16+

Урман шаулап үсәр...

Юкка гына, адәм баласы үз гомере эчендә агач утыртырга, өй салырга һәм бала табарга тиеш, дими торганнардыр. Бу төшенчәләр элек-электән бер-берсе белән үзара тыгыз бәйләнештә торган.

Урман шаулап үсәр...

Юкка гына, адәм баласы үз гомере эчендә агач утыртырга, өй салырга һәм бала табарга тиеш, дими торганнардыр. Бу төшенчәләр элек-электән бер-берсе белән үзара тыгыз бәйләнештә торган.

Агач ул - киләчәк буын өчен саф һава чыганагы, төзеләчәк өй өчен чимал. Без бабаларыбыз утыртып калдырган, бура-такталык булып үскән агачларны кулланучы, ә бездән туачак балалар - безнең тырышлык белән үскән урман һавасын сулап сихәт алачак, өй искерсә, шулардан яңасын салып, үзләре яңа үсенте утыртырга тиешле киләчәк буын. Агач утырту ул - киләчәкне кайгырту, буыннар алмашын тәэмин итү дигән сүз.
Шуны истә тотып, ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, инде алтынчы ел рәттән республикабызда табигатьне саклау акциясе - «Урман утырту көне» үткәрелеп килә. Соңгы өч ел эчендә әлеге чара ярдәмендә 984,5 гектар мәйданда 3,6 миллион үсенте утыртылган. Бу шимбәдә, ягъни 5 октябрь көнне без - журналистлар да - кулларга көрәкләр алып, агач утыртырга Казан - Кадышево трассасындагы, Форт-Римэкс АЗСы янәшәсенә юнәләчәкбез.
Республика күләмендә узучы әлеге чарада 20 меңгә якын кеше катнашыр һәм 300 гектардан артык мәйданда 1,5 миллион агач үсентесе утыртылыр дип көтелә. Ә бу акциянең үзенчәлекле ягына килгәндә, агач утыртуда быел Бөек Ватан сугышы ветераннары да катнашачак. Илне саклап калган ветераннарыбыз шул рәвешле аның киләчәген кайгыртуларын янә исбатларга җыена. Әйе, буыннар чылбыры беркайчан да өзелмәскә, кешелек дөньясы белән беррәттән, табигать яшәеше дә дәвам итәргә тиеш. Чөнки беренчесенең яшәве турыдан-туры соңгысына бәйләнгән.
Сүз уңаеннан, «Рослесинфорг»ның Казан филиалы кичә Корстонда 60 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading