16+

Йә 30 сум түлисең, йә машинаңны эзлисең

Казанда 2013 елда узачак Студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында, 6 мең 500 урынга исәпләнгән автопаркинглар төзелешләре бара.

Йә 30 сум түлисең, йә машинаңны эзлисең

Казанда 2013 елда узачак Студентларның халыкара җәйге Универсиадасына әзерлек кысаларында, 6 мең 500 урынга исәпләнгән автопаркинглар төзелешләре бара.

Островский урамында 20 декабрьдә йөздән артык автомобиль сыйдырышлы чираттагы паркинг ачылды. Корылма 8 каттан гыйбарәт. Мэр Илсур Метшин яңа паркингның шушы тирәдәге урамнарны автомобильләрдән бушатуда әһәмиятле роль уйнаячагын билгеләп үтте. Хәзер шәһәр үзәгендәге паркингларда инде 1 меңнән артык урын бар. Мэр, Астрономия белән Профсоюзлар урамнары киселешендәге киләсе атнада эшли башлаячак 300 урынлы паркингны да карады. «Островский урамындагы паркинг белән беррәттән, монысына да ихтыяҗ зур. Янәшәдә Казан федераль университетының уку корпуслары урнашкан. Паркинг Профсоюзлар, Университет һәм Кремль урамнарын транспорт чараларыннан арындырырга ярдәм итәчәк», - диде Илсур Метшин.
Паркинг идарәчесе Артур Терещенко әйткәнчә, биредә һәр сәгать өчен 30 сум түләү тәртибе кертмәкчеләр. Моны ишеткәч, мэр Илсур Метшин: «Кыйммәтле машиналарда йөрүче студентларның автопарковканың 30 сум торуыннан зарланачакларына алдан ук әзер булыгыз. Гомумән, бөтен дөньяда паркинг һәм бензин беренчел чыгымнардан санала», - дип искәртте.
Казанлылар паркинглардан файдалануның сәгатенә 20 сум булуын да кыйммәтсенәләр иде. Шәһәр эчке эшләр идарәсенең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов әйткәнчә, Казанда үткәрелгән «Парковка» айлыгында гына да 2 мең җиңел автомобиль штраф мәйданчыгына алып кителгән. Транспорт чарасының штраф мәйданчыгында тотылуының (саклануының) һәр сәгате - 61 сум, эвакуация - 1200 сум. «Парковка» айлыгы тәмамланса да, үзәк урамнардагы гына түгел, ә шәһәрнең бөтен биләмәсендә дә рөхсәтсез урыннарда һәм хәрәкәткә комачаулык тудырып калдырылган транспорт чараларын штраф мәйданчыкларына эвакуацияләү дәвам итә. Монда инде, мәгълүм җырдагы кебек, уңга карасам да юк, сулга карасам да юк, дип көрсенеп, кыйммәт булса да паркингны сайларга туры килә.
«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә мэр Илсур Метшин: «Казанлылар, рөхсәтсез урыннарга куеп калдырылган җиңел автомобильләрне һәм йөк машиналарын фоторәсемгә төшереп, интернет аша мэрия сайтына җибәрсеннәр. Иң активларны яз көне бүләкләрбез», - диде. Димәк, җәмәгать транспортында йөрүдән дә хәерлесе юк.
Оренбург трактындагы һәм Челюскин белән Беломорск урамнары киселешендәге паркинглар да шушы араларда ачылачак. Киләсе елда 1915 автомобиль-урынга исәпләнгән янә 8 паркинг файдалануга тапшырылачак. Әмма бәяләрне 10-15 сумнан билгеләү үзен барыбер аклар иде, чөнки паркингларга күбрәк автомобиль кертеләчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading