16+

Яңа елга бүләк: «Салават күпере»ндәге тагын бер йортта өй туйлары гөрли

Бүген «Салават күпере» торак комплексының Йосыпов урамында 102 фатирлы яңа йорт кулланылышка тапшырылды, дип яза “Татар-информ”.

Яңа елга бүләк:  «Салават күпере»ндәге тагын бер йортта өй туйлары гөрли

Бүген «Салават күпере» торак комплексының Йосыпов урамында 102 фатирлы яңа йорт кулланылышка тапшырылды, дип яза “Татар-информ”.

Анда социаль ипотека программасында катнашучылар, аерым алганда, бюджет оешмалары һәм предприятиеләрендә эшләүчеләр яшәячәк.

Шуларның берсе - Гыйльметдиновлар гаиләсе сигезенче каттагы бер бүлмәле фатирга күченде. Рамилә Республика клиник хастаханәсендә – шәфкать туташы, ире Булат заводта цех җитәкчесе булып эшли. Моңа кадәр әлеге гаилә әти-әниләре белән бер бүлмәле фатирда яшәгән.

Объектның техник заказчысы – Казан шәһәре башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе, генераль подрядчы - «Ак Таш» ҖЧҖ. 2018 елда әлеге микрорайонда 9 йорт файдалануга тапшырылган.

- Бу – без быел файдалануга тапшырган җиденче йорт. Киләсе елга да безнең алда җитди бурычлар тора – алты йорт төзиячәкбез, - диде «Ак Таш» фирмасының җитештерү буенча директор урынбасары Вадим Плахтий.

2019 елда «Залесный» микрорайонында шулай ук ике балалар бакчасы һәм мәктәп ачу күздә тотыла.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды мәгълүматлары буенча, 2018 елдан башлап социаль ипотека программасы буенча Казанда 3 меңнән артык гаилә үзләренең торак шартларын яхшырткан.

Татар-информ

 

Александр Эшкинин

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading