16+

Владимир Путин: “Россиядә сугыш булмаячак”

Бигрәк күп сорау юлладылар бу юлы Россия Президенты Владимир Путинга! Турыдан-туры элемтәгә килгән сорау-мөрәҗәгатьләр саны буенча Путин Кыш бабайны да узып киткәндер. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйткәнчә, илбашы соңгы көннәрдә "телефонда утырган": җаваплы кешеләрдән төрле отчет-белешмәләр тыңлаган. Россия Президенты белән очрашуга Казаннан җиде кеше барды.

Владимир Путин: “Россиядә сугыш булмаячак”

Бигрәк күп сорау юлладылар бу юлы Россия Президенты Владимир Путинга! Турыдан-туры элемтәгә килгән сорау-мөрәҗәгатьләр саны буенча Путин Кыш бабайны да узып киткәндер. Президентның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков әйткәнчә, илбашы соңгы көннәрдә "телефонда утырган": җаваплы кешеләрдән төрле отчет-белешмәләр тыңлаган. Россия Президенты белән очрашуга Казаннан җиде кеше барды.

Кичәге турыдан-туры элемтәгә (Владимир Путин "почта"сына дисәк тә була) халыктан 2 миллион 300 мең сорау килгән! Ул халык белән 3 сәгать 57 минут аралашып, 74 сорауга җавап бирде.
Путин Россия халкы белән телевизор аша тәүге тапкыр 2001 елда аралашты. Шушы төрдәге очрашу 12 тапкыр булды: 8 тапкыр Владимир Путин Россия Президенты булган чакта, 4 тапкыр - хөкүмәт рәисе вазифасын башкарганда. Турыдан-туры элемтәгә бер атна алдан халык үз сорауларын телефон, сайт, SMS һәм смартфоннардагы махсус кушымталар аша җибәрде. Студиягә килгән кунаклар да моң-зарларын ирештерә алды.

Халыкның башына бөтерелгән мең төрле уйның бүгенгә иң мөһиме - Украинада барган сугыш. Ростов өлкәсенең Гуково шәһәрендә яшәүче ханымның соравына җавап биргәндә, Россиядә сугыш булмаячак, дип ышандырды Владимир Путин. Шулай ук Россия гаскәрләренең Украинада булмавы әйтелде.

Узган елгы нәтиҗәләр буенча Россия халкының кереме 1 процентка кимесә, хезмәт хаклары 1,3 процентка арткан! Президент сүзләренчә, узган ел чит илләр Россиягә карата чикләүләр кертү нәтиҗәсендә, икътисадыбыз тәгәрмәче әкренрәк әйләнә башлаган.

- Гомумән алганда, рубль көчәя, без инфляцияне йөгәнли алдык. Нефть табу рекорды яңартылды - 525 миллион тонна. Бөртеклеләрнең иң бай һәм югары уңышы җыеп алынды - 105,3 миллион тонна.

Эшсезлекнең артуын булдырмый калдык, дөрес, узган ел бераз артты, - диде Путин.

Кырымнан Казандагы югары уку йортларының берсендә укучы кыз да сорау бирде. Ул Казанга җәйге сессиягә бару һәм кире Кырымга кайту өчен билетны 17,8 сумга сатып алган. Студент авиабилет бәяләренең төшү-төшмәү мәсьәләсе белән кызыксынды.

- Кырым - үзгә юнәлеш, анда миллионлаган кеше ял итә. "Аэрофлот" кайбер шәһәрләрдән Кырымга очу бәяләрен киметү турында карар кылды. Әлеге исемлектә 50 шәһәр булачак. Анда Казан да бар, дип беләм. Бару-кайту - 7,5 мең сум, - диде Президент.

Турыдан-туры элемтә тәмамлангач ук, тапшыруга Казаннан кунак булып барган шәһәрдәшләребез белән элемтәгә кердек. Анжела Вавилова исемендәге фонд рәисе Владимир Вавилов Путинга шәхсән сорау бирә алмаса да, язмача рәвештә калдырган. Владимир Вавилов Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы балалар һәм олылар өчен хоспис төзүне тизләтүне сорап, башка төбәкләрдә хоспислар Татарстан үрнәгендә сафка бастырылсын иде, дип теләгән.

Казан коммуналь хуҗалык һәм төзелеш көллияте мастеры Николай Лебедев Россия Президентына ике сорау әзерләп куйган булган. Николай быел августта Бразилиядәге Сан-Паулу шәһәрендә эшче һөнәрләр буенча WorldSkills чемпионатында катнашачак. Әйтүенчә, башка илләрдә катнашучыларны, ярышка китәр алдыннан, ил башлыклары кабул итә. Николайны Владимир Путинның Россия җыелма командасы белән очрашу мәсьәләсе кызыксындырган. Икенче сорау - көллият студентларының дәрәҗәсе югары уку йортында укучыларныкы белән кайчан бер булачак? Николай Лебедев тапшыру барышында киеренкелек сизмәгән, Президент барлык сорауларга аңлаешлы җавап бирде, диде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading