16+

«Яңарыш» фонды яңа проект башлап җибәрә: Казанда заманча белем бирү комплексы төзеләчәк

“Яңарыш” фонды Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегендәге проектларын тәмамлады. Болгар Ислам академиясе шулай ук төзелеп тапшырылды, бүгенге көндә Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре бара.

«Яңарыш» фонды яңа проект башлап җибәрә: Казанда заманча белем бирү комплексы төзеләчәк

“Яңарыш” фонды Болгар шәһәре һәм Зөя утрау-шәһәрчегендәге проектларын тәмамлады. Болгар Ислам академиясе шулай ук төзелеп тапшырылды, бүгенге көндә Казан Изге Ана иконасы соборын торгызу эшләре бара.

Чиратта исә яңа зур проект – тиздән Казанда өч телдә укытыла торган заманча белем бирү комплексы барлыкка киләчәк. Әлеге хәбәрне Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш” республика фонды Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев Болгар белән Зөяне торгызу проекты тәмамлануга багышланган тантаналы чарада әйтте.

- Россия һәм Татарстанның Мәгариф министрлыклары белән берлектә “Яңарыш” фонды уникаль яңа белем бирү комплексын төзүгә алына. Ул балалар бакчасы, күп профильле урта мәктәп, яшәп уку өчен интернат һәм шәһәр читендәге лагерьдан торачак. Мәктәптә балалар академик белем алачак, анда укыту татар, рус һәм инглиз телләрендә алып барыла. Мәктәпнең базасы Казанның 165 нче мәктәбендә урнашыр дип көтелә. Минемчә, ул башлангыч мәктәп булачак. Мәктәп директоры Айдар Шәмсетдинов үзе дә алты чит телне белә. Ә яңа урта мәктәпне сезнең ярдәм белән фонд төзиячәк. Әлеге мәктәпне заманча белем бирү практикасы кулланыла торган беренче мәктәп булыр дип күзаллыйм. Мондый мәктәпләр, бәлки, республиканың башка шәһәрләрендә дә төзелер. Беренче мәктәпне “Адымнар – к знаниям и согласию” дигән исем бирергә тәкъдим итәм. Миңа калса, бу бик матур исем, - диде ул.


Минтимер Шәймиев яңа белем бирү комплексы өчен тәрбиячеләрне һәм укытучыларны хәзердән үк әзерли башларга кирәклеген дә ассызыклап үтте. Аныңча, Татарстан хөкүмәте, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан федераль университеты һәм Фәннәр академиясе максатчан әзерлек башларга тиеш.

Чарада катнашкан Россиянең мәгариф министры урынбасары Павел Зенькович, Минтимер Шәймиевнең сүзләрен хуплап, безгә партнер буларак ышана аласыз, дип белдерде.

- Мондый мәктәпләр Татарстанның гына түгел, Россиянең мәгариф системасы өчен дә горурланырлык проект булачак. Алар яңа белем бирү технологияләре өчен яңа инновацияле мәйданчык булыр дип ышанабыз. Үз ягыбыздан ярдәм күрсәтергә әзербез, - диде ул.
Без булдырдык!

“Яңарыш” фонды тугыз ел эчендә башкарып чыккан Болгар һәм Зөя проектларының илдә тиңе юк. Әлеге проектлар дәүләт, бизнес вәкилләренең, предприятие-оешмаларның һәм җәмәгатьчелекнең берләшүен һәм зур эшләр башкара алуын күрсәтте. Россиянең мәдәният министры Владимир Мединский сүзләренчә, “Яңарыш” фонды торгызып булмастай тоелган тарихи мирасны сафка бастырып кына калмады, аннан туристлык үзәге дә ясады. Проект тәмамланды, әмма аның көчле командасы калды, димәк, тагын яңа проектлар кирәк, дип ишарә ясады ул.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та Минтимер Шәймиевнең бердәм команда туплый алуын, бу эшкә барыбызны да ышандыра һәм күндерә алуын, җәмәгатьчелекне, бизнес вәкилләрен, эре предприятиеләрне җәлеп итә билгеләп үтте.

- Тугыз ел элек, 2010 елда, бу проект бик катлаулы һәм озак вакытка барыр кебек тоелды. Әмма без аны эшләп чыга алдык. Болгарда да, Зөядә дә еш булырга туры килә иде, анда торгызу эшләрен алып барырга ничектер көч тә, мөмкинлекләр дә, кыюлык та җитми иде. Минтимер Шәймиев Президентлыктан киткәч, шушы зур проектларга алыначагын әйтте һәм аларны башкарып та чыкты. Әмма тарих моның белән генә бетми. Хәзер ул яңа белем бирү үзәкләре төзелеше турында уйлый башлады. Моңа кадәр сез алынган бөтен проектлар да бишле билгесе алды. Без алга таба да ярдәм итәрбез, янәшә булырбыз. Бу бик көчле проект булып, Татарстаныбызны тагын да үстерәчәк. Уңышлар сезгә! Хәерле сәгатьтә! – дип мөрәҗәгать итте ул Минтимер Шәймиевкә.

Фото: tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading