16+

Җәй көне торак базары да кыза

Гадәттә, торак базарында иң зур җанлылык ел ахырында күзәтелә. Соңгы елларда Казанда нәкъ шундый хәл хөкем сөрә дә. Яңа елдан әйбер бәяләре кыйммәтләнә, дип нәрсәдер алып калырга омтылу безнең канга сеңгән. Дөнья хәлен белеп булмый, тагын кыйммәтләнгәнче, дип фатир алып куючылар да күбәйде. Менә шундыйлар базарда сорауны арттырып, торак бәяләренең...

Җәй көне торак базары да кыза

Гадәттә, торак базарында иң зур җанлылык ел ахырында күзәтелә. Соңгы елларда Казанда нәкъ шундый хәл хөкем сөрә дә. Яңа елдан әйбер бәяләре кыйммәтләнә, дип нәрсәдер алып калырга омтылу безнең канга сеңгән. Дөнья хәлен белеп булмый, тагын кыйммәтләнгәнче, дип фатир алып куючылар да күбәйде. Менә шундыйлар базарда сорауны арттырып, торак бәяләренең...

Сорау арту димәктән, башка елларда яңа ел башында торак базарында сату-алу операцияләре тынып тора, язгы якта беркадәр җанлану булса да, ажиотаж күзәтелми иде. Быелгы вазгыять бу өлкә белгечләрен дә бераз гаҗәпкә калдырды. Беренче квартал дәвамында валюта курсының тотрыксызлануы һәм банкларның лицензиясе алыну дәвам итү күпләрне кулдагы акчаны кая салырга, дигән уйга батырган иде. Шул шартларда алар хәлдән чыгуның бердәнбер юлын фатирлар сатып алуда күрде. Нәтиҗәдә, бер бүлмәле фатирларга сорау арту, беренчел һәм икенчел базарда аларның бәяләре күтәрелүгә китерде.
Хәзер исә Казанның торак базары тынычланды. Май азагына булган мәгълүматларга караганда, башкаланың беренчел торак базарында бәяләр, апрель белән чагыштырганда, 0,6-2,5 процентка төшкән. Чагыштырмача «тынлык» саклануга карамастан, икенчел базардагы фатир бәяләре исә үсештә. Моңа клиентларның күбрәк икенчел базарга өстенлек бирүе сәбәпче. Казанның һәм Татарстанның Күчемсез милек серверы җитәкчесе Ришат Хәбибрахманов аңлатканча, хәзер кечерәк мәйданлы фатирларын зурракка алмаштырырга теләүчеләр яки 3 бүлмәлеләрне ике берәр бүлмәлегә алмаштырырга җыенучылар арткан. Аларның күбесе фатирларны икенчел базардан сайлый икән.
Риэлтор Игорь Денисов та безнең белән әңгәмәдә шушы ук фикерне раслады.
- Йорт файдалануга тапшырылган булса, беренчел базардан «черновая отделка» белән дә сайлаучылар бар. Шулай да клиентларыбыз арасында икенчел торак базарына ышаныч зуррак, күпчелек әзер фатирларны сайлый, - диде ул.
Торак базарында тиздән вакытлыча торгынлык тәмамланып, кызу көннәр башланачак. Аның чаткылары инде хәзер үк күренә. Кагыйдә буларак, мәктәпләрдә бердәм дәүләт имтиханнары тәмамлану белән, акчалырак ата-
аналар газизләрен Казанда йорт-җирле итү хәстәренә керешә. Бу чорда бер бүлмәле фатирларга янә бәяләр күтәрелә. Сораштырулардан аңлашылганча, риэлторлар кызу урак өстенә инде әзер.

Ксения ФЕДОРОВА, күчемсез милек агентлыгы хезмәткәре:
- Әлегә ата-аналар арасында ыгы-зыгы башланмады. Моңа кадәр булган тәҗрибә күрсәткәнчә, алар торак эзләүгә дәррәү июльдә керешә башлый.
Резедә САФИУЛЛИНА, шәхси риэлтор:
- Хәзерге вакытта торакка зур сорау бар, дип әйтмәс идем. Җәй айларында ул активлашыр дип көтәбез. Июль урталары-август башларында балалары Казанга укырга керергә җыенучы ата-аналар фатир эзләүгә керешә. Ул чорда бигрәк тә бер бүлмәлеләр бик популяр, шуңа бәяләре дә беркадәр күтәрелә. Инде хәзер үк шалтыратып, белешә башладылар. Кызыксынучы ата-аналарның күбесе Чаллы белән Әлмәттән.
Гөлирә ШӘФЫЙКОВА, студент әнисе:
- Башта тулай торак бирмәсәләр дә, йөреп-йөреп анысын алган идек инде. Тик кызыбыз бер ел гына торды, укырга шартлар юк иде анда. Аннары балаңны үз фатирыңда яшәтеп укыту арзангарак та чыга. Киләчәктә Казанда эшкә калу ихтималын да күздә тоттык инде, укып бетергәч кенә фатир эзләү бик кыен бит. Әлмәттә тагын бер бүлмәле фатирыбыз бар иде, шуны саттык, җитмәгәнен бурычка алып тордык. Шул суммага Казанның Гадел Кутуй урамыннан балконсыз гына бер бүлмәле хрущевка алдык менә.

Кәкре каенга терәлмим дисәң
Бүләк ителгән әйберне генә карап алмыйлар, диләр. Ә аны үзең сатып алганда, зурмы ул, кечкенәме, кат-кат тикшереп чыгу беркайчан да артык булмый. Базарның кагыйдәләре шундый бит: кемдер алдый, кемдер алдана. Торак сатып алырга җыенучылар гына түгел, аны вакытлыча арендаларга ниятләүчеләр дә шуны истән чыгармасыннар иде. Намуссыз арадашчылар тиз ышанучан клиентларны каптыру өчен нинди генә тозаклар кормый. Мошенниклар кармагына эләкмичә генә бүген ничек фатир «снимать» итәргә? Торак базарында эшләүче белгечләр берничә мөһим кагыйдәне истә тотарга куша.
1. АРЗАНЛЫГА КЫЗЫКМА! Клиентны кармакка каптыру өчен иң киң таралган «җим» - түбән аренда хакы. Шундый игъланнарны интернет челтәрендә дә, диварларда да еш очратырга була. Аларда аренда ставкасы базардагыдан 50-70 процентка очсызрак куела. Игъланда күрсәтелгән номер буенча шалтыраткач, мондый үтемле тәкъдимнең инде бетүе, базар бәясе буенча кыйммәтле вариантның гына калуы ачыклана. Әле монысы, кем әйтмешли, алдануның баласы гына. Иң күп дигәндә, кеше вакытын югалта һәм нерв кылларының ныклыгын тикшереп ала. Ә менә арзанлы «җимне» йотып, соңыннан күп итеп акча суырганда, нәрсә дә булса эшләргә инде соң була.
2. АКЧАНЫ СМС БЕЛӘН ДӘ АЛАЛАР. Торак базарында ялган мәгълүмат бирүче агентлыклар белән смс-мошенникларны да еш очратырга була. Аларның эш принцибы бик гади: арендага фатирлар табарга ярдәм итүче сайтларның берсендә кеше үз телефон номерын калдырганда, аңа торак милекчеләре базасына керү өчен җавап хәбәре җибәрегез, дигән смс килә. Моңа ышанып җавап смсы юллаучыларның счетыннан зур акчалар «салдырыла».
3. ЯЛГАН АДРЕСЛАРДАН САКЛАН! Мошенникларны читтән торып кына аяк чалучылар, дип уйлау зур хата. Мәһабәт кенә офиста урнашкан компанияләр арасында да кәкре каенга терәтүчеләр очрый. Алар клиентларга фатирларын базар бәясеннән 10-15 процентка арзангарак тәкъдим итүче милекчеләр исемлеген тәкъдим итә. Билгеле инде, бушка түгел, ә фәлән мең сумга. Гадәттә, анда аренда тәкъдим ителүче торакларның адреслары, элемтә өчен телефоннары күрсәтелгән була. Офиста, ышанычлырак күренү өчен, клиент күз алдында шул номерларның берсенә шалтыратып, очрашу хакында сөйләшеп тә алалар әле. Кош тоткан клиент шул адрес буенча очрашуга китә, фатирда исә аны беркемнең дә көтмәве ачыклана. Исемлектәге башка фатирлар буенча шалтырату да файда бирми, аларда аренда хакларының исемлектә күрсәтелгән бәягә туры килмәве мәгълүм була. Алданучы компаниянең офисына аңлатма сорап мөрәҗәгать итсә дә, аның дәгъвасын тыңламыйлар да. Анда аңа исемлекне берәү дә сатып алырга мәҗбүр итмәвен, клиентның аны үз теләге белән сатып алуын бик тиз төшендерәләр.
4. ФАТИР ХУҖАСЫ ҮЗЕ ДӘ АЛДАШУ ЮЛЫНА БАСАРГА МӨМКИН. Ялган документлар буенча фатир арендалау да бүген киң таралган мошенниклык төре санала. Агент фатир хуҗасы белән сүз берләшеп, аны ялган документлар буенча ниндидер өченче затлар аша арендага бирә. Берникадәр вакыттан соң, фатир хуҗасы бу аренда килешүенең дөрес булмавын игълан итеп, анда урнашучыны урамга куып чыгара. Бер үк фатирны мошенникларның берничә тапкыр рәттән субарендага биргән булуы да мөмкин. Шушындый күңелсез хәлләргә очрамас өчен, килешү төзегәнче, хуҗадан паспортын һәм торакка кагылышлы документларның төп нөсхәсен сорагыз.
5. ЭЛИТАЛЫ БАЗАРГА ДА МАХИНАЦИЯЛӘР ЯТ ТҮГЕЛ. Гадәттә мошенниклар хәлле арендаторлардан аренда хакын берничә айга алдан алып куярга тырыша. Ә үзләре түләүне раслаучы бернинди документ та бирми. Кайвакыт элиталы торак хуҗалары фатирларында вакытлыча яшәүчеләргә аренда хакына ремонт ясарга тәкъдим итә. Ремонт беткәч, бу хакта «тиз оныталар» да, аренда акчасын даулый башлыйлар.
PS. Озын сүзнең кыскасы шул: авыртмаган башка, тимер тарак алмыйм дисәгез:
- Торак базарындагы вазгыятьне башта бик ныклап өйрәнегез;
- Килешү төзегәнче торак, килешү шартлары белән җентекләп танышыгыз, анда якларның җаваплылыгына дикъкать итегез;
- Риэлторга хезмәте өчен эшкә керешкәнче түгел, ә аренда килешүе төзелеп беткәч кенә түләгез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading