16+

Владимир Путин: «Төбәкләрне кушып зурайту икътисади яктан акланган булса да, Татарстанны да, башка милли республикаларны мәҗбүр итмәячәкбез»

Бүген Россия Президенты Владимир Путин, традиция буенча, журналистлар белән очрашты. Быелгы матбугат конференциясе 13нче тапкыр уздырыла. Шунысы игътибарга лаек: Россия лидеры беренче тапкыр журналистлар сорауларына дәүләт башлыгы вазифасына кандидат буларак җавап бирде. Дүрт сәгать барган матбугат очрашуында Президентка 65 сорау юлладылар. Чарага 1640 журналист аккредитация узган. Алар арасында «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да бар иде.

Владимир Путин: «Төбәкләрне кушып зурайту икътисади яктан акланган булса да, Татарстанны да, башка милли республикаларны мәҗбүр итмәячәкбез»

Бүген Россия Президенты Владимир Путин, традиция буенча, журналистлар белән очрашты. Быелгы матбугат конференциясе 13нче тапкыр уздырыла. Шунысы игътибарга лаек: Россия лидеры беренче тапкыр журналистлар сорауларына дәүләт башлыгы вазифасына кандидат буларак җавап бирде. Дүрт сәгать барган матбугат очрашуында Президентка 65 сорау юлладылар. Чарага 1640 журналист аккредитация узган. Алар арасында «Шәһри Казан» газетасының баш мөхәррире Гөлнара Сабирова да бар иде.

«Милли мәсьәләдә бернинди дә кискенлек юк»

Әлеге мәсьәләгә кагылышлы сорау матбугат очрашуының башында ук бирелде. Путин, Татарстан журналистына кадәр сорау бирүчене бүлдереп: «Мин бер кызның «Путин бай-бай» дип язылган плакатына игътибар иттем», – диде. Шуннан соң журналистлар анда «бай-бай» дип түгел, ә «бабай» дип язылганын әйтте. Путин үзе дә, ялгышуын аңлап, залдагы атмосферага кушылды һәм: «Олыгая барган саен, күзләр дә начаррак күрә башлады», – дип елмайды. Шуннан соң микрофон Татарстан журналистына бирелде. Ул Илбашына:
– Тәрҗемә белән авырлыклар булганга күрә, бүген миннән барысы да курка. Бабай, русча, дедушка дигәнне аңлата. Безнең республикада Сезгә балалар нәкъ менә шулай дип эндәшә. Соравым да балалар һәм телләр белән бәйле. Быел бездә дә, башка төбәкләрдә дә тел мәсьәләсе калкып чыкты. Без бик борчылабыз. Ике-өч елдан соң Сез әлеге мәсьәләне тагын кузгатмассызмы икән? – дигән сорау юллады.
Путин аның соравына болай дип җавап бирде.
– Беренчедән, мин бездә милли мәсьәләдә бернинди дә кискенлек юк дип саныйм. Икенчедән, тел белән бәйле мәсьәлә бер нәрсәгә генә юнәлтелгән – Россиянең кайсы җирендә генә яшәсәләр дә, балаларның киләчәк тормышлары өчен тигез шартлар булдыру. Мин Татарстанны яратам, анда минем дусларым да күп. Ләкин татарлар Татарстанда гына яшәми бит. Аларның якынча яртысы Россиянең башка төбәкләрендә яши. Бөтенесенә дә тигез шартлар тудырылырга тиеш. Әгәр кешеләр үз милли телләрен яхшы белеп (мин моны бик мөһим дип саныйм) һәм милләтара аралашу телен (рус телен) начаррак белсәләр, ә алдынгы югары уку йортларында рус телендә укыталар, миңа калса, бу Татарстанда яшәүче балалар өчен начар булыр иде. Кешеләргә үз туган телләрен өйрәнү мөмкинлеген булдыру мөһим. Татар телен генә түгел, ә башка халыкларның да телләрен өйрәтүдә шартлар тудырырга кирәк. Бездә бик күп телләр бар, бу – безнең горурлыгыбыз һәм байлыгыбыз. Һәм ул һичшиксез теләктәшлек табарга тиеш.

