Шәһри Казан

Владимир Путинның Татарстанга 16нчы сәфәре нәрсәсе белән истә калачак?

Россия Президенты Владимир Путин ике көнлек эш сәфәре белән Казанда булды. Бу аның безнең республикага уналтынчы сәфәре иде.

Илбашы Татарстан башкаласына чәршәмбе кич килгән иде. Шул ук көнне ул Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәтендә дин әһелләре белән очрашып, илдә ислам белем бирү системасы үсеше турында фикер алышты. Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, очрашу Президентның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтте.    

Россия лидеры фикеренчә, традицион ислам илдәге мәдәни кодның мөһим өлеше булып тора, мөселман өммәте исә, Путин сүзләренчә, "һичшиксез, Россиянең күпмилләтле халкының мөһим өлеше".

Владимир Путин дини белем бирүне торгызу турында сөйләшүләрнең күптән алып барылганын әйтте. Аерым алганда, Россия Президенты 1917 елгы революциягә кадәр Россия дин белгечләренең бөтен дөньяга билгеле булуларын, әмма совет заманында күп нәрсәләрнең югалуын, шуңа кире торгызылырга тиешлеген билгеләп үтте.

- Сез беләсез инде, мин баштан ук Татарстан тәкъдим иткән идеяне хупладым һәм Минтимер Шәрипович моның белән актив шөгыльләнә башлады. Болгар академиясендә өч төп объект бар инде - мәдрәсә, югары уку йортлары, академия, - диде Путин.
Әлеге очрашуда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Президентына аның исемендәге тугра, шулай ук Россиядә ислам тарихын чагылдырган, 200 еллык тарихка ия миниатюралар да бүләк итте. Туграны  Казан каллиграфы Рамил хәзрәт Насыйбуллов ясаган.

Соңрак дәүләт башлыгының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итүенчә, әлеге очрашуда республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә катнашырга тиеш булган. Тик ул авырып китүе аркасында очрашуга килә алмаган. Шуңа күрә Владимир Путин һәм Рөстәм Миңнеханов Казан авиация заводы белән танышканчы, хастаханәдә дәваланучы Минтимер Шәймиевнең хәлен белеп чыктылар.

Песков әйтүенчә, алар Минтимер Шәриповичның сәламәтлеге белән кызыксынганнар, шулай ук узган көндәге очрашу турында сөйләгәннәр. Моннан тыш, алар Дәүләт Киңәшчесенә ул җитәкләгән хәйриячелек буенча эш  өчен рәхмәт җиткергәнннәр. Минтимер Шәймиев исә, үз чиратында, Владимир Путинга Болгар ислам академиясе хәйриячеләре китабының сигезенче томын бүләк иткән, чөнки нәкъ шушы томда Россия Президентының исеме телгә алынган.      
    
Владимир Путинның эш сәфәренең чираттагы тукталышы Горбунов исемендәге Казан авиация заводы булды. Президент модернизацияләнгән Ту-160М самолетының демо-очышын карады. Яңа самолет Россия Герое, армия генералы Петр Дейнекин исеме белән атала.

- Бу гомумән башка самолет. Бу гомумән башка машина. Тышкы кыяфәте белән башкалардан аерылмаса да, йөрткеч, очыш ераклыгы, куатлелеге – бөтенесе башка. Бу, әлбәттә, әлеге яшь һәм тәҗрибәле коллективның зур уңышы, - дип бәяләде Владимир Путин очышны карагач.  

Казан авиация заводы Ту-160 самолетларын 1984 елда чыгара башлый һәм 1990 еллар башында бу эш туктатыла. 2015 елда Россия Оборона министрлыгы җитәкчелеге модернизацияләнгән Ту-160 самолетларын кабат чыгара башлау турында хәбәр итә.  
Ракета йөртүчеләрне (ракетоносец) серияле җитештерү  2023 елда  башланырга тиеш. Россия Оборона министрлыгы шундый 50 ракета йөртүчене сатып алырга планлаштыра.
Самолет инде быелның мартында Россия Кораллы көчләренә керәчәк.  

Россия Президентының Казанга килүе Студентлар көненә дә туры килде. Бу көннәрдә башкалада Бөтенроссия студентлар клубларының «Бергәләп алга!» дип исемләнгән форумы узды. Анда илнең 38 төбәгеннән биш меңләп студент катнашты. Ә форум “Татнефть-Арена”да зур концерт белән тәмамланды.  Биредә шулай ук иң яхшы студент клубларын, грант отучы яшьләрне бүләкләделәр.  Студентларның күңелен рус эстрадасының популяр җырчылары, төркемнәре – Юлиана Караулова, “Банд Эрос” һәм “Звери” күрде. Анда катнашучы яшьләр каршында Владимир Путин да сәламләү сүзе белән чыгыш ясады.
     
- Мин сезне бик зур канәгатьлек белән Россия студентлар көне белән тәбрик итәм. Россиянең барлык студентларына, аларның остазларына укуларында, киләчәк олы тормышта уңышлар телим, - диде ул.
Владимир Путин әйтүенчә, студентлар һәм яшьләр тырышлыгы белән Россия һәрвакыт яшь, максатчан булып кала.
– Сезнең һәрчак максатчан, кыю булып калуыгызны, зур илебезнең барлык өстенлекләреннән файдалануыгызны телим. Сез яңа дәвердә үстегез, узган буынга караганда өстенлеккә дә иясез. Ирекле рәвештә, берни турында да уйламыйча, яңалыкка омтыласыз – яңа музыка, яңа сәнгать, яңа технологияләр иҗат итә аласыз. Ялгышлар ясаудан курыкмагыз. Аларны һәрчак үтеп чыгу мөмкинлеген эзләгез. Шул вакытта бәхетле һәм уңышлы буын булырсыз. Мин чын күңелдән сезгә шуны телим, - диде ул студентларга.

Студентлар белән күрешүдән соң Казан (Идел буе) федераль университетында Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы булды.

Владимир Путин шулай ук Россиянең легендарь «КамАЗ-Мастер» узышу командасы белән дә очрашты. Шушы көннәрдә генә команда «Дакар» раллисында чираттагы җиүен яулаган иде. Безнең «КамАЗ»лар гадәтәгечә иң җитезе булып чыкты. Россия Президенты «КамАЗ-Мастер» командасын уңышлары белән котлады һәм ничә еллар дәвамында бары тик яхшы нәтиҗәләр генә күрсәтүләрен билгеләп үтте.

***

«Студентлар үз киләчәге турында беренче курстан уйларга тиеш»

Алисә Сабирова

Реклама

Россия Президенты Казанга сәфәре кысаларында Казан федераль университетының Фундаменталь медицина һәм биология институтында да булды. Ил җитәкчесе уку йортының симуляция һәм инженерия үзәге белән танышты, Россиянең ун федераль вузы белән телекүпер аша мәгариф өлкәсендәге төп мәсьәләләр турында сөйләште.

Илбашы федераль университетларның башка уку йортлары өчен өлге булып торырга тиешлегенә басым ясады.

– Бүген без танышкан Казан федераль университетын гына алыйк. Ул заманча таләпләргә туры килгән, үз тарихы, традицияләре, данлыклы фәнни мәктәпләре булган уку йортларының берсе. Университет тарихындагы төп ике датаны билгеләп китәр идем мин. Ул Казан университеты ачылышы - 1804 ел һәм уку йортының инде федераль вуз буларак яңа сулыш белән эшли башлаган чоры - 2010 ел, - диде Владимир Путин.

Президент федераль вузларның формалашуы 2006 елдан башланганлыгын искәртте. Иң беренче булып Төньяк (Арктик) федераль университетына нигез салынган.

– Федераль вузларны булдыру киләчәккә  юнәлтелгән зур проект иде. Алар ил үсеше өчен мөһим булган сәнәгать, иҗтимагый, технологик өлкәләрнең әйдәп баручысы, Арктика, Себер, Ерак Көнчыгыш кебек илнең мөһим, зур территорияләрен үзләштерергә ярдәм итүчеләр булырга тиеш иде. Икътисади тотрыксыз чор булуга карамастан, 2006-2018 еллар аралыгында федераль вузларны үстерү өчен дәүләт казнасыннан 52 миллиард сум акча бүлеп бирелде. Уку йортлары үзләре 22 миллиард сум акча кертте. Фәнни тикшеренүләр нәтиҗәсендә, вузлар 38 миллард сум керем алды. Безгә дөнья дәрәҗәсендәге галимнәр эшкә килде, читкә киткән үз галимнәребез кайтты. Заманча техника ярдәмендә дөнья таләпләренә туры килердәй белем бирүгә ирештеләр. Бүгенге көндә мин федераль вузларны уңышлы проект дип әйтә алам, - диде Президент.
Казан федераль университеты студенты Динар Вәлиев ил җитәкчесен республиканың мәгариф тармагындагы алдынгы проектлары белән таныштырды.

– Студент өчен академик яктан мобиль булу – заман таләбе. Бездә Россия һәм халыкара дәрәҗәдә студентлар алмашу буенча 60ка якын программа эшли. Студентлар чит илләргә фәнни командировкаларга китә. Республикада шундый иң дәрәҗәле проектларның берсе - “Алгарыш” гранты. Әлеге программа буенча чит илдә белем алган якташларыбыз, укып бетергәч безгә кире кайта. Белемнәре белән илне үстерергә ярдәм итә. Шулай ук Япония белән тыгыз элемтәдә торабыз. Тиздән 70 студентыбыз аларга китә. Минемчә, хәзер безгә ил эчендәге мобильлеккә күбрәк игътибар бирергә кирәк, - диде Динар Вәлиев.
Президент та бу фикерне хуплады.

– Студентлар ил эчендәге университетлар буйлап белем алып йөрсә, бу уку йортларын да, студентларны да конкуренциягә сәләтле итә, - диде Владимир Путин.
Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин исемендәге Урал федераль университеты студентлары укып бетергәннән соң яшь белгечләрне эш белән тәэмин итү кебек четерекле мәсьәләне күтәрде.
– Бүген эш бирүчеләр белгечләрнең белеменә генә түгел, ә башкалар белән уртак тел табуына, волонтерлык эшенә, командада эшләү, телләрне яхшы белү кебек үзенчәлекләргә дә карый, - ди алар.

Путин үз чиратында практик эшкә дә басым ясарга киңәш итте.
– Студентлар киләчәк турында инде беренче курстан ук уйлый башларга, эш бирүчеләр белән туры элемтәгә керергә тиеш. Шул ук вакытта аларның практик эше “белешмә” кәгазь алу өчен генә булмасын иде. Аңа җитди карагыз. Бәлки студентка үзенә генә бу эшкә алынуы авырдыр, Студентлар берлеге ярдәмгә килсен, - диде ул.
Владимир Путин белем алган Санкт-Петербург дәүләт университеты исә студентларның дипломына махсус код беркетә башлаган. Әлеге код ярдәмендә эшкә алучы студентның уку дәвамында ирешкән уңышлары, фәнни, иҗади эшләре белән таныша ала икән. Биредә хәтта китапханәгә тапшырылмаган китаплар да теркәлә, ди. Студентлар фикеренчә, бу эшкә алучыга яшь белгеч турында тулы мәгълүмат тупларга ярдәм итәчәк.

Путин мәгариф өлкәсенә кергән барлык IT эшләрне хуплыйм дип елмайды.

Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты Президентка Халыкара яшь галимнәр берлеге булдырыйк әле, дигән үтенеч белән чыкты. Быел Сочи шәһәрендә узган Халыкара яшьләр форумында катнашкан чит ил студентлары да бу теләкне хуплый икән. Ил җитәкчесе проектны тормышка ашыррыга ярдәм итәргә риза булды.
Студентлар: “Сезнең вакытыгыз юктыр инде, башка тоткарламыйк”, - дигәч тә, Владимир Путин телекүпердә катнашкан һәр федераль вуз студентлары белән сөйләште. Уй-фикерләренә теләктәшлек күрсәтте.  

Зөһрә Садыйкова, Алисә Сабирова

 
 

 

 

 

 

Фото: kremlin.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: