16+

Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә утырмагыз!

Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә күңелсезләнеп утырырга вакыт булмая­чак. Казанда һәм респуб­лика районнарында бәйрәм уңаеннан бик күп мәдәни һәм спорт чаралары уздырыла. Министрлар Кабинетында узган брифингта төрле ведомство җитәкчеләре кышкы каникулда нинди бәйрәм программалары әзерләнүе турында сөйләде.

Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә утырмагыз!

Яңа ел бәйрәмнәрендә өйдә күңелсезләнеп утырырга вакыт булмая­чак. Казанда һәм респуб­лика районнарында бәйрәм уңаеннан бик күп мәдәни һәм спорт чаралары уздырыла. Министрлар Кабинетында узган брифингта төрле ведомство җитәкчеләре кышкы каникулда нинди бәйрәм программалары әзерләнүе турында сөйләде.

Татарстанның спорт министры Владимир Леонов ялларда спорт белән шөгыльләнергә чакыр­ды. Казанда 19 шугалак, 78 хоккей тартмасы, 8 яктыртылган чаңгы трассасы әзерләнгән. Болардан тыш, 9 ябык шугалак эшли. Берничә парк­та һәм Кремль яр буенда да шугалаклар ачылган. Республиканың 45 районында 619 хоккей тартмасы һәм 72 чаңгы базасы эшләячәк.

Яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов кышкы каникулларда балаларны 218 сәламәтләндерү учреждениесе кабул итәчәген хәбәр итте. Алар барысы 9 меңнән артык баланы җәлеп итәчәк. Кышкы сменаларга юллама бәясе, сменаның озынлыгына һәм программаларга карап, 5 мең сумнан башлап – 14 меңгә кадәр. Лагерьлар турында тулырак мәгълүмат «Лето» үзәге сайтында урнаш­тырылган. Әти-әниләр балаларның ялын оештыруга караган сорауларны «кайнар элемтә»гә шалтыратып юллый ала: 843 (207-28-72).

Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов та балалар өчен мәдәни чаралар гына түгел, төрле спорт ярышлары уздырылачагын, алар өчен театр һәм мәдәният сарайларында махсус программалар оештырылачагын сөйләде.

Мәдәният министры Ирада Әюпова театрлардагы татар телендә уза торган тамашаларның арттырылганын ассызыклады. «Әкият» курчак театры 8 спектакльне татар телендә куячак икән.
Башкалада Яңа ел марафоны ноябрь ахырында ук башланган иде. Шушы көннәрдә Яңа ел чыршылары да ачыла башлады. Бистәләрдә һәм торак массивларында чыршыларны урнаштыр­ганда, шунда яшәүчеләрнең теләкләре искә алынган. Шәһәрдә чыршылар күбесенчә халык яратып йөргән урыннарга куела. Төп чыршы «Казан» гаилә үзәге янында бизәлде. Аның биеклеге – 35 метр, ул 640 гирлянда белән бизәлгән.
Быел Казан чаналары фес­тивале дә узачак. Анда үзенчәлекле чана ясап килүчегә супербүләккә 50 мең сум акча биреләчәк. Чананы киләсе елда булачак ТАССРның 100 еллыгы һәм башка юбилей чараларына багышлап эшләү хуплана.

31 декабрь көнне төп чаралар Черек күлдә һәм «Казан» гаилә үзәге янында үтә. Алар кичке унда башланып, 1 гыйнвар көнне иртәнге сәгать өчкә кадәр барачак.
 
– Казанда ачык һавада 160 төрле мәдәни чара үткәрү ниятләнелә. Мэрия порталында аларның исемлеге белән танышырга була. Анда махсус сәхифә булдырылды. Көннәр суытып җибәрсә, кайбер чаралар күчерелергә дә мөмкин. Сайтка үзгәрешләр кертелеп торачак, – дип кисәтте Казан башкарма комитетының мәдәният идарәсе җитәкче Азат Абзалов.

Каникул көннәрендә читтән дә кунаклар күп киләчәк. Кайбер көннәргә кунакханәләр 100 процент тулган, дип хәбәр итте Туризм комитеты җитәкчесе Сергей Иванов.
Бәйрәм көннәрендә ул татар милли ашлары пешерү буенча мас­тер-классларда катнашырга чакырды. Алар хәтта паркларда да оештырылачак. Арчада Кыш бабай резиденциясе дә кунакларны каршы алырга әзер. Анда 7 мең кеше булыр дип көтелә. Алабуга, Болгар, Зөя һәм башка туристлар күп була торган урыннарда да бәйрәм чаралары үтәчәк. Кукмарада исә «Киез итекләр» фес­тивале оештырылачак. Мамадышта креатив чаналар фестивален уздыру инде традициягә әверелде.

– Сигез көн буена бөтен респуб­лика буенча сәяхәт кылып кайтыр­га була, һәр җирдә кызыклы бәйрәм чаралары оештырыла, – диде Иванов.
Сүз уңаеннан: кышкы каникул көн­нәрендә Татарстан мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башлана. Республиканың 22 мәчетендә кызлар һәм малайлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләнгән, ул үз эченә мастер-класс­лар, викториналар, спорт ярыш­лары уздыруны, конкурслар, Коръән буен­ча дәресләр, Кәлам Шәриф уку һәм ятлау буенча бәйгеләр үткәрүне күздә тота, ял вакытларында балалар шулай ук тимераякта, чаңгыда шуачак. Мәчетләрнең исемлеге һәм үткәреләчәк чаралар турында Татарстан Мөселманнары диния нәзарәте сайтыннан белеп булачак.

 

Анна Арахамия фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading