- Соңгы өч елда чит илләрдән импорт булып кергән азык-төлек күләме 2,5 тапкырга диярлек кимеде. Бу - безнең авыл хезмәтчәннәре казанышы. Дефицитны тулысынча каплап, башка базарларга чыгарга, экспорт белән акча эшләргә кирәк. Без бүген тарихи миссия башкарабыз, Советлар Союзының да, Россиянең дә әле беркайчан да аны чынга ашыруга шулай якын булганы юк иде. Биш-җиде елдан соң базарны тулысынча үзебезнең продуктлар белән тутыру планлаштырыла. Ел саен федераль һәм төбәк казналарыннан акчалата саллы ярдәм күрсәтелә. Без алга таба да фидакарь хезмәт куеп, барыннан да яхшырак эшли белүебезне исбатларга телибез. Мондый күргәзмәләрдә бер-беребезне баетабыз, килгән кунаклар белем һәм тәҗрибә туплар дип ышанабыз. Безнең эштә өйрәнү һәрчак кирәк, чөнки яңа технологияләр әледән-әле өстәлеп тора. Продукциянең үзкыйммәтен төшерү, уңышны арттыру, хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру юнәлешендә эшләргә кирәк, - дип белдерде Александр Ткачев.
Кунаклар күргәзмә белән танышканнан соң, быелгы шартларда үсемлек продукциясе сыйфаты һәм урып-җыю эшләрен уздыру барышы турында сүз барган киңәшмәдә катнаштылар.
- Бүгенге һава шартлары торышы 4 млн тонна икмәк җыеп алуга өмет бирә. Шулай ук 2,5 млн тонна шикәр чөгендере, 1,5 млн тонна бәрәңге, 270 мең тонна үсемлек мае һәм 3 млн тонна каты һәм сусыл азык уңышы алуга фаразлар бар, - дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
- Бөтен Россия буйлап уңыш җыюга тотынуда соңару күзәтелә. Шулай да без, корылыкка караганда яңгыр булу яхшырак, дип әйтәбез. Татарстан, Идел буе һәрвакыт яңгырга тилмерде. Яңгыр булу хәерлерәк, иртәгә кояш чыгар да, барысы да җайланыр. Көньякта аграрийлар урып-җыюга кереште. Анда икмәк яхшы гына күренә. Кубаньда арпа гектарыннан 60 центнер чыгуын күрсәтте. Бүгенге көндә 1,5 млн тонна икмәк суктырылды. Бер ел элек бу сан 4 млн тонна иде. Без урып-җыю вакыты буенча калышабыз, - диде федераль министр үзенең чыгышында.
Былтыр икмәк уңышы буенча рекордлы күрсәткеч теркәлеп, 120 млн тонна алынган булса, быелгы фаразлар буенча, ул 100-105 млн тоннадан артмаска мөмкин.
- Без кимүне күрәбез, сәбәпләрен дә бик яхшы беләбез: яз соңлап килде, кыраулар да сукты, яңадан чәчәргә дә туры килде. Чәчүлекләрне торгызу, тернәкләндерү өчен дә акча сарыф ителде. Безгә 100-105 млн тонна ашлык та җитә: 40 млн тоннасы - терлек азыгы өчен, 20 млн тоннасы азык-төлек максатларына булса, 10 млн тоннасы - орлыкка һәм 30-35 млн тонна әле экспортка да кала. Икмәксез калмыйбыз анысы, 2000 елда 60 млн тоннадан артык икмәк җыйган идек, - диде Александр Ткачев.
Комментарийлар