16+

Виталий Мутко: «Хоккей буенча Дөнья чемпионатына әзерлек тәмамлану алдында»

Россия Президенты Владимир Путин Казанда Россия Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышын уздырды.

Виталий Мутко: «Хоккей буенча Дөнья чемпионатына әзерлек тәмамлану алдында»

Россия Президенты Владимир Путин Казанда Россия Президенты каршындагы Физкультура һәм спортны үстерү советы утырышын уздырды.

Ул Россиядә хоккейны үстерү, 2016 елда Мәскәүдә хоккей буенча Дөнья чемпионатын үткәрү һәм 2018 елда Пхенчханда (Корея Республикасы) узачак кышкы Олимпия уеннарына ил җыелмасын әзерләү барышы һәм үткәрү мәсьәләләренә багышланган иде. Утырышта Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Аркадий Дворкович, Россия Олимпия комитеты президенты Александр Жуков, Россия спорт министры Виталий Мутко, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты, дип яза "Татар-информ" МА.

Путин искәрткәнчә, быел Россия хоккее 70 еллыгын билгеләп үтә. Замана тарихында Россия хоккейчылары Олимпия алтын медален алмадылар әле, дип борчылуын белдерде ул. Аның фикеренчә, Кореядә Олимпия уеннары-2018 бу нәтиҗәгә ирешү өчен менә дигән мөмкинлек булачак.
Хоккейны үстерү мәсьәләләренә тукталып, Путин матди-техник база проблемасын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, хәзер Россиядә түбәсе ябык булган ясалма бозлы 485 шугалак бар, әмма бубарыбер җитәрлек түгел. Канадада алар - 2,5 меңнән артык.

Путин массакүләм һәваскәрләр хоккеен һәркем уйный алырлык итәргә, шул исәптә аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче балаларга бюджеттан тыш адреслы ярдәм итүне карарга кирәклеген дә искәртте.

Соңгы биш елда Россиядә хоккейга җәлеп ителүчеләр саны 163 мең кешегә арткан һәм хәзер 528 мең кешене тәшкил итә. Бу саннар турында Россия спорт министры Виталий Мутко хәбәр итте.
Балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә балалар саны 30 меңгә арткан. Министр сүзләренчә, бу илдә хоккей һәм матди-техник база үсү нәтиҗәсендә күзәтелә.

- Россиядә 10 ел элек 140 боз сарае бар иде, хәзер - 583. Шул ук вакытта төбәкләр тәэмин ителеш буенча аерылып тора: Татарстанда 40 боз сарае, кайбер төбәкләрдә 5-6 гына, спорт корылмалары бөтенләй булмаган төбәкләр дә бар, - диде Мутко.
Аның сүзләренчә, Мәскәүдә һәм Санкт-Петербурта хоккей буенча Дөнья чемпионатына әзерлек тәмамлану алдында.

- Мәскәүдә билетларның 80 процент чамасы сатылган, Санкт-Петербургта - 50 процент чамасы, дип сөйләде ул. "Куркынычсызлык, оештыру һәм әзерлек мәсьәләләрен хәл итү эшләре тәмамлану алдында. Проблемалар юк, - дип билгеләп үтте В.Мутко.
Соңыннан Россия Президенты Владимир Путин "Татнефть-арена" боз сараенда Дзюдо буенча Ауропа чемпионаты ачылу тантанасында катнашты, Татарстан Арбитраж судының яңа бинасында булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading