16+

Владимир Путин: «Намуслы кеше буларак, моны кайчан да булса эшләргә тиеш булачакмын»

Бу юлы матбугат конференциясе 3 сәгать 45 минут барды. Әлеге вакыт эчендә Президент 53 журналистның 61 соравына җавап бирде.

Владимир Путин: «Намуслы кеше буларак, моны кайчан да булса эшләргә тиеш булачакмын»

Бу юлы матбугат конференциясе 3 сәгать 45 минут барды. Әлеге вакыт эчендә Президент 53 журналистның 61 соравына җавап бирде.

Кичә Россия Президенты Владимир Путин Зур матбугат конференциясен уздырды. Журналистлар белән әлеге очрашу Путинның яңа президентлык срогында – беренчесе, ә гомумән алданда – ундүртенчесе. Анда Россиядән һәм чит илләрдән 1702 журналист катнашты. Бу – шушы еллар эчендә иң зур күрсәткеч. Очрашуга килгән журналистлар арасында “Шәһри Казан” газетасы һәм “Сөембикә” журналының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да бар иде.

Бу юлы матбугат конференциясе 3 сәгать 45 минут барды. Әлеге вакыт эчендә Президент 53 журналистның 61 соравына җавап бирде. Журналистлар белән очрашуда кузгатылган иң кызыклы сорау һәм җавапларны сезгә дә тәкъдим итәбез.  

Гомер озынлыгы турында
 
Узган ел белән чагыштырганда, 2018 елда Россиядә пенсия һәм гомер озынлыгы арткан.  
2017 елда картлык буенча иминият пенсиясенең күләме 13,6 мең сум иде. Быелның ахырына ул 14,1 процентны тәшкил итәчәк. Гомер озынлыгы да бераз артты. 2018 елда ул 72,9 ел булды, – диде Президент.   
 
Моннан тыш, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, Россиядә эшсезлек 5,2 проценттан 4,8 процентка кадәр кимиячәк.

Эшсезлек кими, бу сөендерә. Узган ел күрсәткечләре, тарихи минимумга җитеп, 5,2 процент булса, быел тагын да азрак – 4,8 процент булачак, – диде Владимир Путин.

НДС арту буенча

Мәгълүм булганча, 2019 елдан НДС 18 проценттан 20 процентка артачак. Президент Владимир Путин әйткәнчә, НДС ны күтәрү керемнәрне тотып калу белән бәйле. Шул ук вакытта барлык ташламалар сакланып калуын да әйтте.   Путин бәяләр артачагын да яшермәде. Тик аның фикеренчә, НДС арту сәбәпле бәяләр һәм инфляциянең үсүе киләсе ел башында кыска вакыт аралыгы белән генә чикләнәчәк һәм ул бер генә тапкыр булачак. Торак-коммуналь хезмәтләргә бәя ике этапта күтәреләчәк. Гомумән алганда, арту 4 процентка кадәр булачак. Әгәр кайдадыр торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүне зуррак күләмдә арттыру таләп ителсә, ул искәрмә рәвешендә, һәм Россия хөкүмәте карары белән генә башкарылачак.
 
Чүп мәсьәләсе турында

Хәзерге вакыттагы иң актуаль сорауларның берсе – чүп эшкәртү мәсьәләсе дә күтәрелде. Путин фикеренчә, бу юнәлештә Россиягә масштаблы реформа кирәк. Ул ил территориясендәге барлык законсыз чүп түгү урыннарын бетерергә һәм калдыкларны эшкәртә торган заводлар челтәрен төзергә кирәклеген белдерде.

Совет заманнарыннан бирле без чүпләрне чокырларга түгеп килдек. Мондый урыннарны юкка чыгарырга кирәк. Бу – бер. Икенчедән, чүп эшкәртүнең тулы индустриясен төзергә кирәк. Төбәкләр һәм муниципалитетлар ярдәмендә дәүләт чүпләрне аерып җыю һәм яңадан аны утильләштерү өчен барлык шартлар тудырырга тиеш. Мин чүп яндыру заводларына каршы булган кешеләрне аңлыйм, тик без халыкара тәҗрибәнең иң яхшы вариантын файдаланырга тиеш, – дип җавап бирде Путин журналист соравына.

Ил башлыгы әйтүенчә, 2024 елга 200 чүп эшкәртү заводы төзелергә тиеш.
Бу җитәрме, юкмы, әйтә алмыйм, әмма без ким дигәндә шуның кадәрле төзергә тиеш. Ләкин бу заводлар сыйфатлы һәм нәтиҗәле булсын иде. Фильтрларга акча кызганырга ярамый. Дөрес методика, технологияләр куллану шарт, – диде ул.
       
Авыл хуҗалыгы буенча
 
Россия Президенты Владимир Путин матбугат конференциясендә белдергәнчә, Россиядә авыл хуҗалыгы тармагына дәүләт дәрәҗәсендә ярдәм итү дәвам итәчәк.  
Авыл хуҗалыгы – инде күптән милли проект. Аңа ярдәм итүгә йөзләгән миллиард сум акча тотыла. Зур хуҗалыклармы, фермерлармы, авыл хуҗалыгының башка тармаклары буенча булсынмы – ярдәм итү дәвам итәчәк, – диде ул.

Шул ук вакытта Путин авыл хуҗалыгында җитештерүнең берникадәр кимүен дә яшермәде, тик моның өчен борчылмавын белдерде, чөнки аның сүзләренчә, Россиядә авыл хуҗалыгы продукциясен читкә чыгару 25 млрд сумны тәшкил итә. Бу исә корал экспортына караганда да күбрәк. Анысы – 16 млрд сум.

“Сез кайчан өйләнәсез?”
 
Гадәттәгечә, быелгы матбугат очрашуы да шәхси сораудан башка узмады.  Кырымнан килгән журналист Президенттан: “Сез кайчан өйләнәсез? Һәм кемгә?” – дип сорады. Владимир Путин аның үзеннән: “Ә сез өйләнгәнме?” – дип сорады. Анысы уңай җавап бирде. Шуннан соң Президент: “Ярый, бу сорауга җавап бирдем дип саныйк... Гәрчә мин намуслы кеше буларак, моны кайчан да булса эшләргә тиеш булачакмын”, – диде. Шуннан соң залда кул чапкан тавышлар ишетелде.

Пенсия яше турында

Россия Президенты Владимир Путин пенсия яшен арттыру котылгысыз дип саный. Бу илдә эшли торган гражданнарның кимүе һәм пенсионерларның саны арту белән бәйле, – диде ул матбугат очрашуында.

Путин 2000 еллар башында пенсия яшен арттыруга катгый каршы булуын искә төшерде.
Ул вакытта тормыш озынлыгы да, эшләүчеләр белән пенсионерларның чагыштырмасы да башкача иде. Хәзер бар да төптән үзгәрде. Эш шунда ки: эшләүчеләр саны азайганнан-азая бара. Әйе, биш-җиде ел без тыныч яшәячәкбез. Әмма ул биш-җиде ел узганнан соң, илебез моны эшләргә мәҗбүр булачак. Тик бу очракта моны кискен, күчеш чорларыннан, ташламалардан тыш, шул исәптән, хатын-кызлар өчен дә, эшләргә туры килер иде.  Әгәр дә боларны аңлау булмаса, мин беркайчан да моны эшләргә рөхсәт итмәс идем, – дип билгеләп үтте Владимир Путин.

Президент пенсия яшен арттырганнан соң тәнкыйть булачагын аңлавын да билгеләп узды.
Мондый әйберләр күңелгә ятмый, билгеле инде, беркайчан да яхшы тәэсир калдырмый. Әмма котылгысыз, – дип өстәде Ил башлыгы.

Санлы телевидениегә күчү буенча

Мәгълүм булганча, киләсе ел башыннан санлы телевидениегә күчү планлаштырыла. Бу мәсьәләдә ул төбәк телекомпанияләренең шикләрен аңлавын белдерде. Һәм әлеге эш сак башкарылачагына ышандырды.

Мин дә, сезнең кебек үк: “Ә кечкенә авылларда яшәүчеләр бөтенләй телевидениясез калмасмы?” – дип сорыйм. Ышандырып әйтәм, юк. Шуңа күрә бик сак, кечкенә адымнар белән атлаячакбыз. Һәм арзан гына бәягә приставкалар сатып алырга акчалары булмаган кешеләрнең дә мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк булачак, – диде Владимир Путин.  
Моннан тыш, бу мәсьәләдә эксперимент буларак кертелгән төбәкләрнең дә тәҗрибәләре искә алыначак.  

Соңгы сүз. Башка еллардан аермалы буларак, быел Татарстан һәм татарлар турында бер тапкыр да телгә алынмады, республика журналистларына сүз бирелмәде. Гәрчә залда “Татары. Казань”, “Татары, бай-бай?” дигән плакатлар күренсә дә...

Путин әйтте:

Бездә: “Патша – яхшы, ә боярлар – караклар һәм талаучылар”, – дигән тезис бар. Әгәр нәрсә дә булса килеп чыкмый икән, бөтен кеше дә гаепле” (Путинның урындагы җаваплы кешеләрнең начар эшләвенә карата әйтелгән соравына җавабы)   

 “Авызың чалыш булганга көзгегә үпкәләмә” (Хисап палатасы рәисе Алексей Кудринга кагылышлы сорауга җавап биргәндә)   
 
“Сүздә – көч” (Гаммәви матбугат чараларының эшчәнлеге турында)

“Көтмәгез дә!” (Владимир Путинның сәламәтлеге турындагы сорауга җавабы)

“Бюрократия гомерлек! Аны җиңү мөмкин түгел” (Россия гражданлыгын алганда бюрократиягә канәгатьсезлек белдерүчегә Путинның реакциясе)

“Сәламәтлегем бөтен кешенеке кебек. Аллага шөкер, мин спорт белән шөгыльләнәм. Сәламәтлегем белән барысы да яхшы, чөнки аны кайгыртырга тырышам. Ләкин грипп эпидемиясе вакытында, бөтен кеше кебек үк, авырып алырга мөмкинмен” (“Саулыгыгыз ничек?” – дигән сорауга җавабы)
 
Кыскача 4 фикер

Владимир Путин узып баручы елның төп вакыйгалары дип Президент сайлауларын һәм футбол буенча Дөнья чемпионатын атады.

Россия Президенты Владимир Путин Россия хөкүмәте киләсе елда нефть продуктларына бәянең кискен артуына юл куймаячак, дип белдерде.

Президент Россия спортчыларының допинг куллануын һәм илнең үз гаебен тануын әйтте, тик аның фикеренчә, бу – дәүләти система түгел. “Допингны бөтен җир шарында кулланалар”, – диде Владимир Путин.   

Владимир Путин АКШ Президенты Дональд Трамп белән мөнәсәбәтләре яхшырырга өметләнүен һәм очрашуга әзер булуын әйтте.  

Фото: Кремлин.ру

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading