16+

Владимир Путин: «КАМАЗ» кебек кирәкле предприятиегә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез»

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре кысаларында "КАМАЗ" автозаводында булды, предприятие хезмәткәрләрен һәм ветераннарны беренче "КАМАЗ" йөк машиналарын чыгаруга 40 ел тулу булән котлады, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Владимир Путин: «КАМАЗ» кебек кирәкле предприятиегә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез»

Бүген Россия Президенты Владимир Путин Татарстанга эш сәфәре кысаларында "КАМАЗ" автозаводында булды, предприятие хезмәткәрләрен һәм ветераннарны беренче "КАМАЗ" йөк машиналарын чыгаруга 40 ел тулу булән котлады, хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

«КАМАЗ» үз тармагында әйдәп баручы предприятиеләрнең берсе, 11 нче урынны били. Илдә йөк автомобильләренең 50 проценттан артыгын нәкъ менә "КАМАЗ" автомобильләре алып тора - бу бик яхшы күрсәткеч, илдә беренче, - дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы. - "КАМАЗ"ның үсеш алуы да бик мөһим, ул бер урында тормый - җитештерелә торган техника саны һәм продукция сыйфаты буенча да. Яңа технологияләр кертелә, кооперация үсеш ала".

Путин легендар брендлы «КАМАЗ-Мастер» командасын да искә алды. "Абруйлы халыкара ярышларда чыгыш ясаучы, беренче урыннарны яулаучы бу искиткеч команданы бөтен ил белә. Бу машиналар сыйфат, аларны югары дәрәҗәдә эшләүләре, әлбәттә, безнең, сезнең спортчыларның осталыгы турында сөйли. Алар ярдәме белән "КАМАЗ" дөньяга танылды һәм бөтен дөнья буенча хәрәкәт итә".

Владимир Путин чыгышын тәмамлап: "Без һәрвакыт сезнең предприятиегә ярдәм иттек, икътисадтагы бернинди кыенлыкларга карамастан, киләчәктә дә "КАМАЗ" кебек кирәкле предприятиегә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез. Эш урыннары булсын,сез җитештерә торган искиткеч машиналарда кирәкле продуктларны, товарларны, йөкләрне ташый алсыннар өчен барысын да эшләячәкбез".

Белешмә өчен: «КАМАЗ» автоконцерны - Россия йөк автомобиль төзелеше лидеры, әйдәп баручы авыр йөк машиналары җитештерүче. Компанияләр төркеменә автомобиль җитештерү һәм ярдәмче цикллар бүлекләренең 13 эре заводы керә. «КАМАЗ» 40 модельдән артык йөк техникасы, тагылма арба, автобус, трактор, двигатель, көч агрегатлары һәм төрле инструментлар чыгара, дип хәбәр итә Кремль матбугат хезмәте.


tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading