16+

Яңа елга социаль ипотека программасы буенча күп кенә казанлылар фатирлы була

Казанның Идел буе районында урнашкан М-14 микрорайонында социаль ипотека программасы буенча йортлар һәм балалар бакчасы төзелү эшләре дәвам итә.

Яңа елга социаль ипотека программасы буенча күп кенә казанлылар фатирлы була

Казанның Идел буе районында урнашкан М-14 микрорайонында социаль ипотека программасы буенча йортлар һәм балалар бакчасы төзелү эшләре дәвам итә.

М-14 микрорайоны - Казанда социаль ипотека программасы буенча торак төзелеше өлкәсендә иң зур проектларның берсе. Биредә барлыгы 3800 фатирга исәпләнгән 17 йорт төзелергә тиеш. Микрорайоннан, ташламалы шартлар буенча, 10478 казанлы торак алачак. Алар, торак шартларын яхшырту белән бергә, социаль инфраструктура объектлары белән дә тәэмин ителәчәк. Биредә 5 балалар бакчасы, 2 мәктәп һәм күпкатлы 5 парковка ачылачак.

Хәзерге вакытта 45 гектар мәйдандагы микрорайон территориясендә социаль ипотека буенча 4 торак йорт - 255 фатирга исәпләнгән 3 объект һәм 89 фатирдан торган 1 йорт төзелә. 4 йортның гомуми мәйданы 50,5 мең квадрат метрны тәшкил итә. 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы инде төзелеп беткән диярлек.

Казан мэры Илсур Метшин төзелеш мәйданчыгында эшләр барышын тикшереп кайтты. Биредә шәһәр башлыгы әлеге зур төзелеш проектын гамәлгә ашыруда катнаша торган барлык хезмәт вәкилләре белән күчмә киңәшмә үткәрде. Илсур Метшин киңәшмәдә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның М-14 мәйданындагы объектларны вакытында кулланылышка тапшырырга кирәклеге турындагы катгый йөкләмәсен искә төшерде.

- Бу ел ахырына, ким дигәндә, бер йорт һәм бер балалар бакчасын тапшрырыга тиешбез, - диде шәһәр башлыгы.
Төзелеш объектында торакны файдалануга тапшыру өчен беренче чиратта йортларны җылылык, су белән тәэмин итәргә, ә моның өчен исә тиешле инженер инфраструктура объектларын төзергә кирәк.

- Без 15 ноябрьгә объектларны җылылык белән, 1 декабрьгә су һәм канализация белән тәэмин итәргә бурычлы. Алда торган мәсьәләләрне гамәлгә ашыру өчен барлык хезмәтләр дә бирегә чакырылды, - дип ассызыклады башкарма комитет җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов.

Аның сүзләренчә, инженер инфраструктура объектларын - җылылык һәм су, электр һәм газ белән тәэмин итү челтәрләрен төзү, яңгыр сулары канализациясен урнаштыру тиз арада хәл итәсе мәсьәләләр булып тора. "Ак Таш" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең директоры Газинур Әхмәтов төзелеш өлеше буенча объектта буяу-агарту эшләре дәвам итүен һәм җылыту эшләренең беренче этабы төгәлләнеп килен белдерде.

Киңәшмә ахырында шәһәр башлыгы төзелеш өчен җаваплы хезмәтләргә эшне тизләтү һәм объектны вакытында кулланылышка тапшыру максатыннан бер-берсе белән киңәшләшеп карарлар кабул итү бурычын йөкләде.

Фото: kamaz.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading