Бүген мөселманнар рамазан аена керде. Рамазан сүзе рамаз, ягъни кыздыра, көйдерә торган эсселек сүзеннән алынган, шулай булгач, рамазан – барлык гөнаһларны яндыру, юкка чыгару ае дигән сүз.
Рамазан – гөнаһлардан пакьләнү, күңелләрне сафландыру, күркәм сыйфатлар белән бизәкләү ае да. Рамазан фазыйләтенә багышланган бер хәдистә Рәсүлаллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм болай дип әйткән: “Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз гыйбадәтләренең берсе өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфелләре өчен исә башка айларда кылган фарызның савабын бирә”, – дигән. Рамазан аеның хасиятләре, фазыйләтләре Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.)нең өммәте өчен махсус бирелгән, шуңа күрә ул бер хәдисендә: “Рамазан – өммәтемнең ае”, – ди.
Бер көнне Муса галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләдән: “Йә, Раббым, Сиңа миннән дә якынрак бәндәләрең бармы?” – дип сораган. Аллыһы Тәгалә әйткән: “Әйе, алар хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтләредер”, – дигән. Шунда Муса галәйһиссәләм: “Мин синең белән Тур тавында сөйләштем, ә алар ничек сиңа якын булды соң?” – дигән. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әй, Муса, син Минем белән Тур тавында сөйләшкәндә арабызда пәрдә бар иде. Мөхәммәд галәйһиссәләмнең өммәтләре ураза тотып, иреннәре кибеп, ифтар вакытында кулларын догага күтәргәндә күк белән җир арасындагы пәрдә күтәрелә. Догаларын кабул итәм, чөнки алар бу мизгелдә Минем белән пәрдәсез сөйләшәләр”, – дигән. Шунда Муса галәйһиссәләм: “Йә, Раббым, шул Рамазан шәриф уразасын минем өммәтемә дә бирче”, – дип соравына Аллаһы Тәгалә: “Бу ураза – хәбибем Мөхәммәд галәйһиссәләмнең өммәтенә генә хастыр”, – дип әйткән.
Уразаның мәгънәсе нәрсәдән гыйбарәт соң? Ураза сүзе “тыелу” дигәнне аңлата. Ураза тоткан кеше таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, җенси мөнәсәбәтләрдән тоелып торырга тиеш. Әмма ураза камил булсын өчен без шулай ук ялган, гайбәт, начар сүзләр кебек кимчелекләрдән үзебезне сакларга тиешбез. Бу турыда сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд: “Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк”, – дигән (Ибн Мәҗәһ), ягъни үзен мөселман дип таныган кеше уразаны сәламәтлеге яисә ябыгыр өчен түгел, ә рухи яктан камилләшер өчен тотарга тиеш. Без бу айда гүзәл холыкка, гүзәл әхлакка омтылырга тиешбез. Аллаһы Тәгалә Үзенең китабында: “Яхшылык эшләргә, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз. Ул җәннәтнең киңлеге җир һәм күкләр кадәрдер. Ул җәннәтләр тәкъвалылар өчен әзерләнде”, – дигән (“Гыймран” сүрәсе, 133 нче аять).
Хәләл ризыклардан, эчемлекләрдән тыелып, телләребезне гайбәттән саклап, күңелләребезгә пакъ уйлар салып йөрсәк, бәлки Аллаһның рәхмәте булып, ел буе күңел сафлыгына ирешербез. Рәсүл әкрам салләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Кем бу айда уразаның фарызлыгына ышанган һәм Аллаһ ризалыгын теләгән хәлдә ураза тотса, аның гөнаһлары кичерелер”, – дигән (Бохари, Мөслим). Аллаһның шушы рәхмәтеннән файдаланырга кирәк. Аллаһы Тәгалә хәерле сәламәтлекләр биреп, рамазан айларыбызны да изгелектә үткәрүләребезне насыйп итсә иде, чөнки акылыбызның зәкяте намаз булса, сәламәтлегебезнең зәкяте – ураза. Сәламәт булмаган, авыру кешегә ураза фарыз түгел. Сәламәт килеш изге айны каршылаганбыз икән, Аллаһы Раббыбыз аны изге гамәл-гыйбадәтләр белән үткәрүебезне насыйп итсә иде.
Изге Рамазан – Аллаһның китабы Коръән Кәрим иңдерелгән ай, ягъни Коръәнне уку, йөрәнү, Аның аятьләре, сүрәләре турында уйлау, фикер йөртү һәм, әлбәттә, Коръән буенча яшәү ае.
Аллаһы Раббыбыз Коръәндә болай дип әйтә: “Рамазан ае кешеләргә тугры юл күрсәтүче, ялганнан хакыйкатьне аера торган дәлилләр белән Коръән иңдерелә башлаган айдыр” (“Бәкара” сүрәсе, 185 аять). Коръәнне уку фазыйләтләре турында сөекле Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: “Коръәнне укыгыз, чөнки Аллаһның китабыннан укылган һәрбер хәрефе өчен ун савап биреләчәк, мин әйтмим Әлиф-ләм-мим – бер хәреф дип, чөнки аларның һәрберсе аерым хәреф, аларның барысы өчен дә унар савап биреләчәк”, – ди (Тирмизи).
Әгәр мөселман көндез ураза тотса, ә төнлә Коръән укыса, кыямәт көнендә аның ике яклаучысы булачак. Алар мөселманнар өчен Аллаһтан ярлыкау һәм җәһәннәм утыннан котылуны сораячаклар. Шул ике яклаучының берсе – ураза, икенчесе Коръән булыр. Хәдистә әйтелгән: “Ураза һәм Коръән хисаб көнендә Аллаһның колын яклаячаклар. Ураза әйтер: “Йа Раббым, көндез мин аны ризыксыз һәм сусыз калдырдым, шунлыктан мин аның өчен Синнән ярдәм сорыйм”. Коръән әйтер: “Йа Раббым, мин аны төнге йокыдан калдырдым, шуңа күрә аңа Үзеңнең рәхмәтеңне ирештерсәң иде”. Аларның үтенечләре кабул ителәчәк” (Әхмәд бин Хәнбәл, Муснад).
Мөхтәрәм мөселманнар! Безгә рамазан аеның төннәрендә уяу торып, Аллаһның китабын укып, бетмәс-төкәнмәс әҗер-савапларына ирешергә насыйп булса иде. Расүл Әкрам cалләллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдистә әйткән: “Ике төрле кешедән генә көнләшергә ярый: беренчесе – Аллаһы Тәгалә аңа Коръән байлыгын биргән һәм шуның белән көн-төн мәшгуль булган кеше, икенчесе – Аллаһы Тәгалә аңа күп нигъмәтләр биргән һәм ул шул байлыгын изге юлда сарыф иткән кеше” (Бохари, Мөслим). Аллаһ барчабызга Коръән буенча яшәп, ике дөньяда да бәхетлеләрдән булырга насыйп итсен!
Нияз хәзрәт Сабиров, Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, “Апанай” мәчете имам-хатыйбы
Комментарийлар
0
0
Нинди "хэлэл ризыклардан тыелып" булсын инде, киресенчэ бит!
0
0