«Мин Президент булганда, бу булмаячак»

Шушы ук журналист төбәкләрне зурайту ихтималы турында да сорады.
– Кайвакыт төбәкләрне кушып зурайту икътисади яктан акланган булса да, без бу өлкәдә Татарстанда да, башка милли республикаларда да бернәрсәне дә мәҗбүр итмәячәкбез. Бу Россия бердәмлегенә зыянга гына, һәр халык – зур яки кечкенә булуына карамастан – башка халыклар янәшәсендә яшәүнең үзе өчен оптималь булган формасын сайларга тиеш. Төбәкләрне кушу буенча планнар юк. Һәрхәлдә, мин Президент булганда, мондый хәл булмаячак, – диде аңа, җавап итеп, Владимир Путин.

Үз кандидатурасын – үзе

Мәскәүдәге зур матбугат конференциясендә Владимир Путинның киләсе Президент сайлауларына үз кандидатурасын үзе тәкъдим итәчәге билгеле булды.
Шул ук вакытта, Россия лидеры:
– (...) әмма мин, әлбәттә, үземнең ил үсешенә булган карашымны уртаклашкан сәяси көчләр – партияләр һәм иҗтимагый оешмалар ярдәменә өметләнәм, – диде.
Моннан тыш, ул кандидатурасы киң җәмәгатьчелек тарафыннан хупланачагына өметен дә яшермәде.

«Пенсия яшен озайту буенча төгәл җавап юк»

Пенсия яшен озынайту белән бәйле сорау быел да яңгырады. Әлеге сорауны Россия Президентына «Челнинские известия» корреспонденты юллады.
– Сез, әлбәттә, четерекле һәм бик кирәкле сорау бирдегез. Хәзер мин сезгә ахыргы нәтиҗәләр турында әйтмәячәкмен, чөнки алар әлегә әзер түгел. Хәзер күп кенә илләр, Белоруссия һәм Казахстанны кертеп, пенсия яшен озайту буенча карар кабул итте. Моны без генә эшләмәдек. Бер яктан караганда, әгәр без моны эшләмәсәк, илнең эшләүче халкы кимеячәк, ә пенсионерлар саны артачак. Һәм бу пенсияне индексацияләргә мөмкинлек бирмәячәк. Икенче яктан, әлеге чикне арттыру ил икътисадына җитди тәэсир итәргә мөмкин – эшсезлек арту ихтималы бар. Шуңа күрә, ахыргы нәтиҗәне кабул иткәнче, барысын да яхшылап уйларга кирәк, – диде Владимир Путин.
Шул ук вакытта ул, нәтиҗә нинди генә булса да, үзгәрешләр инде пенсиягә чыгучыларга кагылмаячагын ассызыклады.
– Әлеге процесс кинәт булырга тиеш түгел. Карар йомшак һәм акрын булырга тиеш, – диде.

«Үзебез гаепле»

Матбугат очрашуында Президент допинг куллану белән бәйле вазгыятькә дә үз фикерен әйтте. Исегезгә төшерәбез: Россия спортчылары Олимпия уеннарында ил флагы астында катнашудан мәхрүм ителде.
– Без моңа үзебез гаепле. Моңа сәбәп бирдек, чөнки чыннан да допинг кулланган реаль очраклар барлыгы ачыкланды. Дөрес, бу башка илләрдә дә ачыклана, бары тик аларда сәясиләштерелмәгән генә. Җәнҗал Россиянең тышкы сәяси календаре алдыннан күпертелә. Кем генә нәрсә генә әйтсә дә, мин аның шулай икәнен беләм, – дип белдерде.

Путин – Собчак

1640 журналист арасында Президентлыкка кандидат – «Дождь» телеканалы журналисты Ксения Собчак та бар иде. Һәм, форсаттан файдаланып, ул да Владимир Путинга сорау бирде.
– Бүген оппозиционер кандидатларны йә сайлауларга кертмиләр, йә аларга проблемалар тудыралар. Мин моны үземдә дә тоям, – диде ул. – Очрашулар өчен зал арендалау, ниндидер агитпродукцияне кую катлаулы. Россиядә оппозиционер булу – ул сине йә үтерәчәкләр, яки утыртачаклар дигән сүз.
Путин аңа оппозиционерлар уңай гамәлләр тәкъдим итәргә тиешлеген әйтте.
– Сез «Бөтен кешегә каршы» дигән лозунг белән барасыз. Бу уңай гамәлләр программасымы? Без бүген күтәргән проблемаларны хәл итәр өчен нәрсә тәкъдим итәсез? Сез телгә алган персонаж (сүз Президентлыкка кандидат Алексей Навальный турында бара. – Авт.) турында әйткәндә, мәйданнарда Саакашвили кебек кешеләр йөгереп йөрүен телисезме? Безнең бер мәйданнан икенчесенә кадәр яшәвебезне телисезме? Россия гражданнарының күпчелеге болай яшәргә теләмәвенә иманым камил, – диде.

Торак-хуҗалык өлкәсендәге үзгәрешләр

Торак-коммуналь хуҗалыгы өлкәсендәге идарәче компанияләрне акча агымыннан өзәргә һәм моны якын арада эшләргә кирәк, дип белдерде Владимир Путин.
Аның сүзләренчә, биредә проблема шунда: әлеге идарәче компанияләр коммуналь түләүләр өчен дә акча җыя. Моңа ресурслар белән тәэмин итүчеләргә адресланган барлык түләүләр (газ, электр, су өчен һәм башкалар) керә.
– Идарәче компания башта боларның барысы өчен дә акча җыеп, аннары шул исәптән ресурс оешмалары белән дә исәп-хисап ясый. Әмма алар моны һәрвакытта да тулы күләмдә һәм вакытында эшләми. Һәм моңа бик азлар гына игътибар итә. Әлеге уңайдан нәрсә эшләргә соң? Идарәче компанияләрне акча агымыннан өзәргә һәм моны якын арада эшләргә кирәк, – диде Путин һәм мондый закон проекты инде бар икәнен әйтте.

Гаиләләргә ярдәм

Матбугат очрашуында яшь гаиләләргә ярдәм чаралары турында да әйтелде. Яңалык буларак, Путин яслеләрдә ике айдан өч яшькә кадәрге балаларга өстәмә урыннар булдыру программасы турында да әйтте.
– Яслеләрдә ике айдан өч яшькә кадәрге балаларга өстәмә урыннар булдыру программасы 2018-2019 елларда әлеге категория буенча мәктәпкәчә белем бирү өлкәсен 100 процент кулланышта итәчәк. Планда – 326 мең ясле урыны булдыру. Бу аз керемле гаиләләргә ярдәм итү һәм шулай ук демографик күрсәткечләрне яхшырту максатыннан эшләнә, – дип белдерде Путин.

– Саакашвилиның кыланмышы – грузин халкының да, украиннарның да битенә төкерүе. Сез моңа ничек һаман түзәсез?
– Хакимият үз сакалыннан ялкау гына кәбестә чокып, тонык суга әйләнгән дәүләттән олигархларның алтын балык тотуын карап утыручы сакаллы мужикка охшарга тиеш түгел. 90нчы елларда шулай иде...
– Кадастр бәясе – базар бәясе. Бу гадәти һәм дөрес. Нәрсә дөрес түгел? Тарифлар халыкның реаль кеременә нигезләнергә тиеш.


Президент әйтте
– Мәгълүм чикләүләр аркасында, Трамп Россия белән мөнәсәбәтләрне җайга сала алмый.
– Кайбер салымнар бизнеска да, халыкка да авыр йөк булып ята. Һәм ул бизнес, халык, гомумән, дәүләт мәнфәгатьләренә җавап бирми. Мәсәлән, капиталь төзекләндерү.
– Гомумән алганда, хакимият ныклы ышаныч белән эш итә һәм аның нәтиҗәләре канәгатьләнерлек.   
– Монда беркемне дә мәҗбүриләргә ярамый, тыелган операция ясаучылар арту куркынычы бар (абортлар ясауны тыю буенча әйткән сүзләре).

Зөһрә САДЫЙКОВА әзерләде

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading