.00 сәгатьтә башлана.

Көзге каникулда укучыларга «Маугли буыны» («Поколение Маугли») хәйрия спектакле күрсәтеләчәк. Спектакльнең җәй көне булган премьерасын биш мең бала караган. Аннан җыелган акчалар, Константин Хабенский фонды аша, онкология чирләре белән авыручы балаларны дәвалауга барачак. «Маугли буыны» 1-9 ноябрь көннәрендә УНИКС концертлар залында була.

Бәйрәмнәр вакытында чит илләргә, башка шәһәрләргә баручылар да күбәя. Шуңа күрә шәһәр автовокзаллары өстәмә рейслар кертә. Ә «Федераль пассажирлар компаниясе» җәмгыяте Казан - Мәскәү юнәлешендәге өстәмә тиз йөрешле поездлар хезмәтен керткән.
Мәктәп укучыларының каникуллары вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләргә игътибарлырак булырга чакыра. Балаларның юл-транспорт һәлакәтенә эләгү очраклары каникулларда бермә‑бер арта бит.

Ялларыбыз файдалы, мавыктыргыч һәм сәламәтлегебезгә зыян салмыйча гына үтсен. Һава торышы да бәйрәмчә булачак, дип вәгъдә итте синоптиклар. Бәйрәм көннәрендә без кояшын да, карын да күрәчәкбез. Һава температурасы +5 градус тирәсе булачак.

Фото: Дамир Бәдриев

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading