16+

Вәгъдә – иманмы?

19 июнь көнне Дәүләт Думасы депутатлары милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектын күп бәхәсләрдән соң беренче укылышта кабул итте.

Вәгъдә – иманмы?

19 июнь көнне Дәүләт Думасы депутатлары милли телләрне ихтыяри укыту турындагы закон проектын күп бәхәсләрдән соң беренче укылышта кабул итте.

Исегезгә төшерәбез: 10 апрельдә Дәүләт Думасы депутатлары Алена Аршинова, Олег Николаев, Шамсаил Саралиев, Олег Смолин, Елена Строкова һәм Борис Чернышев милли телләрне укыту буенча закон проектын тәкъдим иткән иде. Әлеге закон проекты милли телләрне мәктәптә мәҗбүри булмаган өлештә, факультатив рәвештә генә укытуны күз уңында тота.

«Закон проектына төзәтмәләр керәчәк»

Туган телләрне укытуга кагылышлы бу закон проектына Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, шул исәптән башка милли республика вәкилләре кискен каршы чыкты. Шул уңайдан шактый бәхәсләр булып алды һәм аны карауны көзгә калдырдылар. Әмма депутатлар, үзара фикерләшкәннән соң, яңа уку елы башланганчы ук бу хакта фикер алышырга булды. Алар, 8 июньдә җыелышып, закон проектына төзәтмәләр кертү турында киңәштеләр. Депутатлар  тәкъдим ителгән төзәтмәләрне карар формасында кабул итте.

Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов сөйләгәнчә, закон проектына шактый үзгәрешләр керәчәк.

– Безнең карарда күрсәтелгән пунктлар кертелеп, икенче укылышта кабул итәргә җыенабыз. Карарда, туган телләрне өйрәнү  уку программасының төп мәҗбүри өлешендә калачак, диелгән. Аларны сайлау ата-ана һәм балалар иркендә булачак. Рус балалары рус телен, татар балалары татар телен, марилар һәм удмуртлар шулай ук үз телен сайлап укый ала. Берсен дә сайламаган очрак була алмый, чөнки ул укыту программасында мәҗбүри дәрес булачак. Бала беренче һәм бишенче сыйныфка барыр алдыннан ата-аналары аның нинди милли телне сайлавы турында гариза язарга тиеш була. Закон проектына төзәтмәләрне рәсми рәвештә кертү өчен утыз көн вакыт бирелде. 19-20 июльләргә аны карау өчен кабат җыелачакбыз. Әйткәнемчә, без закон проектының беренче варианты тексты өстендә эшлибез, аңа үзебезнең төзәтмәләрне кертәбез, башка юлыбыз юк, – дип сөйләде ул безгә.

«Дәүләт телләре турында бер сүз дә юк»

Татарстан Дәүләт Советы туган телләрне ирекле өйрәнү турындагы закон проектына каршы бердәм тавыш бирде һәм аны кабул итмәүне сорап, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать белән чыккан иде. Әлеге уңайдан Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевтән 19 июньдә каралган закон проекты турындагы фикерләрен сораштык. Аның әйтүенчә, закон проектына кертеләсе төзәтмәләр әле закон көчен алмаган вәгъдәләр генә.

– Иң беренче чиратта шуны әйтергә кирәк: Дәүләт Думасы һәм Россия Мәгариф министрлыгы милли республикалар халыклары таләпләренә җавап итеп, бераз гына артка чигенде һәм туган телләрне укытуны мәгариф стандартларының мәҗбүри өлешендә калдыру тәкъдиме белән чыкты. Карарның бу пунктын хупларга кирәк, әлбәттә. Россия халыклары телләрен үстерү һәм аларга ярдәм итү фондын булдыру турында да сүз булды. Бу фикер дә миңа ошады. Әлеге фикерләр яңгырады, әлбәттә, әмма бездә вәгъдәләрнең күп вакыт үтәлми калган очраклары да бар. Шуңа да мин бу фонд  без теләгәнчә үк булыр дип ышанып бетә алмыйм. Кәефне кырган иң нык нәрсә шул: 19 июнь утырышында һәм алар кабул иткән карарда дәүләт телләре турында уңай фикер яңгырамады. Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никоновның сүзләре буенча, республикаларның дәүләт телләре дә ата-ана ихтыяры, аларның гаризалары белән сайлап алынырга тиеш булып чыга. Мин моны берничек тә аңлый алмыйм. Ул Россия Конституциясе кысаларына да  сыймый. Туган телне сайлап алып та булды ди, ә дәүләт телен ничек сайларга була? Безнең татар телебез Конституциядә дәүләт теле дип акка кара белән язылган. Татар халкының гына түгел, Татарстан халыкларының дәүләт теле. Ул сайлап алынырга тиеш түгел, аның мәҗбүри булуы шарт. Аннары рус телен туган тел итеп укыта башларга ниятлиләр, закон проектына кертеләсе төзәтмәләрдә шуның турында да сүз бар. Мин рус теленә каршы түгел, без аны барыбыз да белергә тиешбез. Әмма аны укыту күләменең үз чамасы булырга тиеш. Безнең балаларыбыз, оныкларыбыз рус телен дәүләт теле буларак тиешле күләмдә өйрәнә. Татарстан рус теленнән бердәм дәүләт имтиханнарын бирү буенча илдә өченче урында бара. Димәк, рус телен бездә яхшы үзләштерәләр. Туган тел булса да, дәүләт теле булса да, шул бер рус теле бит инде ул. Аны нишләп кат-кат өстәп укытырга? Иң куркынычы шул – бердәм дәүләт имтиханын Россия Мәгариф министрлыгы карары нигезендә бары тик рус телендә генә тапшырып була. Ата-ана, баласы имтиханын яхшы тапшырсын өчен, туган тел итеп рус телен сайларга, аны яхшырак белергә тиеш дип уйларга мөмкин. Шулай булыр дигән шигем бар. Россия Дәүләт Думасы депутатларының мине иң шаккатырганы – алар үзләре кабул иткән Россия законнарын үзләре үк санга сукмыйлар. Беренчедән, Конституция белән исәпләшмиләр. Икенчедән, 2004 елның 16 ноябрендә Россия Конституцион мәхкәмәсе Татарстанда телләрне укыту мәсьәләсен караган иде. Суд карарында, Татарстан Республикасының татар һәм рус телләрен дәүләт теле буларак бертигез күләмдә укыту турындагы законнары Россия Конституциясенә каршы килми, дип язылган.  Россия Конституцион мәхкәмәсе ул – илдәге иң югары суд, аның карарларын беркем дә гамәлдән чыгара алмый. Ә Дәүләт Думасы депутатлары аны бөтенләй искә алмыйлар. Шушындый  каршылыклар була торып, шундый законны ашык-пошык кабул итү, минемчә, бернинди мантыйк кысаларына да сыймый, – ди Разил Вәлиев.


Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе Вячеслав Никонов:
– Россия мәгариф системасында 58 төрле тел кулланыла, федераль укыту программалары 13 милли телдә расланган. Шул ук вакытта “дәүләт теле” дигән төшенчә дә бар, ул Федерациянең 22 субъектында билгеләнгән. 36 тел Россиянең дәүләт телләре статусына ия (бер үк вакытта барлык субъектларда да дәүләт теле булып шулай ук рус теле дә тора). Россиядә 250дән артык телдә сөйләшәләр. Шуңа да милли телләрне укыту системасын һичшиксез үстерергә кирәк. Һәр тел милли байлык санала. Безнең алда аларны саклау һәм үстерү бурычы тора. Кызганыч, соңгы елларда Россиядә милли телләрне өйрәнү һәм укытуга булышлык итү системасы зәгыйфьләнде. Шул мәсьәлә белән шөгыльләнүче күп кенә тикшеренү институтлары таралды, илнең төп һәм азсанлы халыклары телләре буенча укытучылар әзерләү системасы югалды, дәреслекләр һәм мәгариф стандартлары белән бәйле проблемалар бар. Шуңа да мәгариф һәм фән комитеты үзенең карарында федераль дәрәҗәдә милли телләргә ярдәм итү фонды булдырырга тәкъдим итте, Дәүләт Думасы ул инициативаны хуплады. Фонд ил халыклары телләрен фәнни, академик өйрәнүгә, педагогик кадрлар әзерләүгә, дәреслекләр һәм кулланмалар әзерләүгә булышлык итәргә тиеш. Әлегә федераль дәрәҗәдә расланган дәреслекләр биш кенә телдә бар.


(Дәүләт Думасы сайтыннан)


Фото: http://magarif-uku.ru

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ана телен - ТУГАН ТЕЛне башка телләр белән алмаштырырга омтылу, бүгенге көндә, иң куркыныч - КИЛӘЧӘК!!!

    Мөһим

    loading
    2
    X