16+

Яңа ел могҗизасы: «Шәһри Казан» Әтнә малаеның хыялын тормышка ашырды

Илебездә демографик хәл шулкадәр яхшы, хәтта Арча районының Яңа Кырлай авылында яшәүче Кыш бабабыз 31 декабрьдә республиканың барлык балаларына бүләк өләшергә өлгермәм, дип хафалана. Шуңа да нәниләрне инде бүгеннән үк сөендерә башлаган. Яңа елда Кыш бабай гына изгелек кылырга тиеш түгел бит, аңа «Шәһри Казан» газетасы да ярдәмгә килде.

Яңа ел могҗизасы: «Шәһри Казан» Әтнә малаеның хыялын тормышка ашырды

Илебездә демографик хәл шулкадәр яхшы, хәтта Арча районының Яңа Кырлай авылында яшәүче Кыш бабабыз 31 декабрьдә республиканың барлык балаларына бүләк өләшергә өлгермәм, дип хафалана. Шуңа да нәниләрне инде бүгеннән үк сөендерә башлаган. Яңа елда Кыш бабай гына изгелек кылырга тиеш түгел бит, аңа «Шәһри Казан» газетасы да ярдәмгә килде.

Декабрь башыннан ук Казандагы сәүдә үзәкләренең күбесендә сатып алучыларны купшы чыршылар каршы ала һәм озатып кала. Кайберләре Яңа ел уенчыклары, ә кайберләре балалар хатлары белән бизәлгән. Әйтик, «Метро» сәүдә үзәгендә яшел чибәркәйгә балалар йортларында тәрбияләнүче, аз керемле, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләрнең татарча һәм русча язылган хат-открыткалары эленгән. Мөмкинлеге булган кешеләр балаларга хатта сораган әйберләрен бүләк итә ала.


Чыршыга эленгән хатларда балалар күбесенчә планшет сорыйлар

Хәзерге заман балаларын перәннек-печенье белән генә шаккатырып булмый. Соралган бүләкләр арасында беренче урында - планшет! Кайбер кызлар, иске гадәт буенча, курчак, егетләр автоботлар (машинага әйләнә торган роботлар) сораган.

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылыннан Айназ Сөләйман улы Яруллин (исемен шулай зурларча, тутырып язган) хатын: «Ни хәлләрдә син, Кыш бабай?» - дип башлаган. Җитмәсә, хат уртасында Кар кызының дә хәл-әхвәлен белешкән. Мондый тәрбияле нарасыйларны Кыш бабабыз ничек игътибарсыз калдырсын, ди? Аңа ярдәм итү йөзеннән, Әтнә районы Ташчишмә авылында яшәүче икенче сыйныф укучысы Ильяс Хөснетдиновка бүләкне үзебез илтеп тапшырдык. Кыш бабайга җибәргән хатында егетебезнең «Әлифба» тотып төшкән матур фотосы да бар. Бүләккә чаңгы сораган. Тылсымчыбыз ялгышмасын дип, «буем - 140 см, аяк киеме - 38» дип үлчәмнәрен төп‑төгәл язган.

Икенче сыйныф укучысы 38нче үлчәмле аяк киеме кияме икән, дип аптырап, Ташчишмә мәктәбенә шалтыратып, төгәллек кертәсе иттек. Ильясның укытучылары: «39нчы үлчәмлесен алсагыз, тагы да әйбәтрәк», - диде. Нинди яшь баһадир үсә икән ул авылда, дип ис-акылыбыз китте!

Ташчишмә башлангыч мәктәбендә 12 бала укый. Иртә таңнан килеп кердек, әмма Ильясыбыз юк! Баксаң, физкультура дәресендә аягын имгәткәч, гипс салдырганнар да өендә утыра икән. Киттек өенә. Үзебезне Кыш бабай илчеләре дип таныштыргач, майкадан гына каршы алырга чыккан егетебез өнсез калды! Ә чаңгыларны күргәч, «охо-о!» дип куйды. Бүләкне майкачан гына кабул итү матур булмас, дип, ялт итеп күлмәк, чалбар һәм костюмын киеп куйды. Хөснетдиновлар гаиләсендә өч бала, әниләре Раилә клубта эшли, әтиләре Нияз - фермада механик. Без килгән көнне әниләре эш буенча Казанга киткән иде. Ул арада Ильясның әбисе дә килеп керде.


Ильяс та, туганнары да бүләккә шаккатты.

- Оныгым, бөтен эшне үзем эшлим, дип тора. Ипигә дисәң, ипигә йөгерә, кибеткә йөрергә бигрәк тә ярата! Җырлый, бии. Килмәгән җире юк. Сеңлесе Нәзилә дә бик тәртипле. Хәреф танымаса да, компьютердан, нәрсә әйтсәң, шуны чыгарып бирә. 16 яшьлек апалары Назгөл Казанда укый, - диде әбиләре.

Кыш бабай Ильясның шәп җырчы икәнлеген болай да белә, тик, күңеле булсынга, җырлаганын видеога төшереп кайтырга кушты. Бабай, әмереңне үтәдек! Егетебезнең «Эх, сез, матур кызлар!» дип өздереп җырлаганын «ШК» сайтында карый аласың.
Ильяс Кыш бабасына былтырдан бирле хат яза икән. Быел бүләкне вакытыннан алда китереп бирсәк, узган ел уенчык мылтыкны чыршы төбеннән

1 гыйнвар иртәсендә генә табып алган. Быел Кыш бабайга Ильясның русча язылган хаты килеп төшкән. Баксаң, егетебез аны татарча язган булган, әмма укытучылары, тылсымчы аңламас, дип, русчага аударганнар.

Нәни баһадирыбыз узган елларда Яңа елны ничек каршылаганын да сөйләде.

- Башта телевизор карыйм. Путин әйтеп бетергәч, салют атарга чыгабыз, - диде.

Хөснетдиновлар йортының тәрәзә төбендә инде бизәлгән кечкенә чыршы да үз урынын тапкан. Энәләре коелып төшмәсен дип, зур чыршыга Яңа елга берничә көн кала гына чират җитәчәк.

Ильяс мәктәпкә бара алмаса да, мәктәп Ильяска үзе килә. Сыйныф җитәкчесе Рәмзия Шәрифҗанова укучысын өендә аң-белемле итә.
- Ильяс тырыш укучы. Ялкауланып китмәсә, мәктәптәге фәннәрне дә бик теләп өйрәнә, - диде укытучы.

27 декабрьдә Ильясның гипсын салдырырга тиешләр. Шуннан соң Әтнә буран-җилләренә тынгылык бетәчәк, дигән сүз. Егетебез, буш вакыт булган саен, алар белән чаңгыда куышлы уйнаячакмын, дип әйтеп калды.

Сүзен-сүзгә
Нурания Сәйфетдинова, «Метро» сәүдә үзәгендә «Яңа ел бүләге» акциясен уздыра торган «Наз» ятим һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтү хәйрия фонды җитәкчесе:
- Әлеге чараны быел бишенче тапкыр үткәрәбез. Районнарның социаль яклау бүлекләренә, район җитәкчеләре урынбасарларына үзем шалтыратып, чарада катнашырга чакырам. Быел акциягә сигез район кушылды, һәрберсеннән 15әр хат җибәрелде, дип исәпләсәк, чыршыга барлыгы 120ләп хат эленде. Һәр район балалары өчен чыршы бәйрәмен Казанда аерым‑аерым үткәрәбез, килә алмаганнарына үзебез илтеп бирәбез. Кыш бабайга хат яза башлагыз, дип балаларга ноябрьдә үк әйтеп куябыз. Узган ел күбесе кесә телефоны сораса, быел планшетка мода булды, аеруча Балык Бистәсе балалары арасында. Былтыр берәүгә хәтта 30 мең сумлык тренажер да алып бирделәр. Техника белән беррәттән классик бүләкләр - чаңгы, тимераяк, йомшак уенчыклар (аеруча аюлар) сорыйлар. Былтыр берәү дә бүләксез калмады.

Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading