16+

Урам базарлары бетерелә

Башкалада ачык һавада 14 урында эшләүче ваклап сату базарлары бетереләчәк.

Урам базарлары бетерелә

Башкалада ачык һавада 14 урында эшләүче ваклап сату базарлары бетереләчәк.

«Эшлекле дүшәмбе» ки­ңәшмәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйт­кәнчә, 271 нче федераль закон таләбе буенча, 2013 елның 1 гыйнварыннан ачык һавада сәүдә итү тыела. Сәүдә эшчәнлеге фәкать капиталь корылмалар эчендә генә башкарылырга тиеш. Берничә мәртәбә ис­кәртүләргә карамастан, «Соцгород» (Белинский ур., 4, «Птичий рынок»), «Олимп» (К.Габишев ур., 31), «Дерби» (Липатов ур., 2), «ГАЛС» (Зәкиев урамы) базарлары җитәкчеләре урамдагы сәүдә рәтләрен капиталь корылма эченә керт­мәгәннәр.
«Удача» (Восстание ур., 83), «Анчар» (Пионерлар урамындагы базар), «Нереида» (Межлаук ур., 26/32) җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрнең сәүдә рәт­ләре закон таләпләренә туры килми. Әлеге базарларны ябу буенча эш бара.
- Казанда капиталь корылмалары булган 7 урындагы базар үз эшчәнлеген дәвам итәчәк, - диде Рөстәм Нигъмәтуллин. - Болар: «Демайз» ЯАҖ (Чехов базары), «Үзәк базар» ААҖ (Колхоз базары), «Мәскәү базары» ААҖ, «Вьетнам базары», Даурия ур., 38, Родина ур., 33 адреслары буенча урнашкан сәүдә рәтләре һәм Әмирхан урамындагы автомобиль базары. Әмма шушы базарларның да ачык һавада эшләүче сәүдә рәтләре капиталь корылмаларга күченеп бе­тәргә тиешле. Адоратский урамы белән Академик Лав­рентьев урамы киселешендәге базар урынында капиталь корылма төзеләчәк. Мэр Илсур Метшин мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашып: «Урамнарда ачык һавадагы сәүдә рәтләрендә кешеләр эшли. Аларның хәлен аңлыйбыз, ләкин закон таләбенчә урам сәүдәсе барыбер бетереләчәк. Казанда хәзер капиталь корылмаларда мәй­дан җитәрлек. Территория­ләрендә сәүдә өчен капиталь корылма төзелүче базарларда ачык һавада сату-алу эшчәнлеге әле быелның ахырына кадәр рөхсәт ите­лә», - диде.
Урам сәүдәсе халыкны продукциянең арзанлыгы белән җәлеп итте. «Капиталь корылмаларга күчкәч, аренда түләүләре сәнәгать товарларының һәм ашамлыкларның бәясен кискен арттырып җи­бәрмәсме?!» - дип борчылучылар да шактый. Урам сәүдәсен бетерү мохтаҗлыкта яшәүче кешеләрнең тормыш-көнкүреше тагын да начарлануына китермәсен иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading