16+

Ялларыгыз күңелле узсын!

Көтеп алынган ялларны матур итеп үткәрү өчен чаралар исемлеген тәкъдим итәбез.

Ялларыгыз күңелле узсын!

Көтеп алынган ялларны матур итеп үткәрү өчен чаралар исемлеген тәкъдим итәбез.

"Битлексез" музыкаль-театраль тамаша
Бүген Казанның Горький исемендәге паркында "Битлексез" ("Без масок") дип аталган музыкаль-театраль чара уза. Биредә "Театр акции" һәм Казан театр училищасы актерлары чыгыш ясачак.
Вакыты: 14.00
Хоккей
Бүген "Татнефть" Боз сараенда Казанның "Ак Барс" һәм Ханты-Мансийскиның "Югра" хоккей командалары уйный.
Вакыты: 19.00
Чибәрлек - детальләрдә: мода тенденцияләре биттә
Бу атнаның ял көннәрендә "Штаб" резиденциясендә Мәскәүнең Lumpen модельлек агентлыгы Казанда үзенең беренче кастингын уздыра. Ә аңа нигез салу биттә" дигән темага лекциягә укыячак. Керү - бушлай.
Вакыты: бүген - 18.00дә, иртәгә - 12.00 дә
Театрларда
Әлеге чаралардан тыш, башкаланың театрлар да тамашачыларны үзләренә чакыра. Бүген К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында - сәгать 17.00 дә "Беренче мәхәббәт" тылсымлы комедиясе, Г. Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының кече сәхнәсендә сәгать 11.00 һәм 14.00дә балалар өчен маҗаралы әкият - "Авыл эте Акбай", зур сәхнәдә сәгать 18.00 дә "Җилкәнсезләр" драмасы күрсәтелә. Ә Татар дәүләт "Әкият" курчак театры сәгать 11.00дә һәм 13.00дә - "Цветок-семоцветик" әкиятен һәм 15.00дә "Җырлап узган җәй" маҗарасын тәкъдим итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading