16+

Яңа елдан хәтта чүп тә кыйммәтләнә?!

Киләсе елның 1 гыйнварыннан республикада каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча яңа система гамәлгә кертелә. Әлеге уңайдан Татарстанда чүп-чар әйләнеше өчен җавап бирәчәк төбәк операторлары булдырылды, алар яңа елдан эшли башлар дип көтелә.

Яңа елдан хәтта чүп тә кыйммәтләнә?!

Киләсе елның 1 гыйнварыннан республикада каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча яңа система гамәлгә кертелә. Әлеге уңайдан Татарстанда чүп-чар әйләнеше өчен җавап бирәчәк төбәк операторлары булдырылды, алар яңа елдан эшли башлар дип көтелә.

Чүп – аерым, каты калдык – аерым

Гадәттә, яңалык күп сораулар тудыра. Яңача чүп җыю схемасы авыл җирләрендә яшәүчеләрне дә борчый. Балтач районының Чепья авылы халкыннан чүпне атнага бер тапкыр машина җыеп алып китә. Әмма алар төзелеш калдыкларын, бакчадан чыккан чүп-чарны, агач-куакларны чүп базына ташлыйлар, чөнки бу төр калдыкларны машина алып китми. Элек аларны яндыралар иде, хәзер исә яндырырга да ярамый – штраф салып китәләр. Шушы көннәрдә, чүпне яңача җыя башлау белән бәйле рәвештә, чүп базын да ябачаклар икән дигән сүз чыккан. Ишетеп белүебезчә, төбәк операторлары фәкать каты көнкүреш калдыкларын гына җыячак, ә төзелештән калган, бакчаны җыештырганнан чыккан чүпне без кая куярга тиеш булабыз, дип шалтыратты алар редакциябезгә. Авыл халкын шулай ук чүп чыгаруга тарифларның арту-артмау мәсьәләсе дә борчый булып чыкты. Без исә аларның сорауларын Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгына юлладык.

Иң элек газета укучыларыбызны төбәк операторларының эш тәртибе белән таныштырыйк. Калдыклар белән эш итү буенча территориаль схема нигезендә, республикада ике чүп зонасы барлыкка киләчәк: Көнбатыш һәм Көнчыгыш. Көнбатыш зонага – 21, Көнчыгыш зонага 22 муниципаль район керә. Бу ике зона өчен ике төбәк операторы җавап бирәчәк. Алар инде сайланып куелган. Көнбатыш зонада – «Гринта», Көнчыгыш зонада «Торак-коммуналь хуҗалыгы предприятиесе» идарәче компаниясе» ширкәтләре эшләячәк, алар чүпне җыю, ташу, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру һәм күмү белән шөгыльләнәчәк, гомумән алганда, чүп-чар әйләнеше өчен тулаем җавап бирәчәк һәм шуның өчен махсус инфраструктура да булдырырга бурычлылар. Чүпне күчереп төяү өчен станцияләр, тимер юл чүп төяү терминалы, чүпне сортларга аера торган станцияләр, муниципальара полигоннар (Арча, Алексеевск Югары Ослан, Алабуга һәм Лениногорск районнарында), алар каршында утильләштерелгән калдыкларны эшкәртә торган экологик технопарклар, термик зарарсызландыру объекты (елына 550 мең тонна каты көнкүреш калдыгын эшкәртә торган завод) төзеләчәк яки булганнары яңартылачак. Төбәк операторлары хезмәт күрсәтү буенча шәхси йорт милекчеләре, күп фатирлы торак йортларның идарәче компанияләре, бакчачылык ширкәтләре, юридик затлар, шәхси эшмәкәрләр белән килешү төзеп эшли. Төзелеш калдыклары һәм бакчадан чыккан чүп-чарга килгәндә, 1998 елның 24 июнендә кабул ителгән «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы закон нигезендә, төбәк операторларының йорт милекчесе белән төзелгән килешүендә башка төр чүпне алып китү турында да языла. Димәк, шул килешү буенча, төзелештән калган калдыкларны да алар алып китәргә тиеш була.
Татарстанның Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы матбугат үзәге дә, шәһәр һәм авыл җирлекләре территорияләрен чистартканда барлыкка килә торган калдыклар каты коммуналь калдыкларга карый, димәк, аларны Россия территориясендә җыю, транспортировкалау, эшкәртү, утильләштерү, зарарсызландыру, күмү төбәк операторы тарафыннан тәэмин ителә, дип яза.

Тариф кесәгә сукмаска тиеш

Тарифларга кагылышлы сорауга, «Җитештерү һәм куллану калдыклары турында»гы закон нигезендә, төбәк операторы хезмәтләре өчен бердәм тариф буенча түләнә, аны Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты билгеләячәк, дигән җавап килде. Әлегә тарифлар билгеләнмәгән.
Чүп чыгаруга тарифларның арту-артмау мәсьәләсе узган атнада хөкүмәт йортында кузгатылды, дип яза «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Татарстанда көнкүреш калдыклары белән эш итүнең яңа системасына күчкәндә, тарифларның кисәк кенә артуына юл куелмаячак, дип белдерде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова.

– Казанда Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров катнашында үткән илкүләм проектларны һәм федераль программаларны гамәлгә ашыруга багышланган киңәшмәдә калдыклар белән эш итү системасына, аерым алганда, чүпне җыеп алган өчен тарифларның артуына кагылышлы мәсьәлә күтәрелде. Әлеге тема хакында республикада гына түгел, федераль дәрәҗәдә, Россиянең башка субъектларында да фикер алышалар. Тарифлар артуы гражданнарның кесәсенә сукмаска тиеш. Республика Президенты, киңәшмә кысаларында, Татарстан хөкүмәтенә әлеге мәсьәләне тикшерергә кушты, – диде ул.

«Российская газета», кайбер төбәкләр яңа тарифларны инде раслаган, илнең 35 субъектында 78 төбәк операторына мөнәсәбәттә бердәм тарифлар булдырылган, дип яза. «ЖКХ Контроль» башкарма директоры Светлана Разворотнева әйтүенчә, иң югары тариф – Башкортстанда, анда бер кешедән, төбәк буенча уртача алганда, 520 сум булачак. Костромада – 201, Ярослав өлкәсендә – 73, Архангельск өлкәсендә – 99, Ставрополь краенда – 100 (шәхси йортларда яшәүчеләргә – 120-132 сум.) Күп кенә төбәкләрдә тарифның күләмен раслауда җәмәгатьчелек актив катнаша. Комида тарифны 740 сум дип билгеләгән булсалар, соңыннан аны 166 сумга калдырганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading