16+

Вахитов районы чүпкә баткан

Капка төбеңне себерергә иренсәң, штраф түләтәчәкләр.

Вахитов районы чүпкә баткан

Капка төбеңне себерергә иренсәң, штраф түләтәчәкләр.

Татарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексының 3.6 маддәсенә кертелгән үзгәрешләр быелның 1 августыннан закон көче алды. Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының үзәк территориаль идарәсе җитәкчесе Илһам Сабиров аңлатма биргәнчә, хәзер инспекторларның вәкаләтләре бермә-бер арткан. Муниципаль берәмлек территориясенә чүп түгү мәсьәләсе катгыйланган. Транспорт чараларын чирәмлек өстенә кую, кипкән яфракларны һәм чүп-чарны ягу, яшеллеккә һәм яр буйларына чүп түгү тыела.
- Казанда язгы чордагы санитар чистарту икеайлыгында тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның 1020 очрагы ачыкланды. Юридик һәм физик затларга 2 миллион сум штраф салынды, - диде Илһам Сабиров.
«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы белән Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы тарафыннан Вахитов районына рейд оештырылды. «Локомотив» комлыгына төзелеш калдыклары бушатылганлыгы ачыкланды. «Яр буйларында ташландык көймәләр череп ята, аларның да хуҗаларын билгеләп, административ җаваплылыкка тартачакбыз», - дип кисәтте Илһам Сабиров. «Локомотив» комлыгындагы җәйге сәүдә территориясендә, зур агачларның кәүсәләренә кадәр терәп, асфальт түшәлгән. Югыйсә тамыр өслегендә ачыклык калдырылырга тиешле. Казан тимер юл вокзалының Идел елгасы ягындагы тирәләре иске шпаллар, вагон калдыклары «полигон»ына әверелдерелгән. Тимер юл буйларындагы агач-куаклар, ничек киселсә - шулай ташлап калдырылган.
Искәртеп үтәбез, тышкы төзекләндерү кагыйдәләрен үтәмәгәне өчен, гражданнарга - 2-3,5 мең, җитәкчеләргә - 15-30 мең, ә юридик затларга исә 250-500 мең сум штраф салына. Тагын эләксәң, штраф күләме ике мәртәбәгә арттырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading