16+

Ялларда һава торышы нинди булачак?

Атна ахырына кадәр Татарстанда һава торышын Россия­нең Европа өлешендә хөкем сөргән циклон билгеләя­чәк. Вакыты белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге кисәтә.

Республика территориясендә циклонның фронталь бүленеше аркасында, атна ахырына кадәр тотрыксыз һава шартлары сакланачак. Татарстан синоптиклары урыны белән томан, юлларда бозлавык хасил булырга мөмкин дип кисәтә.

22-24 мартта һава температурасы нормадан 5-6 градус югары булачак. Төнлә температура 0...-6 градус салкын булса, көндез 0...+6 градус көтелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading