16+

Ял көнен ничек күңелле итеп үткәрергә?

Бүген якшәмбе, димәк, гаилә, дуслар һәм туганнар белән ял итүләр дәвам итә. Ә без сезгә Казанда узачак чаралар исемлеген тәкъдим итәбез.

Ял көнен ничек күңелле итеп үткәрергә?

Бүген якшәмбе, димәк, гаилә, дуслар һәм туганнар белән ял итүләр дәвам итә. Ә без сезгә Казанда узачак чаралар исемлеген тәкъдим итәбез.

Мультфильмнар студиясе

Балаларыгызның күңелен күрәсегез килсә, аларны Тупчылар сарае музееның мультиклар студиясенә алып килегез. Биредә балаларыгыз да, үзегез дә сценаристлар, режиссерлар, рәссамнар роленә кереп, бер-берсенә охшамаган мультфильмнар эшләргә мөмкин.
Вакыты: 11.30 сәгатьтә
"Печән базары" фестивале
Бүгеннең иң зур вакыйгасы - Кабан күле ярында узачак "Печән базары" фестивале. Иске Татар бистәсе бүген заманча татар мәдәнияте үзәгенә әвереләячәк. Фестивальнең үзәгендә яшь дизайнерларның милли компонентлы продукциясе тәкъдим ителгән ярминкә булачак. Анда Россиянең 16 төбәгеннән 60 тан артык дизейнер катнашачак. Шулай ук ярминкәдә кулдан ясалган сувенир эшләнмәләр, татар милли киеме, милли аяк киеме, заманча әдәбият һәм сирәк китапларны сатып алу мөмкинлеге дә булачак. Татар әкиятләренә квестлар төрле яшьтәге балаларны татар мәдәнияте белән таныштыра алачак. Бу мәйданда Г. Кариев исемендәге Яшь тамашачы театры спектакле күрсәтеләчәк.
Вакыты: 13.00 - 20.00 сәгатьләрдә
"Балет дөньясына сәяхәт" мастер-классы
"Казан" Гаилә үзәге янындагы мәйданда Татарстанның атказанган артисты, М. Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры солисты Алинә Штейнберг бушлай мастер-класс уздыра. Монда классик биюнең төп хәрәкәтләрен һәм позаларын өйрәнеп калырга мөмкин булачак.
Вакыты: 16.00 сәгатьтә
Төсле төтен фестивале
Бүген Химиклар мәдәният йорты янындагы парк төрле төсле төтенгә күмеләчәк. Фестивальдә катнашучылар берничә километрга сузылган боҗра ясап һаваны төсле төтен белән бизиячәк.
Вакыты: 17.00 сәгатьтә
Мәдәни сәнгать
Шулай ук бүген сезне кабаттан "Мәдәни SDVIG" дип аталган фестивальдә кунак булырга чакыралар. Казан Ривьера территориясендә үтүче чарада урам сәнгатенең бөтен төрләрен күрә алачаксыз. Урамда тере сыннар белән бергә күңел ачып, театральләштерелгән тамашалар карарга мөмкин булачак.
Вакыты: 17.00-21.00 сәгатьләрдә

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading