16+

Ялган дини төркемнәргә каршы торырга кирәк

Казандагы "Корстон" комплексында "Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш: традицион ислам һәм ялган дини төркемнәр" темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Ялган дини төркемнәргә каршы торырга кирәк

Казандагы "Корстон" комплексында "Идеологик каршы торуларга Коръәни һәм дөньяви караш: традицион ислам һәм ялган дини төркемнәр" темасына Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциянең модераторы - Изге Коръәнне һәм сөннәтне өйрәнү үзәге директоры Фәрит Сәлман сүзләренчә, Сирия территориясендә, Йәмән, Тунис, Мисыр, Ливанда барган вакыйгалар конференция темасының актуальлеге турында сөйли.

- Мөселманнарның күп өлеше ислам турында дөрес мәгълүматка ия түгел. Аларның барысы да дөрес исламнан ялган исламны аера белми. Телевидениедән көн дә диярлек күреп торабыз, кешеләрне, мәчетләрне шартлаталар. Мөхәммәд пәйгамбәр, дөнья бетәр алдыннан сарык тиресе ябынган бүреләр барлыкка килер дип әйткән. Шуның кебек дини байрак астында ялган идеологияләр таратучылар да бар. Безнең максат - аларга каршы тору чарасын табу, яшьләребезне аларның коткысыннан саклау. Интернетта ислам исеме астынада йөз сайт бар, аларның туксан тугызының исламга бернинди дә катнашы юк. Алар клон кебек тарала. Китаплар чыга, аларның тышлыгы бөтен традицион ислам кагыйдәләренә туры килә, ә эчтәлеге агу. Яки китапның яртысы традицион ислам идеологиясен алга сөрә. Яртысы - агулы. Менә шушы афәттән чыгу юлларын эзләргә кирәк, - дип белдерде журналистларга Фәрит хәзрәт.

Конференция эшендә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, "Россия - ислам дөньясы" стратегик күзаллау төркеме координаторы Вениамин Попов, шулай ук Россиянең әйдәп баручы дини һәм дөньяви белгечләре катнашты. Чара кысаларында алар бүгенге мөселман өммәтендә ялган дини төркемнәр барлыкка килүгә бәйле вазгыять, традицион булмаган исламга каршы торуның идеологик ысуллары турында фикер алыштылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading